«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ПЕНСИЯМ НИК АРТМАГАН?

Миңа 85 яшь, 2нче төркем инвалид. 80 яшь тулгач, пенсиягә 5686 сум акча өстәлә, дип язган идегез. Миңа 140 сум 52 тиен генә өстәмә акча түлиләр. Мин андый зур сумма өстәлә икәнен белмәгән идем, бик зур сумма бит ул сез язганы. Шуның законын язып чыга алмыйсызмы?

Шәмсулла НАСЫЙБУЛЛИН,

Әлмәт районы

Безнең белән сөйләшкәннән соң, Шәмсулла абый пенсия бүлегенә барып кайтам, белешәм әле, дип калды. Бу дөрес тә, чөнки пенсия турындагы мәгълүмат шәхси санала, аны кешенең үзенә генә әйтәләр, без сорап шалтыратсак та, еш кына: «Кеше үзе безгә мөрәҗәгать итсен, шәхси мәгълүматын сезгә әйтә алмыйбыз», – дип җаваплыйлар. Шуңа күрә андый сораулар белән пенсия фондына үзегез барсагыз яхшырак.

Ә 80 яшьтән соң пенсия артуына килгәндә, бу хакта «Иминият пенсияләре турында»гы 400нче Федераль законның (28.12.2013) 17нче маддәсе, 1нче бүлегендә әйтелгән. Пенсионерга 80 яшь тулуга, бу өстәмә түләү автомат рәвештә билгеләнә, бернинди гариза язарга да кирәкми. Өстәмә акча иминият пенсиясенә даими түләү (фиксированная выплата) күләмендә билгеләнә, ул ел саен индексацияләнә. Әйтик, 2020нче елның 1нче гыйнварыннан индексация 6,6 процентка тигез булган, шул рәвешле быел 80 яшьтән соң пенсиягә өстәмә 5686 сум 25 тиен тәшкил итә.

Ләкин бу өстәмә акча инвалидлык яки туендыручысын югалту буенча иминият пенсиясе алучыларга каралмаган. Шулай да пенсия фондына барып, пенсияне яңадан исәпләттереп карарга була. Әгәр иминият өлешенә 5686,25 сумны кушкач, хәзер ала торган пенсиягездән зуррак сумма килеп чыга икән, шул акча өстәлергә тиеш. Әгәр хәзер ала торганы күбрәк булып чыкса, пенсия үзгәрешсез кала, 5686,25 сум өстәлми.

РАЙОН БАШЛЫГЫНА ХАТ ЯЗДЫМ

Тумышым белән Апастан булганга, бу райондагы хәлләргә битараф кала алмыйм мин. Әле менә «Мәгариф» журналының август санында укыдым: Апас районында 20 мәктәп бар, 12сендә уку-тәрбия эше татар телендә алып барыла, аларда 450дән күбрәк бала белем ала, диелгән. Ә гомумән, Апас районы мәктәпләрендә 1721 бала укый икән – шуның 450се генә татар телендә белем ала булып чыга. Шуларны да, «Безнең гәҗит»тә язылганнарны да күрсәтеп, Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов исеменә өч бит хат язып җибәрдем. Үзем татар мәктәбен тәмамлаган һәм милләте өчен янып яшәүче кеше буларак, Апаста шундый кимчелекләр булуына бик борчылдым, эчем пошты, йөрәгем әрнеде, дип яздым.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

САЛАМГА ЯБЫШУ БУЛЫП КАЛМАСЫН

«Безнең гәҗит» аркылы газета укучылары белән «яшәү мәгънәсе нидә» дигән темага фикер алышкан идек. Аллаһы Тәгалә табигатьне, аннан соң бөтен җан ияләрен яралткан һәм бөтен тереклеккә үзләренең төрен, нәселен сакларга дигән бурыч куйган. Безнең татарлар кайчагында бу бурычны оныта да башлый. Әмма шулай да хәзер халыкта уйлану барлыкка килде. Бу бик куандыра.

Ә икенче мәсьәлә күңелне борчый торган. Без хәзер Хуҗа Насретдин ишәге статусында гына инде. Бернинди мәгарифебез, бернинди шартнамәбез юк. Депутатларыбыз 1992нче елда кабул ителгән Конституцияне торгыза башламаслар микән, дип тә уйлыйсы килә. Әгәр дә аны торгызмасалар, статусны күтәрмәсәләр, безнең күпме тырышлыклар – Әхмәтов та тырыша менә, Төхвәтуллин – барысы да саламга ябышу кебек кенә булып калачак…

Рәис КАМАЛИЕВ,

Әгерҗе районы, Яморза авылы

ЭШЛӘРГӘ КИРӘК!

«Безнең гәҗит»нең 35нче санында (2 сентябрь, 2020) Кави Морзахановның «Эшләгәндә кирәк идек, хәзер юк» дигән язмасын ике тапкыр укып чыктым. «Мин 9 яшемдә колхозда эшли башладым. Авылда укытучы булып эшләгәндә, үз акчама химия лабораторияләре төзеттем, җиһазлар алдырдым, картлык көнемдә җимерек өйдә яшәп ятачагымны күз алдыма да китермәдем. Өемне рәтләргә булышуларын сорап, кайларга гына язмадым, бер җавап та алмадым. 55 ел укыттым, халык укытучысы исемен алдым, хезмәт ветераны, инвалид, элеккеге депутат…», – дип яза автор. Кави кордаш, син хөкүмәткә ышанып, 55 ел укытып, лабораторияләр ясап ятканчы, үзеңә өй саласың калган. Хөкүмәткә ышанасың калмаган.

«Актанышта күп балалы гаиләгә йорт ник салынмый?» (№36, 9 сентябрь, 2020) дигән мәкаләне укыгач та, гаҗәпкә калдым. Гүзәл ханымның алты баласы бар, ә ире эчеп йөри, дип язылган. Хәзер безнең Татарстанда күп бала табалар яки тәрбиягә алалар да хөкүмәттән өй, машина сорыйлар. Бик гаҗәп бит бу! Гүзәл ханым, син миңа рәнҗемә инде. Алты бала тапканда нигә сез өй турында уйламадыгыз? Сез бит әле яшьләр, үз көчегез белән өй салып керергә иде. Мин үзем, мактанып әйтмим, 1959нчы елда әткәй-әнкәйләр белән бер өй салдык, ә 1967нче елда хатыным белән икебез дә төзүчелектә эшләп, үзебезгә йорт салып кердек. Бернинди дә ярдәм булмады, сорамадык та. 1997нче елда минем 60 яшь тулганда кияүләр, кызлар белән таштан яхшы итеп өй салып чыктык. Хатыным белән бергә өч мунча салдык. Үзебезнең көч белән. Ә сез йорт сорыйсыз. Эшләгән кешегә эш бар бит. Мин мондыйларны түгел, сугыш чоры балаларын кызганам. Аларга бернинди дә ярдәм булмады. Аннан соң, әгәр дә минем кулымда булса, тумыштан гарип балаларга акча бирер идем.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

55 ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАНГА АКЧА ЮК

Ирем белән гаилә корып яши башлаганыбызга 55 елдан узды. Интернетта, шуңа акча бирәләр икән, дип хәбәр чыкты. ЗАГСка төшкән идек, ул бездә юк, Казанда гына, ди. Ник, ул бөтен җирдә дә бер закон түгел микәнни?

Клара СИБГАТУЛЛИНА,

Арча районы, Яңа Иябаш авылы

Арча районының ЗАГС бүлегенә шалтыраттык. «Андый түләү Татарстанда бер районда да юк, Казан шәһәре карары буенча башкалада гына бирелә», – дип аңлаттылар.

БОЛЬНИЦА АЧЫЛМЫЙМЫ?

Шәмәрдәндә 7 меңгә якын кеше тора, Сабаның үзендә дә шул тирә. Бөтен Саба районына бер больница гына. Безнең Шәмәрдәндә больница өр-яңа, ике катлы. Ятучыларга ике палата гына бирелгән. Оптимизация дип ябып бетерделәр. Быел берәр нинди үзгәреш каралмыймы, больницаны ачу планда юк микән? Алайса бөтен авыру Сабага барырга мәҗбүр, бик авыр бит кешегә.

Илгиз ХӘСӘНОВ,

Саба районы, Шәмәрдән бистәсе

Сорауга Саба районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов җавап бирде: «Бүген Шәмәрдән участок больницасында 7 ятып дәвалана торган, 30 көндезге урын бар. Көндезгесе – кеше дәвалану ала, ә төнгә больницада калмый, өенә кайтып китә дигәнне аңлата. Ә 7 койка-урын тәүлек әйләнәсе ятып дәвалана торган. Бу квота Сәламәтлек саклау министрлыгыннан бирелгән, шуңа аны берничек тә арттырып булмый. Анысын киметмәсеннәр иде инде, дибез».

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии