«Валенки стояли»

Бер авыл егете Мәскәү өлкәсендә хезмәт итеп, армиядән соң да ничек тә шунда калырга, авылына кайтмаска уйлый. «Увольнение»гә чыккач, үзеннән өч-дүрт яшькә зуррак, төскә-биткә дә әллә-кем булмаган бер урыс кызы белән очрашкалап йөри. Кыз әти-әнисе белән бер бүлмәле фатирда яши. Егет монда калуны үзе өчен кулай вариант дип таба һәм хезмәт срогы бетүгә тота да өйләнә. Хәзерге кебек зурдан кубып туйлар уздыру юк, язылышалар да, кич белән бераз утырып алалар. Кияүне пропискага да кертәләр. Инде эш кирәк. Шәһәрдә хатын-кызлар өчен оек-носки фабрикасы, ир-атларга төзелеш оешмасы бар. Авыл кияве эштән курка торганнардан түгел, төзелешкә гади эшче булып урнаша. Хәлне аңлатып, авылга хат юллый. Әти-әниләре гомер буе колхозда бил бөккән кешеләр буларак, фатиха биреп җавап хаты язалар. Ә авылдашларына: «Малайны Мәскәүдә алып калганнар, бер военный түрә үзенең кызына өйләндермәкче», – дип шапырыналар. Кулына бераз акча кергәч, малай чәен-шикәрен, яулык-оегын тутырып, посылка сала. Оек белән носки боларда «море». Хатыны да, аның әнисе дә оек фабрикасында эшли, ә бракка чыккан оек-носкиларны алар үз эшчеләренә бик арзанга гына сата.

Авыл белән шәһәр арасында хатлар йөреп тора. Йортка кергән ир үз хәлен үзе генә белгәндер инде, фатир да бер генә бүлмәле бит әле җитмәсә. Бар нәрсә белән килешеп, башын иеп эшләвен белә. Бер ел дигәндә малай туа. Тик ир туганнарын да чакырмый, әлегә үзе дә кайтмый, адресын да беркемгә дә бирмәскә куша. 2-3 елдан үзе генә кайтып, авылында бер күренеп китә. Күпмедер вакыттан хатын иргә дәгъва белдерә: «Нишләп синекеләр хатны татарча яза, безне хөрмәт итмиләрме?» «Соң, мин бит сезгә хатны тәрҗемә итеп бирәм», – дип, ир котылмакчы була. Әмма марҗа сүзендә нык тора, һәм ир үз чиратында авылга яңа гаиләсенең гозерен җиткерә.

Ирнең авылы бик кечкенә. Мәктәбе дә башлангыч кына, анда да күрше авылда урта мәктәпне тәмамлап кына килгән ике кыз укыта. Берсе русча ару сукалый, тик ничек инде бөтен сереңне чит кешедән яздырасың? Җитмәсә, Мәскәү кияве армиягә киткәнче бу кыз белән бераз очрашып йөргән була. Кыскасы, урысча хат язу эше кияүнең алтынчыда укучы энесенә йөкләнә. Бөтен гаилә җыелып, хатны башта татарча язалар. Хезмәт итү вакытында авылдагы, күрше авылдагы туган-тумача, таныш-белеш турында тәфсилләп язылган хатларны солдат бик яратып укый торган була. Хатны тагын шул гадәт буенча язалар. Бөтен булган урысчаны җыештырып, башта сәламнәр языла. Анысы гына да бер бит була. Аннары күрше Мәсрүрә карчыкның аягы сынып ятуын, ферма үгезенең аратаны ватып чыгып, авыл урамы буйлап кешеләрне куркытып йөргәнен, шул хәлдән соң бер малайның тотлыгып калуын язарга кирәк. Ә русча ничек язып бетерергә? Ярар, болар турында язмыйк, үзебезгә кагылганын яза алсак та бик җиткән, дип, хатны болай дәвам итәләр. «Белый миронс овса родила два барана». (Сарыкның «ц» хәрефе белән язылганын чуртым белсенме?) Сыерның үгез иярткәнен ничек язмый каласың инде: «2 дня корова гуляла быком, через год будет мальчик или девочка». Малай белән киленгә чүчинкә бастырган булалар. Менә монысын һичшиксез язарга кирәк. Чүчинкә турында болай язалар: «Вам два пара валенки стояли».

Берничә елдан, үзләренә фатир алгач, тормышлары бераз көйләнгәч, мантыгач, хатыны белән ике баласын ияртеп, «москвич» ир авылга кайта. Башында эшләпә, өстендә кремплин костюм, аякта ялтырап торган ботинкалар. Ә балалары Саша белән Маша бер авыз сүз татарча белми…

Безнең татар әнә шулай кимеде, югалды инде…

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии