Зөләйха күзләрен ачмый

Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» дигән китабы чыгарылгач, барчасы ябырылып шуны укый башлады. Үзебезнең милләт язучысы язган бит, янәсе. Китап кибетләрендә иң күренекле урында шушы китапның өелеп торганын күргән идем. Китап авторының үз милләте кешеләрен мәсхәрәләп язуын белгәч, аны сатып алып укырга кызыксынмадым. Шулай да улыбыз бүләк итеп биргәч, теләр-теләмәс кенә укый башлаган идем, анда китапның башыннан ук Зөләйха ире Мортазаның әнисен «убырлы карчык» дип атап, гел яманлап торгач, бу китапны укыйсы килмичә, тукталып калдым.

Татар язучысы татарны мәсхәрәләп язган китап булгач, бу бик тиз арада, ашыгычлык белән, Татарстан бюджетыннан бирелгән 150 млн. сумга (бәлки артыграк та әле) күп серияле киносын да әмәлләп куйганнар икән. Беренче сериясен карауга, Фәүзия ханым Бәйрәмова үзенең мәкаләсендә бу кинода барган вакыйгаларга үз бәһасен биреп, минем язасы килгән фикерне җиренә җиткереп язган иде.

100 яшькә якынлашкан, ишетмәүче, күрмәүче кайнанасын «убырлы карчык» дип атап, аны хатын-кызга хас булмаган куркыныч халәттә күрсәтүләрен безнең милләтне һәм хатын-кызларыбызны мәсхәрәләү өчен дип аңларга кирәктер.

Бу китапның авторы үзебезнең милләт кешесе булуга карамастан, үз халкының гореф-гадәтләрен белмәүче, милли җанлылыгы да булмаган, маңкорт дәрәҗәсендәге адәм итеп күрсәткән үзен. Бәлки, югарыдан күрсәтүләр буенча, күп акчалар эшләү сәясәте булуы да мөмкин монда.

Хөрмәтле дип әйтә алмыйм, хөрмәтсез Гүзәл ханым! Безне кыерсытырга ашкынып торган адәмнәрнең сездән башка да җитәрлек икәнен беләбез. Үз милләтен үз кешесеннән мәсхәрә иттерү бездә билгеле булган һәм яхшы түләнә торган гамәл икәнен дә беләбез. Кинода Зөләйха ролен – төп рольне Чулпан Хамматова башкара. Динен алыштырган булса да, анысы да Казанда туып үскән безнең милләт вәкиле. Ул төп рольне башкаручы булса да, аның авызыннан әллә нигә бер генә сүз чыгып куйгалый. 150 млн. сум Татарстан бюджетыннан түләнгән, үзебезнең кино булгач, нишләп аны үзебезнең артистларга уйнарга бирмәделәр икән? Хәер, үз артистларыбызның бу мәсхәрәдә катнашырга теләмәүләре дә ишетелде.

Китабы да үзебезнең Казанда тәрҗемә ителеп, үзебезнең милләт кешеләре тарафыннан бастырылуын ничек аңларга икән? Без милләт-милләт дигән булып, үзебезне саклап калу өчен тырышып йөргән булабыз тагын.

Без Гаяз Исхакый Зөләйхасын беләбез. Анысы безнең Зөләйха иде. Монысы безнең Зөләйха түгел инде, без аны белмибез дә, танымыйбыз да. Ирен үтергән, үзләрен Себер лагерьларында интектергән ят милләт кешесенә кияүгә чыгуын, аны үлеп яратуын ничек аңларга икән? Безнең Зөләйха, безнең хатын-кызларыбыз андый түгел бит. Бу Зөләйха күзләрен ача алмыйча, үз халкына хыянәт итүче халәтендә күрсәтелгән.

Үзебезнең гореф-гадәтләребезне, Төп Законда язылган хокукларыбызның үтәлүен таләп итеп, күп еллардан бирле Татар иҗтимагый үзәген саклап көрәшүчеләргә хөкүмәттән бер төрле дә ярдәм күрсәтү булмаса да, Карл Маркс урамындагы Камил Исхаков биргән бинадан куалап чыгарып (башка урын бирмичә генә) милләт өчен тырышып йөрүче өлкән яшьтәге пенсионерларны суд, прокуратура юлында йөртеп, аларга зур суммалы штраф түләтүләр хупланып торганда, үзебезнең милләтне мыскыллап күп серияле киноларда күрсәтү өчен зур суммада акчалар бүлеп бирүне ничек аңларга? Югыйсә, үзебезнең җитәкчеләребез дә милләтебезне саклап калу өчен тырышалар кебек күренә түгелме соң?

Үзебезнең милләт кешеләреннән генә булса да, үзебезне кыерсытырга ирек бирмәсәк иде.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Зөләйха күзләрен ачмый, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии