- 22.08.2025
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2025, №08 (август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
МИЛЛИАРДЛАРНЫ КАЙДА ЭШЛӘП АЛГАННАР ИКӘН?!
Мин «Атна» вакыйгалары газеталарын укып барам. Татарстанда яшәүче 700гә якын кеше елына 50 миллион сумга кадәр акча эшли, дип язганнар. Халыкның йөрәген яндырып нигә язалар икән?! Кайда нинди эш башкара соң бу кешеләр?! Бик гаҗәп. Мин менә алдынгы «Урожай» колхозында 30 ел терлекчелектә эшләдем. Хатыным үгезләр симертүдә 20 эшләде. Кассага аз гына акча җыеп салган идек. Ул янды. 3 кыз үстердек. Өчесе дә югары белем алдылар һәм эшлиләр. 2023нче елда Татарстанда 30 миллиардер булган. 2024нче елда 37гә җиткән. Болар нинди эштә эшли икән? Булдырабыз, шушы буламы? Булдыручылардыр инде...
Ветераннар советы рәисе Мөҗәһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы Исәнсеф авылы
СИГЕЗ АЙ ҮТКӘЧ, ИСӘНМЕ КОДАЙГЫЙ...
Июль аендагы Дәүләт Советы сессиясендә депутатлар, Фәрит Мөхәммәтшин үзе дә туган телебезнең юкка чыгарга мөмкинлеген яңа гына ишетеп, бик гаҗәпләнделәр. Мәгариф һәм фән Министры Илсур Һадиуллин Русия мәгарифе министрлыгының федераль дәүләт белем бирү стандартлары кертеләсе үзгәрешләргә бәйле боерык әзерләвен һәм аның быел 1нче сентябрьдән үз көченә керүен, туган тел атамасының юкка чыгасын, башлангыч сыйныфларда туган телне өйрәтү дәресләре кыскартылуын хәбәр итте. Саха галиме Иван Шамаев бу хакта инде март аенда ук чаң какты. Гомумән, барлык русиялеләрнең туган теле, рус теле булу мөмкинлеге турындагы фикерләр инде югары даирәләрдә дә узган елның 5нче ноябреннән бирле йөри. 8 ай дәшми тордылар да, поезд китеп баргач, и «тузындылар» ДәүСоветта. Туфан абый булса... Фәндәс абый булса...
Наилә ГАНЕЕВА
Чаллы шәһәре
***
Укучыларыбыздан менә шундый мөрәҗәгатьләр кабул итеп алдык. Бүген җавап булмаса, димәк аларга җавапны киләсе саннан укырга мөмкин булачак.
Шалтыратулар, хәбәрләр даими кабул ителә.
Газетабыз һәр айның беренче атнасында укучыларына барып ирешергә тиеш. Сорауларыгыз, зарларыгыз һәм фикер-тәкъдимнәрегез булса, шалтырату һәм ватсап хәбәрләр өчен редакциябезнең телефоны: 8-927-043-76-43.
Мөрәҗәгатьләрне Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ кабул итеп алды

Комментарии