ПЛАСТИК «КОММУНИЗМ» БУРЫЧЫ – 3

ПЛАСТИК «КОММУНИЗМ» БУРЫЧЫ – 3

Газетабызда басылган «Пластик коммунизм бурычы» (2011, 19 октябрь) һәм «Пластик коммунизм бурычы – 2» (9 ноябрь) язмаларының эчтәлеген, бәлки, әле дә хәтерлисездер. Анда без Азнакайдагы пластик тәрәзәләр ясаучы «» оешмасында эшләп, хезмәт хакы ала алмый калган эшчеләр, шуларның берсе – Галимовның асылынып үлүе, оешмага алганда поручитель булган баш хисапчының җитәкчесе тарафыннан алданып, банк алдында бурычлы калуы һәм башкалар турында язган идек.

БЕЗ КЕМГӘ САТЫЛДЫК?

Бу язмалар интернетта шактый шау-шу тудырды. Бер як, «АзСтрой» җитәкчесенең «яхшы» гамәлләре моның белән генә чикләнмәвен сөйләсә, икенче як газета хезмәткәрләрен сатылып алынуда гаепләде. Имеш, безгә ул язмалар өчен бик күп түләгәннәр икән. Шул сүзгә әле дә кимсенәм, чөнки бу әйберне аңлар өчен акылым җитми. Безгә кем акча түли ала иде икән бу очракта? Банк каршында 2,5 миллион бурыч белән утырып калган баш бухгалтермы? Ул болай да тиенен тиенгә ялгап яши. Әллә ирен югалтып, өч кечкенә бала белән тол калган хатын микән? Бәлки, ул кешеләрдән кемнеңдер акча алырга вөҗданы рөхсәт итәр иде дә бит, ләкин бездә андыйлар юк.

Соңгы язма басылгач та, әлеге «АзСтрой» җитәкчесе Алмаз Хәкимовның туганы Асия апа безнең белән элемтәгә чыкты. Ул вакыйгаларның алай ук куркыныч булмавы, эшчеләрнең генә түгел, Алмазның үзе дә кыен хәлдә калуы турында сөйләде.

– Алмаз дини бала. Уразасын тота, авызына бер тамчы спиртлы эчемлек капканы юк. Кешегә артык ышануы аны шушы хәлгә китереп җиткерде, – дип сөйләде Асия апа.

Гадәттә, кемдер ота икән, икенче як отылырга тиеш. Узган язмаларда бу оешмада эшләүдән «оттырган» кешеләр хакында язгач, Алмаз Хәкимовның отуында берәүнең дә шиге калмагандыр. Ничәмә миллионнарны үзләштерүе, соңыннан оешманы банкротлыкка чыгарып, эшчеләрне, 5 млн тирәсе кредит алган банкны ташлап, Казанга күчеп китүе турында яздык ич. Тик каршы як сөйләвенә ышансаң, бу оешманың эшләвеннән Алмаз Хәкимов эшчеләргә караганда зуррак зыян күргән булып чыга.

Без Алмаз Хәкимовның үзе белән дә күрешә алдык. Узган язмаларда «АзСтрой» эшчеләренең фикерен ничек сүзен сүзгә җиткергән булсам, бу очракта да шулай эшлим, юридик нигезләмә кирәк булган гаепләүләрне генә төшереп калдырам.

«КЕШЕГӘ ЯХШЫЛЫК ЭШЛӘСӘҢ, НАЧАРЛЫК БУЛЫП КАЙТА»

Алмаз Хәкимов үз сүзен шулай дип башлады.

– Университетны тәмамлагач, 2004 елда кечкенә кибет ачып җибәрдем. Үзем Чаллыдан товар ташыдым, сатучы алганчы хатыным Венера кибеттә сату итте. Кибет белән генә ерак китеп булмады, шуңа үзебезнең авылда даруханә дә ачтым, ләкин ул үз-үзен акламады. Соңрак төзелеш белән шөгыльләнә башладым. Контроль азайгач та сатучылар урларга тотынды. Ревизия саен акча тулмый иде. 2006 елда пластик тәрәзәләргә мода китте һәм мин, үз башыма зур кредитлар алып, кешедән, туганнардан бурычка җыеп, бу эшкә тотындым. 10-15 эшче һәм хисапчы итеп Сәкинә Хәйруллинаны алдым. Аны кибетемдә хисапчы булып эшләүче Илһамия исемле хатын тәкъдим итте.

Эшләргә теләүчеләрне пластик тәрәзәләр ясарга өйрәтеп, эшли башладык. Бергә уйнап үскән дустым Айрат Галимовны да үз яныма мастер итеп эшкә алдым. Ул безнең оешмабызга бик күп көч кертте, мин аңа бик рәхмәтле. Аңа иң элек ВАЗ-2112 машинасы, аннары Шевроле Нива алып бирдем. Өй салганда да бушка пластик тәрәзә биреп, башка материаллар белән ярдәм иттем.

Вакыт үтү белән пластик тәрәзәләр цехына мастер итеп Шамил Зариповны куйдым, ләкин бу инде минем икенче бик зур ялгышым булды. Цехка төнлә караклар кереп, 400 меңлек зыян салынды. Полиция идарәсендә үз кешегез генә эшләгән, дип әйттеләр. Бу эш шул килеш калды. Гаеплене тапмадылар. Миндә 15 мең алып эшләгән Шамил генә тиз арада яңа иномарка алды, коттедж салды. Нинди акчага? Хатыны бөтенләй эшләмәде аның.

Баш хисапчы Сәкинә апа да миңа эшкә килгәнче ярымҗимерек ВАЗ-2106 машинасында йөри иде, ләкин оешмабызны ябар алдыннан, ул да икенче машина алып, коттедж төзелешен тәмамлап куйды. Сез язганча, 14-15 ел салмады, минем күз алдында салынды ул. Аның да хезмәт хакы 15 мең иде.

Бездә ясалган тәрәзәләр тулысынча баш хисапчы һәм мастер контроле астында иде. Ревизияне дә алар икесе генә ясады. Сәкинә апаның балалары бездән тәрәзә сатып алып, аны сатып яткан. Керем-чыгымнарны Сәкинә апа гына контрольдә тотты һәм күпме тәрәзәнең ничек сатылганын мин белмим дә.

Ни өчен ревизиядә мин дә катнашмадыммы? Эш гөрли иде, ләкин оешмада һаман акча җитми. Хезмәт хакы һәм кредитларны ничек үз вакытында түләргә белмичә баш ватам. Аптырап, тагын кредитка чумам, көн-төн заказ эзлим, бер шәһәрдән икенчесенә командировкага йөрим. Шуның аркасында эшне контрольдән ычкындырдым да инде. Бу хәл өч ел барды һәм Америкада башланган кризис безгә дә килеп җитте. Заказлар вакыты-вакыты белән бөтенләй юк иде. Инде 2009 елның маенда бу эшне алып бара алмаячагымны аңлап, нокта куярга булдым. Ничек болай булды соң бу, дип сорадым үз-үземнән. Анализ ясый башладым. Иң беренче, баш хисапчы эшен тикшердем. Баксаң, ясаган тәрәзәләрнең үз бәясе аны саткан бәягә караганда кыйммәтрәк икән. Материал бәясенең эшли башлаганнан бирле берничә тапкыр үсүе игътибарга алынмаган. Салым, коммуналь түләүләр, транспорт кирәк-ярагына тотылган акча да, кредит түләп барган акча да исәпкә алынмаган. Без һаман сатабыз да сатабыз, ә акча җитми. Фирманың банкротлыкка чыгуы минем өчен дә бик авыр булды, чөнки анда минем кечкенәдән бергә уйнап үскән иптәшләрем эшли иде. Күбесенең гаиләсе һәм балалары бар, алар өчен бик кайгырдым. Алар миңа авыр чакта ярдәм итте. Үзем дә булдыра алганча, аларның гаиләләрен тәэмин итәргә тырыштым. Менә шушы хәлдән соң гына мин үземнең чын дусларымның кемнәр икәнен аңладым. Яшисе килмәгән вакытларым да булды. Балаларым хакына гына исән калганмындыр. Барысын да җайга салачагыма ышандым һәм әле дә ышанам. Бурычымны һичшиксез түләп бетерәчәкмен.

Фирма банкротлыкка чыкканда, закон буенча ул вакытлыча идарәчегә тапшырыла. Алар аны сатып, оешманың кредитларын капларга тиеш. Шулай итеп бөтен милек миннән тартып алынды. Әле шул чакта да мин бар кешегә ышана идем, ләкин юкка булган икән. Вакытлы идарәчеләр дистә миллионлаган сумлык оешманы тиеннәргә үз танышларына, туганнарына сатты, ә мин банкка, эшчеләргә бурычлы калдым. Ул бу эшләрне алдан уйлап башкарган дигән сылтау белән, прокуратурага һәм башка инстанцияләргә йөртә башладылар. Гаризаны Сәкинә апа башлап язды. Хәтта үз хатыным да шул акчасызлык заманында аерылып, мине ташлап китте.

Казанга күчеп киттем. Монда да пластик тәрәзәләр ясый торган оешмага мастер булып урнаштым. Үземнең кечкенә хезмәт хакымны тиеннәргә бүлеп тотам. Бер бүлмәле фатирны «снимать» итәм. Ике ел буе инде хезмәт хакымның бер өлешен, чыннан да кемнәргә бурычлы идем, шуларга биреп барам. 180 меңләп бирдем инде. Хәзер эшчеләрем алдында 120 меңләп бурычым кала. Хатыныма алимент түлим. Әти-әнием, туганнарым булыша, төнлә таксист булып та акча эшлим. Шулай итеп бераз җиткереп барам.

Банкротлык буенча эш ахырына җиткерелмәгән, шуңа күрә әле хезмәт хакым банкка күчеп бармый.

– Бухгалтериядәге документларга караганда, сезнең заказлар киресенчә, гел үскән генә…

– Беркайчан да бухгалтерия эшенә кысылганым булмады. Бу иң зур хатам булгандыр. Ул хисап эшен эшләп, имза куярга гына бирә иде. Аңа ышанып, күп очракта, карап та тормый гына имза салдым. Мин булмаганда, имзамны үзе куеп җибәрде, чөнки мин Сәкинә апага ышандым һәм шулай эшләргә үзем рөхсәт иткән чакларым да булды. Газетада язылган саннар 10ар тапкыр арттырылган. Аларга ирешү өчен эшчеләр көненә 50-60 тәрәзә ясарга тиеш. Аның өчен 5 тапкыр зуррак цех булдырып, анда 50ләп кеше тотарга кирәк. Сменага бездә 10-15 тәрәзә ясала иде.

– Сәкинә апаның эштән китәргә теләвен дә беләм…

– Юк, мин аннан үзем котыла алмый интектем. Илһамиягә: «Син Сәкинә ападан өйрәндең бугай инде, әйдә, бу эштә син генә эшлә», – дигән идем. Ул кеше урынына утырырга теләмәде. Сәкинә апа азакка таба гел миңа каршы килә, талаша башлады. Ярар, бераз эшләсен дә, аннары аны тыныч кына пенсиягә җибәрербез, дип уйлый идем.

– Сәкинә апа сез алган кредитның 2,5 млнын түләргә тиешме?

– Әйдә, бу эшне юристлар белән берлектә азагына кадәр җиткерик дип, аңа үзем әйткән идем дә, ләкин ул шунда ук прокуратурага яза башлады. Мондый хәл булмый иде безнең белән. Аның пенсиясенең ниндидер өлешен тотып калсалар да, мин аны акрынлап үзем түләп бару яклы идем. Аңа булган хөрмәтем бетте. Ә аның пенсиясен алып баралар дигән сүз ялган, чөнки мин аны суд приставларыннан сорап торам. Аның бер тиенен дә алганнары юк әле.

«ҮЗ ЯЛГЫШЛАРЫМНЫ ТАНЫЙМ»

– Алмаз Галимовның хатыны Галиягә акчасы кайчан түләнәчәк?

– Алмаз биржага урнашкан килеш миндә эшләячәген әйтте. Рәсми рәвештә теркәлмәгәч, акча һәр айны аның кулына гына бирелеп барды, әлбәттә, документларда ул юк. Соңгы айларда эш булмады, аңа 30 мең бурычлы калдым. Алмаз үлгәч, Галиягә Яңа ел алдыннан 30 мең бирдем, яз көне энем дә шулкадәр бирде. Аякка баскач, гел ярдәм итеп торачагымны да әйттем. Аннан расписка алуны күз алдына да китерә алмадым. Без Алмаз белән дуслар идек, ул югалган көнне барысын да аякка мин бастырдым, әнисенә дә үлгәнен үзем әйттем. Айрат белән сөйләшкән идем дә, ул аның кияүгә чыгуын, Мәскәүгә күчүен әйтте. Соңгы тапкыр аның дәгъвасы барлыгын газетадан гына белдем.

Ниязга килгәндә, ул бездә тәрәзә куючы булып эшли иде. Акчасын да вакытында алып барды. Әйе, ике хезмәт хакын алмыйча калды бугай. Эчәргә яратса да, кулыннан эш килә иде.

Хатыны Миләүшә үзе ярдәм сорап килде. «Фатир алырга ипотекага басмакчыбыз. Миңа даими эш урыны кирәк», – диде. Ул акчасын алып барды. Хезмәт хакы журналында аның имзалары да бар. Оешманы ябар алдыннан аңа хәлне аңлаттым. Ул аңлап, исәп-хисапларын алып, үз гаризасы белән эштән китте. Нияз акчасын алып бетермәгәнгә шулай тузыналар дип аңладым. Элек аларга яхшы мөнәсәбәттә идем, хәзер шул сүзләрдән соң бик рәнҗим.

– Мәскәүгә барганда эшчеләрегезгә командировка өчен түләдегезме?

– Һәрберсе, китәр алдыннан, көне 300 сум исәбеннән, командировочный алды. Моны хисапчылар белә. Мәскәүдә аларга акча җитмәү очрагы булмады. Әле шул акчадан тыш, үзем дә китерә идем. Азык-төлек тә китердем. Вагонда миңа урын булмагач, урамда машинада йоклый идем.

– Үзегез судларга йөрмәгәнсез икән…

– Алар бик күп булды бит. Һәммәсенә йөрергә нервым җитмәде. Тынычландыра торган даруларны күп эчтем инде. Теләсә ни булып бетсен дип, барысына кул селтәдем.

– Сезне яклап сүз әйтә алырдай берәр кеше бармы соң, Алмаз?

– Мине яклагыз әле дип, үзем кешеләргә мөрәҗәгать итә алмыйм бит инде. Үз вакытында миңа күтәрелергә булышкан эшмәкәрләр бар. Эшчеләрем арасында да миңа каршы булмаучылар бар. Дөресен генә әйткәндә, мин бу очрашу, газетадагы сүзләргә кушылу яклы түгел идем. Әниемнең йөрәге түзмәгәнгә, ул миңа сорап мөрәҗәгать иткәнгә генә булды бу очрашу. Казиноларда уйнаган дигән сүзләрне укыгач көлдем генә, чөнки карта да уйный белмим. Рухи яктан нык булуым, бер тамчы алкоголь кулланмавым аркасында гына торамдыр мин. Бер эчсәм, ычкыныр идем, мөгаен. Сорауларыгыз булса теләсә кайсы минутта шалтыратыгыз. Телефон номерымны беләсез. Тик гайбәтләргә ышанып, бер яклы караш бирмәсәгез иде. Менә күрерсез, киләчәктә бар бурычларымны түләп бетереп, үземнең гаепсезлегемне барыбер дәлилләячәкмен. Шул чакта мактап тагын бер язарсыз, әлегә ни дисәгез дә, үземнең кешеләргә булган артык ышануымны һәм шуның аркасында күп ялгышлар ясавымны таныйм.

СҮЗ АХЫРЫНДА: Алмаз Хәкимов бик ихластан сөйли кебек тоелса да, ике ярым миллионга алданган Сәкинә апа, асылынып үлгән Алмаз Галимов, аннан зарланып, каргап, күз яшьләре түгүче, аны хөкем итүдә ярдәм итүебезне ялварып, интернеттан хатлар язучы эшчеләр бар. Киләчәктә, бәлки, ул хаталарының булдыра алган кадәрен төзәтер һәм үзенең гаепсезлеген дәлилли алыр. Тик әлегә үлчәү аның файдасына түгел.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

ПЛАСТИК "" БУРЫЧЫ - 3 , 4.2 out of 5 based on 6 ratings

Комментарии