Чын безнеңчә, милли… дискотека!

Чын безнеңчә, милли… дискотека!

Көзен шәһәр җанланып, яшәреп киткән кебек була. Авылда ял итеп килгән студентлар берничә ай тәнәфестән соң кабат шау-шулы кала тормышына кереп китә: дуслар белән очрашасы, берәр җирдә күңел ачасы да киләдер. Аларның бу теләген исәпкә алып, җәй ахырында ук татар дискотекалары үз эшчәнлеген башлый. Мәсәлән, 29нчы августта Forum татар яшьләре дискотекасы сезон ачылышы уңаеннан шундый чара үткәрергә планлаштыра. Аның оештыручылары үз алдына зур максат куйган: татар-башкорт яшьләрен берләштереп, аларны үзара таныштырып, аралашу мохитләрен киңәйтергә.

– Элек-электән татар яшьләре бергә җыелып күңел ачкан. Кичке уеннар, аулак өйләр булган. Заманалар үзгәрсә дә, таләпләр бер үк кала: яшьләргә күңел ачу урыны кирәк. Күпләр өчен дискотека дигән сүз шайтан туе белән ассоциацияләнә, тик бу ялгыш фикер. 90нчы елларда клубларда яшьләр наркотик кулланганнар, төрле тәртипсезлекләр кылганнар, ә хәзер вәзгыять башка – татар дискотекаларында мондый хәлнең булганы юк. Милли дискотекаларны бетерәбез икән, яшьләр барыбер башка урыннарга җыелачак, клубларга барып, чит ил музыкасына булса да биеп кайтачак. Үзебезнең эстрада җырлары булганда, нишләп аны кулланмаска, – дип аңлата Forum дискотекасын оештыручыларның берсе. – Милли дискотекалар яшьләр арасында шактый популяр. Безгә, нигездә, 18-25 яшьлекләр килә. Ниятләре һәркемнең төрле: күпчелеге танышырга, үзенә яр табарга, кемдер биергә дип килә, сер түгел, сирәк булса да, араларында хәмер кулланырга дип килгәннәр дә бар. Кызганычка, яшьләрнең эчүен бары тик кибетләрне ябып куеп кына туктатып буладыр.

Сабан туе үзенең төп чыгышы белән татарларның бәйрәме булса да, хәзер ул безнең милләтнең бренды, тик аңа башка милләт вәкилләре дә килә. Татар дискотекасын да әнә шундый югары дәрәҗәгә күтәрергә тели алар. Бу уңайдан беренче уңышка ирешә дә башлаганнар инде: әйтик, Магнитогорск шәһәрендә татар дискотекалары һәрчак тулы заллар белән уздырыла икән. Бу аңлашыла да, милли көйләргә бию, татар җырларын ишетү андагы яшь милләттәшләребез өчен, үзләре әйтмешли, «непозволительная роскошь». Аннан соң, татар дискотекалары чынлап та безнең яшьләрне берләштерә кебек. Чөнки монда җыелганнарның 95 проценты – татарлар. Чит милләт вәкилләре татар дискотекасына сирәк йөри. Танышуларның кавышуга китергән очраклары да булгалый. «Елына бер-ике пар монда танышып гаилә кора», – дип сөйли Forum дискотекасын оештыручылар.

Һәр чараның программасы булган кебек, татар дискотекаларына да алдан ук әзерләнәләр:

– Мәсәлән, бездә төп кагыйдә мондый: алып баручы кич дәвамында яшьләрне «кыздырып тора», төрле уеннар уйната, тик бу билдән түбәнрәк төшә торган мәгънәсез уеннар түгел. Безнең халык бит холкы буенча тыйнак һәм әдәпле, димәк, сайлаган уеннарыбыз да шундый булырга тиеш. Шулай ук сәхнәдән бары тик татарча гына сөйләшергә, татар һәм башкорт җырларын әйләндерергә, халкыбызның бию көйләренә дә урын бирергә дигән таләпләр куябыз.

Изображение удалено.

Шунысын да искәртү мөһим: татар дискотекаларын дәүләт биргән акчаларга оештырмыйлар, бу чараларны инициатив татар яшьләре үз көчләре белән уздыра.

– «Безнең гәҗит» – үз көче белән яши торган газета, шулай бит? Сез хөкүмәттән бер тиен дә алмыйсыз. Менә без дә шулай. Ярый әле халык мондый чараларны үз итә һәм аларга йөри, алар булмаса, без дә булмас идек, – ди оештыручылар.

Сүз уңаеннан шунысын да әйтик, Forum оештырган дискотекаларга эстрадабызның яңа гына таныла башлаган җырчылары һәм чын йолдызлар да чыгыш ясарга килә. Биредәге дустанә мохит яшьләрне кабат татар дискотекасына килергә җәлеп итәдер. Көзнең моңсу төннәрен дәртле җырларга биеп үткәрергә теләгән татар яшьләре өчен Forum оештырачак дискотекалар турында аерым мәгълүмат та бирәбез: димәк, 29нчы августтан алып, һәр дүшәмбедә кичке 9дан төнге 3кә кадәр татарча күңел ача аласыз. Милли дискотекалар Казан шәһәренең бертуган Касыймовлар урамы, 22/7 адресы буенча урнашкан «Пражский Лев» ресторанында үтә.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии