Туган телебезне чүпләмик!

Күршем урыс милләтеннән. Бервакыт сөйләшеп утырганда ул: «Сезнең татар теле ярлы, ахрысы, – ди. – Чөнки татарлар бер-берсе белән сөйләшкәндә урыс сүзләрен күп кыстыра. Татар телендә андый сүзләр юкмы әллә?» Аңа ана телемнең дөньякүләм аралашу чарасы булып саналган 14 телнең берсе икәнлеген әйттем. Моннан 200-250 еллар элек Русиядә патша указлары, чит илләр белән аралашу кәгазьләре, шартнамәләрнең ике телдә – татар һәм урыс телләрендә игълан ителүен искә төшердем. Урыс телендә татар теле аша кергән сүзләрнең күп икәнлеген дәлилләдем.

Әмма күршем үзенчә хаклы да. Кайбер татарлар, чынлап та, ана телен яхшы белми, чит сүзләр белән чүплиләр. Милли горурлыгыбызның җитеп бетмәү бәласе инде бу.

Кайбер җитәкчеләр, татарча яхшы белсәләр дә, «урысчалап әйтсәк», дип җибәрәләр һәм җөмләне чүплиләр. Киңәшмәләрдә, җыелышларда шундый ук күренеш күзәтелә. Татарларга урысчалап әйтү нигә кирәк инде?! Туган телен кадерләгән халык кына кадерле булыр, дигән гыйбарәне онытмасак иде!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Комментарии