«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

АРТТЫРДЫЛАР…

Колхозда утыз ел эшләп, авылда яшәгәннәрнең пенсияләрен арттырдылар. Бик әз генә булса да, иртәнге сәгать 4тән кичке алтыга кадәр бутый киеп эшләүчеләрне онытмаганнары өчен рәхмәт. Депутатлар арасында авыл хуҗалыгында эшләгән кешеләр юктыр, күрәмсең…

Мөҗәһидан МОРТАЗИН

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

АРТТЫ ПЕНСИЯ!

Яңа елдан соң пенсияләр арта, дип, бик куандырганнар иде, куаныч шундыйрак булды: стаж өчен бернәрсә чутламаганнар, фәкать инфляция өчен индексация гына арткан, 700 сум. Ә бит минем эшләгәннәрем 30 елдан артыкка җыела, 4нче классны тәмамлагач, эшкә тотындык без. Нишләп без бу категориягә кермәдек икән, монысы билгесез. Пенсия фондына барып, сорагач, «Без дөрес исәпләдек», – кенә дип әйтәләр дә, бетте. Гаделлек кайда монда?

Хәмзә ШӘРИФҖАНОВ

Кукмара районы, Яңа Сәрдек авылы

СҮЗЛӘРЕН БҮЛДЕРӘ

Гәҗитебезне яратып укыйбыз, атна саен көтеп алабыз. Бөтен авыл халкының әбиләрдән ишеткән фикере белән уртаклашасы килә. «Таяну ноктасы» тапшыруындагы Венера Иванова кешегә сүзен әйтеп бетерергә мөмкинлек тудырсын иде. Анда зыялы кешеләр сөйли бит. Юкса, ярты сүздә тукталып калалар.

Исемем редакция өчен генә

Арча районы, Казанбаш авылы

ҖИРДӘН АЕРЫЛМАДЫК

«Таяну ноктасы»н караганда тагын бер теледошманым артты. Гиниятов дигән депутат килгән иде анда. Нәрсә сөйләсә дә, җөмләсен тәмамлый алмый – грамота җитми күрәмсең. Җитәр иде, фәкыйрьләр ачуын китерә моның. Депутат: «Кеше җирдән аерылды, шуңа хәерчеләр күп», – ди. Аерылмады, крестьян ул кытай кебек. Чөнки гел яшәргә тырыша.

Мәүлидә ГАЙСИНА

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

МИЛЛИ ГОРУРЛЫК КАЙДА?

Татарлар үзләренең балаларын мәктәптә укыту өчен ана теле итеп татар телен яисә урыс телен сайлап гариза язарга тиешләр, диделәр. Бер танышым, татар хатыны әйтә: «Без урысча сайладык инде, татарча өйрәтергә вакытым юк минем», – ди. Урыс теле татарлар өчен берничек тә ана теле була алмый. Ул бит газиз әниләребезнең теле түгел. Рус теле – аралашу теле генә. Рус телен ана теле дип сайлаган татар ата-аналарында милли горурлык юк. Бу мәсьәләдә тирәнтен уйлансыннар иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ

Казан шәһәре

АВЫЛДАН КУАЛАР!

Мине авылдан куалар. Сайлау комиссиясендә эшләгәндә 4 кеше паспорты тотып киләләр иде, мин кешесе килмәсә, паспорт санына карап, дүрт бюллетень бирмичә, берне генә бирдем. Жалоба да яздым, сайлау комитеты рәисе моңа бернинди дә реакция күрсәтмәде, киресенчә, үземне пыр туздырдылар. Шуңа үчләшепме, хәзер авылдан куу өчен миңа каршы имза җыя башлаганнар, дип ишеттем. Мине бер тапкыр куарга җыендылар инде: 2012нче елда бу. Утызар кеше капка төбенә килеп, «Чаян» журналында шигырем чыккан өчен мине авылдан кумакчы иде. Чыдар хәлем калмады!

Нурия ХӘКИМОВА

Арча районы, Казанбаш авылы

Әлеге мәсьәлә буенча авылыгыз караган Үрнәк җирлеге башлыгы Илгиз Рафаэль улы Камалетдинов белән элемтәгә чыктык. Ул бу сүзләрне дөрес түгел дип белдерде:

– Кем авылдан кусын инде аны. Хәзер имза җыеп кына кеше куып була ди мени?! Мондый хәл юк, берәүне дә кумыйлар, – дип белдерде ул «Безнең гәҗит»кә.

***

Узган атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13.00 сәгатькә кадәр аралашабыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне 8 (843) 239-03-53 яки 8 927-039-03-53 номерларына шалтыратып җиткерергә мөмкин.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии