- 21.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №37 (21 сентябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
7 сентябрьдә булган тетрәндергеч авиация һәлакәте нурлатлыларны да читләп узмады. Сүзем «Локомотив» хоккей командасы уенчылары арасында булган Марат Нотфулла улы Кәлимуллин турында. Әлеге язма егетнең якты рухына дога булып ирешсен, барлык дуслары, туганнарының һәм бигрәк тә әти-әнисенең олуг хәсрәтен чын күңелдән уртаклашу билгесе дә булсын иде.
Спорт өлкәсендә соңгы елларда татар егетләре һәм кызларының уңышлары шактый. Аларның уңышлары белән мин бик нык горурланам. Марат та шундый өметле спортчыларның берсе иде. Мин «Локомотив» командасының һәр уенын карап барырга тырыштым, анда бит нәкъ менә татар егете – якташым Марат уйнады. Кечкенәдән хоккей җене кагылган егетнең беренче уңышлары Тольятти шәһәренең «Лада» командасында башлана. 2005-2006нчы уен сезонында Суперлига командасында бик уңышлы чыгыш ясый. 2006нчы елда «Лада» командасында иптәшләре белән КХЛ кубогына ия була. 2008-2009нчы уен сезонында МХЛда «Ладья» командасында уйный. Шул ук елны Русия яшьләр җыелма командасына чакырыла. Бик уңышлы чыгыш ясап яшьләр Дөнья чемпионатында (2008 ел) бронза медаленә ия була команда. 2009-2010нчы уен сезонында ул КХЛда «Лада» командасында уйный башлый. 2010нчы елда Ярославльнең «Локомотив» командасына чакыру ала. 23 яшьлек егет үткән сезонда КХЛның яхшы сакчысы исеменә дә лаек була.
Маратның әтисе Нотфулла Шәрифулла улы Кәлимуллин – Нурлат районындагы Октябрина дигән татар авылыннан. Нотфулла абый кечкенәдән бик яратып хоккей уйный. Билгеле, авыл җирендә елга бозында уйнаудан ары китми ул чакта үсмер. Шулай да, күңеленә бу уен мәңгегә кереп кала Нотфулланың. Балык Бистәсе кызы Рәмзия белән тормыш корып җибәрәләр. Тольятти шәһәренә барып урнашалар. Автовазда эшли. Шунда беренче җимешләре – Вадим да туа. Шунысы кызык, Вадимның әтисе балачак хыялын тормышка ашыру нияте белән, аны хоккей секциясенә яздыра. Ләкин Вадим хоккейны үз итми. 1988 елда икенче уллары Марат дөньяга килә. Абыйсыннан үзгә буларак, Марат, киресенчә, 7 яшеннән хоккейга теше-тырнагы белән ябыша.
Маратның бала чагы да безнең якларда уза. Кызыксынучан, тере төпчек малай ата-бабаларының туган җиренә тартыла, җае чыккан саен, әти-әнисе белән авылга кайткалый. Әле берничә ай элек кенә Октябрина авылында сабантуйда кунак булган Маратны якташлары беркайчан да онытмас. Авыл картлары да аны һәрчак «Бигрәкләр дә тәүфыйклы иде балакай. Йөзеннән елмаю китмәс. «Абый», «апа» дип кенә торыр иде мәрхүм. Авылдагы Сабантуй көнне аралашмаган, фотога төшмәгән кешесе калмады, үзен бик тыйнак, гади тотты. Гел татарча сөйләшергә тырышты. Бөтенләй гади авыл малае инде. Гомере киселәсен сизеп, бәхилләшкән кебек, басу-кырларда озаклап йөреп тә керде бу кайтуында… Бөтен авыл кайгыра шул акыллы, зиһенле бала өчен, бөтен авыл…» – дип искә алалар.
Маратның туганнан-туган энесе Динар туганнары белән шимбә көнне Тольяттида якташыбызның җәсәден җирләп кайттылар. Динарның сөйләме буенча рус каласында Марат абыйсын ничек зурлап күмүләрен ничектер «горурлык» белән сөйләде. Мәрхүм белән хушлашырга килүчеләрнең очы-кырые булмаган. Күпләр күз яшьләрен тыя алмаган. Мөселман йоласы белән, барлык шартына туры китереп, татар зиратына иңдергәннәр Маратны. Авыр туфрагы җиңел булсын.
Шул ук көнне Нурлатта да «Локомотив» хоккейчыларын, бигрәк тә якташыбыз Маратны, Боз сарае янында искә алу чарасы уздырылды. Бу акция бары тик район укучылары инициативасы белән генә оештырылган иде. Бирегә яшьләр чәчәкләр, шәмнәр белән агылды да агылды. Шунысы кызганыч, бу яшьләр арасында мин бер генә дә район хакимиятеннән, яшьләр бүлегеннән вәкилләр күрмәдем. Шәһәребездәге сигез урта мәктәптән бары тик Нурлат гимназиясеннән физкультура укытучысы һәм профком җитәкчесе генә килгән иде. Боз сарае белән янәшә урнашкан спорт мәктәбеннән бер генә вәкил булмавы мине аеруча гаҗәпләндерде. Гомерләрен спортка багышлаган шәхесләребезнең битарафлыгын мин берничек тә аңлата алмыйм.
– Марат энем тормышта бик гади, акыллы, тыйнак, сабыр, булышучан иде. Барлык туганнарына һәрчак ярдәмгә ашкынды. Бигрәк тә әби-бабасын ярата, алар янында булырга ярата иде, – дип искә ала апасы Гөлфия апа.
Татар халкында соң булса да – уң булсын, диләр бит. Хоккейчы якташыбыз Марат Нотфулла улы Кәлимуллинның якты истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, берәр төрле истәлек урынын Нурлатта оештыру урынлы булыр иде. Боз сараена аның исеме бирелсә, беркем дә каршы килмәс, дип уйлыйм. Ә моңа танылган спортчы бик лаек. Дөресен әйткәндә, барыннан да аермалы буларак: «Ул – безнең якташыбыз бит!» …
Хәлим ӘЛИМОВ,
Нурлат шәһәре.
Нурлат егете Марат,

Комментарии