Истәлекләрем

Истәлекләрем

1965нче ел. Март урталары. Саба Сельхозтехникасы безне – өч шоферны – Сабадан Наил абый Гәрәевны, Төбәктән Хәмис Минһаҗев һәм Чулпычтан булган мине Шәмәрдәндәге Сельхозмагазинга дип тәгаенләп, авыл хуҗалыгына кирәкле чәчкечләр алып кайтырга дип, Мордовия башкаласы Саранск шәһәренә җибәрде. Теләчедән Әхмәт абый белән Иван Царев дигән кешеләр дә бар. Алар яңа машинага – ЗИЛ-130га утырганнар. Бездә иске маркалы ЗИЛ-555ләр. Бергә кузгалып киткән идек, алар бер көн алдан барып җитеп, безне көтеп яткан. Барып җиттек. Кунакханәләр тулы, фатирларга кертмиләр, кабинада кундык. Рәхәт түгел, билгеле.

Иртәгәсен төялдек тә, кайтыр юлда тагын кунасы. Машиналарны җылытабыз да, сүндереп, йокларга ятабыз. Бермәл бик каты капотка суккан тавышка уяндык. Хәмис йоклап киткән дә, машина эшләп торып, кызган, суларын атып бетергән. Ябышып калмасын дип, машинаны чиратлап әйләндерәбез, юл кырыендагы салкын суны радиаторга салып, циркуляция ясыйбыз – машинаны коткарып кала алдык. Машина кабинасында өч төн кундык. Дүртенче кичкә Төбәк авылына – Хәмисләргә кайтып җитеп, чәйләр эчкәч, идәнгә таралышып ятып йокладык. И-и егетләр, йокының иң тәмлесе – идәнгә ятып йоклау икән ул! Аның да әле Төбәк авылында булуы шарт. Иртәгәсен кайту ягына таба тагын юлга чыктык. Елыш авылы кырыендагы елгада күпер юк. Су кимемәгән, галәмәт тулып ага. Без инде монда кадәр кайтып җиткәч, үзебезнең су бит, курыкмыйбыз, вентилятор каешларын салдырдык та (двигательгә су сипмәсен), су свечаларга кадәр менеп җитмәсә, чыгабыз, дип, өметләнеп, бер-бер артлы су ташкынын ерып чыктык. Шөкер, үзебезнең табигать, үзебезнең җир үзенекен ташламый ул.

Имин генә кайтып җитеп, йөкләрне бушаттык. Әхмәт абый белән Иван Царев бер көн алдан кайтып җитеп, уйнап-көлеп, безне сүгеп көтәләр иде инде. Чөнки безнең башлык Наил абый, бөтен документлар да анда.

Әхмәт абый белән Иван Царевны әйтим әле. Теләче Сельхозтехникасының бик тә тәҗрибәле, озак еллар эшләгән дәрәҗәле шоферлары иделәр. Яңа машинага ия булу теләсә кемгә тәтеми. ЗИЛ-130 машинасы ул заманда зур яңалык, бик тиз кузгалып тизлек җыя, кызу йөри ала торган техника. Бергә кузгалып китәбез, биш минут эчендә күздән югалалар иде. Әйе, заманалар үзгәрә, ул маркалы машиналар нинди эшләрдә йөридер инде хәзер.

Бер эпизод. Светофорда иптәшләрдән артта калдым бит. Кузгалдым да ашыгам. Белмәгән җир, иптәшләрдән калдым, юл тәртибен боздым ахрысы – туктаттылар. «Татариядән килеп, нарушать итеп йөрисезме?» – ди. Белер-белмәс урысчаларым белән чак аңлата алдым. Миңа хәерле юллар теләп, озатып калды игелекле хезмәткәр. Гомере бәхетле, озын булгандыр андый кешенең. Иптәшләрем көтеп торалар иде, ни әйтим.

Бу еллар – Шәмәрдән станциясендә галәмәт зур урында авыл хуҗалыгы техникасын туплап, комплектлаштырып, оештырып җибәрү складларын төзү башланган вакытлар иде. Оешып, җитәкчелек ныгып эшли башлагач, тирә-як районнарны да тәэмин итә алды ул. Шундый чор булып алды: 100 гектарга бер комбайн. Сельхозснабка комбайн кайта, наряд буенча колхозга китереп тә бирәләр. Миңа кирәкми, кире алып кит, дип, председатель борчыла. Коммунизм чоры булгандыр ул, шулайдыр.

Аннан элек эшкә дип мине шул складны төзергә җибәргәннәр иде. Прораб никтер мине бик якын итте. Машина яңа, ялт итеп тора, ул да тәэсир итми калмагандыр. Алып барасы, алып кайтасы әйбере гел дә минем белән булды. Ай үтте, мине ул эштән бушаттылар. «Ни булды?» – дим автомеханик Абдулла абый Хәлиловка. «Энем, Сельхозтехника управляющиеннан күбрәк зарплата алырга ярамый, шуны бел», – дип, миңа әйтеп куйды. Менә шундый эшләр.

Абдулла абый Хәлилов турында гел яхшы яктан гына искә аласым килә. Күп еллар Саба Сабантуеның батыры, Саба Сельхозтехникасының эшне оста оештыручы автомеханигы, инженеры, слесаре иде ул. Машина ватылып кайтса, халатын йә булмаса кожанын киеп алыр иде дә, шул кимчелекле урынны карап, диагноз куяр, аннан складта эшләүчеләргә, шул-шул детальне бирегез, дип әмер бирер иде.

Бермәл мин ГАЗ-51дә дә эшләп алдым. Картерга су төшә. Абдулла абыйга әйтәм, игътибар юк. Вакыты юк аның. Бер көнне Абдулла абыйны көтеп алып, әйдә, карап тор әле, картерга су агызганны, дип, алып барып күрсәттем. Шул көнне үк Шәмәрдән алыштыру пунктыннан двигатель алып кайтып бирдерде. Шундый булдыклы кеше иде ул Абдулла абый.

Мәрхүмнәрнең рух шәрифләре шат булып, исән-сау булганнарыбыз иминлектә, бәрәкәтле тормышта яшәсәләр иде. Иншә Аллаһ, шулай булсын!

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии