Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

САЙЛАУДА БУШКА ЭШЛӘТӘЛӘР

Танышым Казан шәһәрендәге 9нчы гимназиянең ашханәсендә эшли. Алар анда 4-5 кеше. Элеккеге сайлаулар вакытында да кешеләрне ашатасы бар дип, ял көннәрендә эшләттеләр пешекчеләрне. Узган сайлаудан соң, директорлары шул хезмәтләре өчен бер кап шоколад биргән. Кеше көлкесе бит инде бу! Ә быел сайлаулар өч көн дәвамында узгач, өч ял көнендә дә эшләргә туры килә, ди танышым. Беренче, икенче көннәрдә 38әр кешене, өченче көнне – 46 кешене ашатырга кирәк икән. Һәр көн саен өчәр тапкыр ашарга пешерергә бит. Ул поварлар быел да бушка, яки шул бер кап шоколадка эшләрләрме икән?

Рифкать НӘБИЕВ, Мөслим районы

Әлеге сорау белән 9нчы гимназиягә шалтыраттык. Беренче көнне сәркатиб: «Директор урында түгел, иртәгә иртән кабат шалтыратыгыз. Мин аңа сезнең соравыгыз турында әйтеп куярмын», – диде. Сөйләшкәнчә, икенче көнне тагын җыйдык инде таныш булган номерны. Янә сәркатиб алды һәм директор белән килешенгән җавапны әйтте:

– Без бу мәсьәлә буенча комментарийлар бирмибез. Казан шәһәренең Башкарма комитетына мөрәҗәгать итегез.

– Ә нигә монда шәһәрнең Башкарма комитеты, ашханәдәге поварлар сезнең эшчеләр бит? – дип искәрттек.

– Безнең эшчеләр, ләкин сайлауда катнашучыларга аннан түләнә, – диде дә элемтәне өзде сәркатиб. Димәк, узган елгы сайлауда эшләгән өчен шоколадны да Башкарма комитет биргәндер, дигән фикер туа. Поварлар кем түлисен белмәгәннәр генә. Быелгы сайлауда эшләгән өчен түләү буенча да аларга Казан шәһәренең башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк була инде.

КАРТЛАРНЫ АЛДАРГА ГЫНА ТОРАЛАР

Яз көне авылыбыз җирлеге башлыгы: «Сез ялгыз яшисез. Шуңа күрә йорт түшәменә янгын турында хәбәр бирү җайланмасын куябыз», – дигән иде. Ә хәзер кеше артыннан әйтеп җибәргән, үзе сатып алып куйдырсын, дигән. Мин 85 яшендәге карчык, ничек аларны алдырып йөри алыйм. Нигә мине шулай алдыйлар икән? Шул хәтле күңелем кайтты. Без карт-карчыкларны алдарга гына торалар шул.

Фәүзия ВАФИНА,

Чистай районы, Йолдыз бистәсе

Укучыбыз яшәүче Йолдыз бистәсе Чистай районының Булдырь авыл җирлегенә керә. Әлеге җирлекнең башлыгы Николай Воляков әйтүенчә, янгын турында хәбәр бирү җайланмаларын бушлай районның социаль яклау бүлеге аша бирәләр. Ун данә шундый җайланма биргән булганнар, ләкин алар һәрберсе социаль яклау бүлегеннән килгән төгәл исемлек буенча, беренче чиратта күп балалы гаиләләргә урнаштырылган. Тагын бирсәләр, ялгыз яшәүче Фәүзия Вафина йортына да урнаштырабыз, ә үзебез сатып алып куярга акча каралмаган, диде Булдырь авыл җирлеге башлыгы.

СОСНОВСКИЙ БАЛТЫРГАНЫ ҺАМАН ҮСӘ

Яшел Үзән районының Усаклык (Осиново) бистәсеннән борчыйбыз әле тагын. Берничә атна элек шалтыраткан идем инде. Авылның Тынычлык урамындагы 19, 21, 23нче йортлары каршында киң чокыр бар. Анда котырынып Сосновский балтырганы (борщевик Сосновского) үсә. Ул агулы үсемлекне юк итү, ә чокырны күмдерү турында Осиново авыл җирлеге башлыгы Альберт Юныс улы Сәлимовка әллә ничә тапкыр мөрәҗәгать иттек, күмәк хат та тапшырдык. Тик нәтиҗәсе булмады. Аптырагач, шул турыда «Безнең гәҗит»кә шалтыратып әйттем. Сез 35нче санда (8нче сентябрь, 2021 ел) аңа җавап та яздыгыз. Җирлек башлыгы Альберт Сәлимов белән элемтәгә керә алмагансыз, ә Яшел Үзән районы Башкарма комитетына җибәргән хатыгызга: «Балтырган июнь аенда ук чабылды», – дигәннәр. Ләкин Сосновский балтырганы һаман үсүен дәвам итә, тирә-юньгә орлыкларын тарата.

Гәҗиттә фамилиямне генә күрсәтегезче, ЛАТЫЙПОВ булам,

Яшел Үзән районы, Усаклык бистәсе.

Укучыбыз күтәргән әлеге сорау белән икенче тапкыр Усаклык авылы җирлеге идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Бу юлы да җирлек башлыгы Альберт Сәлимов белән сөйләшү насыйп булмады. Әмма редакциянең беренче мөрәҗәгатенә җавап язган кеше – идарәнең әйдәп баручы белгече Альбина Галиева белән аралаштык. Аның аңлатуынча, дөрестән дә авыл җирлеге территориясендәге балтырган үсә торган мәйданнарны җәен чаптырып чыкканнар. Тик алар авыл эчендә түгел, ә янәшәдә икән. Җавап хатында шул эшләр күздә тотылган. Ә авыл эчендә, аерым алганда – Тынычлык урамындагы 19, 21, 23нче йортлар каршындагы чокырда балтырган үсүе турында беренче тапкыр ишетәбез, диде Альбина Галиева. Безнең үтенеч буенча, урынга барып тикшереп кайтып, фотосурәтләрен җибәрде ул. Чынлап та, әлеге фотоларда балтырган күренми. Бәлки хәзер кышка кергәндә сабаклары корыганга табып булмыйдыр инде аны. Әлеге мәсьәләне авыл җирлеге идарәсе киләсе язда да контрольдә тотса иде.

ВАКЦИНА ЯСАТКАЧ, НИЧЕК ЛОТЕРЕЯДА КАТНАШЫРГА?

Ковидка каршы вакцина ясатучылар арасында лотерея уйнатыла дигән хәбәр таралган иде. Анда ничек катнашып була икән?

Азат МИРЗАМӘХМҮТОВ,

Актаныш районы, Байсар авылы.

Редакциядән: Дөрестән дә, коронавирустан вакцина ясатучыларны хуплау максатыннан, Русия хөкүмәте 10нчы августта 1324нче номерлы карар кабул итте. Аның нигезендә, вакцина ясатучылар арасында сертификат номерлары буенча 100әр мең сумга чаклы акчалата бүләкләр уйнатыла. Җиңүчеләрне ачыклау агымдагы елның 1нче сентябреннән 1нче декабренә чаклы булачак. Откан акчаны фәкать МИР картасына гына күчерәләр.

Лотереяда катнашу өчен аерым гариза язарга кирәкми. Анда шул вакытка рәсмиләштерелгән бөтен сертификатлар да катнаша. Ә җиңүчеләргә «госуслуги» хезмәте аша яки кәрәзле телефоннарга СМС җибәреп хәбәр бирәләр. «Бонус за здоровье» сайтына кереп, сертификат номеры буенча һәркем үзенең оту-отмавын тикшерә дә ала.

Лотереяның беренче тиражы 15нче сентябрьдә уйнатылды инде. Анда 500 кеше акча откан. Икенче тираж 14нче октябрьдә булачак. Гомумән, кызыксындырган барлык рәсми мәгълүматларны бонусзаздоровье.рф сайты һәм «госуслуги» порталы аша белергә мөмкин.

ДӨНЬЯ ҮЗГӘРГӘНДЕР ИНДЕ

СССР вакытында сайлаулар бик күңелле, матур үтә иде. Авыл җирләрендә сайлаулар иртәнге алтыдан төнге сәгать уникегә чаклы бара иде. Мин үзем күп еллар сайлау комиссиясендә булдым. Гадел, дөрес сайлаулар иде алар. Ә хәзер ничәмә партия, ничәмә кандидат. Аларны сайлау өчен йөзләгән миллион сумнарда акча сарыф итәләр. Ә сугыш чоры балаларына түләргә, пенсияләрне арттырырга акча юк, диләр. Җитмәсә ул сайланган депутатлардан да толк юк. Илдә бәяләр гел артып тора, гади халыкның тормышы һаман саен авырая бара.

Минем үземнең төрле сораулар белән хәзерге чор депутатларына хатлар язып караганым булды. Тик берсе дә җавап бирмәде. Хәзерге түрәләр халык турында кайгыртырга атлыгып тормыйлар шул. Инде алдагы көннәр хәерле булсын!

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ТЕЛЕФОН СОРАДЫЛАР

Редакциядән: «Безнең гәҗит»тә басылып чыккан мәкалә аша белеп, Ульяндагы өшкерүче, Коръән белән дәвалаучы Рәшит хәзрәт Йосыповның телефон номерын сорап шалтыратучылар шактый булды соңгы вакытларда. Хәзрәтнең ризалыгы белән, элемтәгә чыгар өчен телефон номерын хозурыгызга җиткерәбез: +7 962 636 55 90

 

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239– 03– 53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927– 039– 03– 53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии