Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

СТАЖГА КЕРӘМЕ?

80 яшьтән узган өлкән кешене тәрбияләгән еллар хезмәт стажына керәме икән?

Илсөя НӘЗИМОВА,

Казан шәһәре

Казанның Совет районы пенсия бүлеге хезмәткәрләре аңлатуынча, өлкән кешене караган еллар хезмәт стажына керә. Бу категория кешеләрне тәрбияләгән бер ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты өстәлә.

ДӘВАСЫ БАР

«Безнең гәҗит»нең 11нче май санында (2023, №18) Әлмәт шәһәрендә яшәүче бер апа «Аягымны көзән җыера. Оныгымның тәненә таплар чыкты. Файдасы тигән дәвалау ысуллары белән бүлешмәсләрме?» дип киңәш сорап мөрәҗәгать иткән иде. Бу атнада аңа киңәш бирүчеләр дә табылды.

Казаннан бер апа: «Минем оныгымның да тәненә таплар чыккан иде. Мин көлне иләктән иләп, аның тәнен мунчада шул көл белән удым, файдасы тиде».

Чаллыдан Фәрдия апа: «Моннан 12-13 ел элек бабай белән мин дә көзән җыерудан интектек. Без карават астына усак агачы, бүкәне дип тә әйтәләр инде, куйдык, шуның файдасын күрдек. Моннан ике ел элек шул агач кибеп йомычкалана башлады. Моның файдасы беткәндер, әйдә алып ташлыйк дип, мунчага яккан идек, аякны көзән җыерырга тотынды. Урманга йөрерлек хәлдә түгелбез, улыбыз Коми республикасында яши. «Улым, зинһар усак алып кайт», – дип чакыртып алдык. Ул алып кайткан усакны дүрткә ярдык: икесен ике якка карават астына куйдык, берсен күршегә бирдек, берсе запаска торып тора әле. Шуны куеп, ике көн үткәч, Аллаһка шөкер, көзән җыермый башлады.

Казаннан Хәнәфи бабай: «Көзән җыерудан миңа нарат үләненең файдасы тиде, шуны кайнатып эчеп карасын».

Моннан тыш, «Магне В6» витаминнарының файдасын күрдем, дип шалтыратучы укучыларыбыз да шактый булды.

Тик искәртәбез, һәртөрле киңәшләрне, дәвалау чараларын сынап караганчы, табиб белән киңәшләшеп алу кирәк.

ОНЫКЛАРЫНА БИРЕРГӘ КИРӘК

Гәҗитнең 11нче май санында Илфат Фәйзрахмановның «Җиңү яулаганнар җиңүче саналамы?..» язмасын кабат-кабат укып чыктым да, үземнең фикерне җиткерәсем килде. Моннан 5-6 ел алдан ук «Ватаным Татарстан» газетасы хәбәрчесе Гөлсинә Хәбибуллина да, ветераннар юк инде, дип язып чыккан иде. Поездда сугыш кырына барып җитә алмаганнар гына калды, дигән иде ул. Уйлап карасаң, сугыш ветераннарының иң яшенә дә хәзер 95 яшь булырга тиеш. Сугыш беткәч, батырлар күбәя, бу хакта беләбез. Андыйлар аласын алдылар. Сер түгел: әле һаман алалар. Алсыннар. Минекенә тимиләр. Андыйларның туганнары, оныклары җитәкче булып зур урыннарда утыра, үзләренә яраклы законнарны тиз әвәлиләр. Сугыш ветераннарына биргән акчаны сугыш ветераннарына дип түгел, аларның оныкларына дип бирергә кирәк. «Адреслы ярдәм» дигән программа дип өләшергә. Кабаттан аларга фатир бирә башласалар да, гаҗәпләнмим, законны үзләре яза бит. Без – сугыш чоры балалары. Бабаема 89 тула, мин – 84тә. Безнең тормыш катлаулы булды, безнең күргәннәрне әйтмим дә инде, бу хакта гел язып торасыз. Әтием 1944нче елда сугыштан авырып кайтып үлде. Әни мескен: «Сугышта үлгән булса иде ичмаса», – диде. Үзәгенә үткәч әйткәндер инде. Бернигә дә өметләнмибез, берни көтмибез дә. Шайтаннан файда күрсәң, Аллаһтан зарар килер, диләр бит.

Фәрдия ГАЛИМҖАНОВА,

Чаллы шәһәре

БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ!

Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко: «Авылларны таратмаска, аларны яшәтергә», – дип сөйләп килә. Авыллар хәзер бик аз калды: күбесе таралды, югалды. Кайбер авылларда фәкать пенсионерлар гына яши. Авылны ничек күтәрмәкче була торганнардыр. Авылда хезмәт хакы түбән, ә кибеттәге бәяләр арта. Фермерларга да кыен, фураж, печән кыйммәт тора – мал асрауның файдасы аз. Шушыдыр инде – без булдырабыз, дигәннәре!

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

АВТОРЫ КЕМ?

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева башкаруында бер җыр бар. Сүзләре мондый: «Ник караңгы икән бу төннәр? Хәлең ничек синең, димиләр...». Минем тормышымны сурәтли торган юлларның авторы кем икән?

Альфинур апагыз,

Чистай шәһәре

Соравыгызны Резидә Шәрәфиевага юлладык. «Җырның авторы – Зөлфия Зәкиева», – диде ул.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии