- 21.07.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №28 (19 июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Хәзер кешене алдап акчасын алуны чүпкә дә санамый мошенниклар. Алар күбәйде, остарды. Улыгыз кеше таптатты, коткару өчен фәлән сум түләгез, банктан акчагызны урлыйлар, куркынычсыз счетка күчерегез, дип тә, башкача да алдалыйлар.
Миңа һәм гаиләмә андыйлар белән берничә тапкыр очрашырга туры килгәне булды. Беренчесендә газ плитәсенең шлангасы стандарт түгел, дип алдадылар. Хәер, бер мине генә түгел, бөтен йорт белән. Тагын 50 ел торса да берни булмаячак шланг урынына 2 мең сумлык йомшак, бөгелә торган начар шланг куеп киттеләр. Аны ныграк шлангка алыштырырга туры килде.
Пластик тәрәзәләр куйдырган идек. 10 ел гарантия бирделәр. Ике ел да үтмәде, шалтыраталар. Резин прокладкаларга профилактика кирәк, диләр. Ул ике елга бер була икән. Килде берәү, карады дүрт тәрәзәне. Резинкалар таушалган, алыштырырга кирәк, ди бу. 15 меңгә төшәсе икән, без пенсионер булганга, ташлама белән 12 меңгә алыштырам, ди. Шулай да, хәзергә акчабыз юк, булгач, килерсез, дияргә баш җитте. Күршеләр, туганнар белән аралашкач, боларның мошенник булулары ачыкланды. Резинкаларны тагын сигез елдан соң гына алыштыралар икән.
Бераздан тагын өч кеше килеп керде. Электр счетчикларын тикшереп йөриләр. Янәсе, срогы чыккан, алыштырырга кирәк. Документлары бар, күрсәтәләр. Ләкин болар Чаллыдан түгел, Казаннан булып чыкты. Шик төште. Сорашкач, бер-берсенә карашып, без бөтен республика буйлап йөрибез, диләр. Ә бит Чаллының үзенең мондый хезмәте булырга тиеш. Монда да, акча юк, иртәгә килерсез, дию коткарды. Яңадан килмәделәр. Кызыксынып, счетчикның паспортын карадым. Гарантиясе 30 ел икән, ә безнең счетчикка нибары 10 гына ел. Мошенниклар! Монда да шул ук хәл: счетчик 16 мең сум тора икән, ә миңа аны 10 меңгә бирмәкчеләр.
Тагын бер шундыйрак хәл. Килеп керде бер урыс егете. Икенчесе татар булып чыкты. Газ датчигын сатмакчылар. Янәсе, газ чыга калса, бу прибор сигнал бирәсе. 15 мең сум тора, пенсионерларга ташлама белән 9 мең сум гына. Алар турында хәбәр инде таралып өлгергән иде. Татар егетенә, кешеләрне күптән шулай алдап йөрисезме, дидем. Ул сикереп торды да, ут капкандай чыгып йөгерде. Соңыннан ишеттем, күрше хатынын 10 меңгә алдап киткәннәр.
Хөрмәтле редактор Илфат Фәйзрахманов язып чыккан вентиляция «чистартучылар» да керде безгә. 12 мең сум сорадылар. Болар турында белә идем инде, сөйләшеп тә тормадым.
Мошенникларның иң әшәкеләре, мәкерлеләре интернетта утыра. Алар яңадан яңа алдау ысулларын уйлап чыгара. Телефон мошенниклары бигрәк тә күп. Беркөнне шалтыраталар. «Газпром» инвестиция фондыннан, ди. 15 мең сум инвестиция кертсәң, 60 мең сум табыш аласың икән. 30 мең бирсәң, табышың 120 мең буласы. Моның алдау икәне юләр кешегә дә аңлашыла.
Менә шундый хәлләр, җәмәгать. Аркадий Райкин искә төшә: «Синең маеңны үзләренең ипиләренә ягып ашыйлар». Сак булыйк, алдар корбаны булмыйк.
Рәис ЯКУПОВ,
Чаллы шәһәре
Комментарии