Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ХАЛЫК САНЫН АЛУЧЫЛАР КЕРМӘГӘН

Йөрәгем әрнеп шалтыратам. Районда татар авылларыннан үзем белгән кешеләрдән сорашып чыктым, берсенә дә җан исәбен алучылар кермәгән. Авыл советы кушуы буенча гына язганнар да биргәннәр. Язып йөрүчеләргә акчасын түләгәннәр бугай үзе. Эше бетте, кодагый. Монда дөреслек юк. Белмим, ул дөреслекне эзләп табып бетереп булырмы кыямәткә хәтле? Моны күпме генә сөйләсәләр дә, очына-кырыена чыга торган түгел...

Даими укучыгыз,

Спас районы

УРАМНАРГА ДӨРЕС ИСЕМ БИРЕЛСЕН ИДЕ!

Газетаның узган санында Казандагы 2нче Газ урамы Айрат Хәйруллин урамы дип үзгәртелүе турында яздыгыз. Мин бу урамны бик яхшы беләм, 16 ел шуның аша үтеп, эшкә йөрдем. Үзәктә, филармония, Русия Ислам университетыннан ерак түгел ул. Янәсе, Айрат Хәйруллин шунда якындагы мәктәптә укыган, шуңа күрә аның исеме белән нәкъ менә бу урамны атаганнар. Урам атамалары укыган, яшәгән, эшләгән принцибына карап бирелә икән, ни өчен Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова исемнәрен шәһәр читендәге урамнарга бирделәр? Алар бит анда яшәмәгән дә, укымаган да. Илһам ага ничә еллар филармониядә эшләде, мәсәлән. Камал театрыннан ерак түгел урнашкан бер урам һәм тукталыш Луковский исемен йөртә иде, бер ун ел тирәсе элек аны Туфан Миңнуллин урамы дип үзгәртеп куйдылар. Һәм берәүдә дә сорау тумады, чөнки бу уйлап эшләнгән, мантыйкка туры килә торган эш булды. Туфан ага үзенең күпме әсәрләре сәхнәләштерелгән, җәмәгате Нәҗибә ханым сәхнә тоткан Камал театрыннан еракка китәргә тиеш түгел иде! Ә менә үзәктәге тарихи урамны Айрат Хәйруллин исеме белән атауны кабул итә алмадым. Булсын аның исемендәге урам да! Яңа төзелеп ята торган комплекслар җитәрлек бит! 2нче Газ урамы дигән атама да уңышлы түгел инде, тик аны милләтебез тарихында тирәнрәк эз калдырган шәхесебез исеме белән атарга булыр иде...

РӘШИТ,

Казан шәһәре

АВАНС АЗ КИЛДЕ

Гыйнвар аенда авансны азрак алдык. Хисапчы: «Аңа карап хезмәт хакыгыз кимеми, элеккечә үк алачаксыз», – дип кенә әйтте, аңлатып тормады. Ә Казанда эшләүче кызым, киресенчә: «Әни, авансны 1500 сумга күбрәк бирделәр, моннан соң гел шулай булачак дип әйттеләр», – дип шалтыратты. Ничек шулай төрле кешенеке төрлечә соң ул?

Мәрьям ГАЙЗУЛЛИНА,

Азнакай районы

Чынлап та, аванс яңача исәпләнә башлады. Бу 2023нче елның 1нче гыйнварыннан керемгә салым (НДФЛ) түләү кагыйдәләренең үзгәрүе белән бәйле. «Российская газета» аңлатып язып чыккан иде. Хәзер эш бирүче НДФЛны аванстан та, хезмәт хакыннан да тотып калырга тиеш була. Аңа карап, хезмәт хакының гомуми күләме кимеми, элеккечә кала. Аванс азрак килсә, калган өлеше хезмәт хакының төп өлешенә өстәп бирелә торган була. Ягъни керемгә салым һаман да шул 13 процент күләмендә, тик ул икегә бүленеп алына: яртысы – аванстан, яртысы – хезмәт хакыннан. Ә аванс аз түләнә торган компанияләрдә, киресенчә, суммасын арттырырга мөмкиннәр. Аңа карап, акчагыз арта дигән сүз түгел, аванска өстәлгән «артык сумма» хезмәт хакының төп өлешеннән чигереләчәк. Менә шундый яңа закон.

«ПРАВА»НЫ ОЗАЙТАСЫМЫ?

2023нче елда кулланылыш вакыты чыгасы «права»ны алыштырасы булмый, үзеннән-үзе озайтыла, дип укыган идем. Ялгышмасам, сез дә яздыгыз бу турыда. Тагын бер тапкыр шуның кагыйдәсен аңлатып язып чыксагыз иде.

Исемем редакция өчен генә,

Балтач районы

 2022нче елның 1нче гыйнварыннан 2023нче елның 31нче декабренә кадәр арада кулланылыш вакыты чыга торган машина йөртү таныклыкларын озайтасы юк. Алар автомат рәвештә 3 елга озайтылачак. 2022нче елның 9нчы апрелендә Хөкүмәтнең шундый карары чыкты. Таныклыкның автомат рәвештә озайтылуы ЮХИДИнең электрон базасында күренәчәк. 10 еллык кулланылыш вакыты 2023нче елның 1нче июлендә чыгасы икән, сезгә 3 елдан гына, ягъни 2025нче елның 1нче июленә кадәр яңа «права» алуга гариза тапшырасы була.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии