Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

КЫЙММӘТЛЕ СУ

Мин Буа шәһәренең Арефьев урамындагы 9нчы күпфатирлы йортта яшим. Сезгә бер ел элек мөрәҗәгать иткән идек инде. Рәхмәт, йортыбыз янәшәсендәге бакчаларны саклап калырга булыштыгыз. Хәзер тагын бер соравым бар. Мин ялгыз яшим. Су өчен ай саен счетчик буенча түләп барам. Ул әллә ни күп чыкмый. Ләкин аннан тыш суны гомуми хаҗәткә тоткан өчен (ОДН) дип тә ай саен түләтәләр. Анысы 100әр сум да була, 40-50шәр сум да. Еш кына счетчик буенча айлык тоткан су өчен түләүгә караганда да берничә тапкырга күбрәк. Кайдан шул чаклы сумма җыела икән? Без урамда агып яткан су яки кемнеңдер бурычы өчен түләмибезме? Шуны ачыкларга ярдәм итсәгез иде.

Дөрдәнә ЙОСЫПОВА,

Буа шәһәре

– Ул йортта салкын су һәм канализация өчен түләү хәзер турыдан-туры «Буа - Водоканал» белән үзара төзелгән килешү нигезендә башкарыла, – дип аңлатты Буа шәһәренең «Западный» торак милекчеләре иптәшлеге (ТСЖ) җитәкчесе Марат Зәйнуллин. (Арефьев урамындагы 9нчы йорт әлеге идарәгә карый.-Р.Г.) – Элек, салкын суга түләү ТСЖ аша башкарылганда, «Буа-Водоканал» канализация өчен дә ОДН чыгымнарын өсти иде. Суд аны дөрес дип тапты. Һичьюгы шул өстәмә түләүләрдән котылу максатыннан, без йортта суга түләүне килешү нигезендә турыдан-туры «Буа - Водоканал»ның үзенә күчердек. Әлбәттә, ОДН чыгымнары артык зур була икән, тикшерергә кирәк. Кайбер фатир хуҗалары счетчикларын дөрес эшләтмичә, суны урларга мөмкин. Бер-ике фатирда бөтенләй түләмәүчеләр дә бар. Контролерларыгыз белән барлык фатирлардагы счетчикларны тикшереп чыгыйк, дип, «Буа-Водоканал»га хат язган идек. Әлегәчә анык җавап булмады.

«Буа-Водоканал» җәмгыятенең абонентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ралия Насыйбуллина компьютерында безгә мөрәҗәгать итүченең соңгы айларга су өчен түләргә дип исәпләнгән квитанцияләрен дә эзләп тапты. Мисал өчен, апрель аена счетчик буенча 36 сум 20 тиен түләргә тиеш булса, ОДН чыгымы 113 сум тәшкил иткән. «Дөрестән дә, зур сумма бу», – дип килешүен белдерде «Буа - Водоканал» вәкиле һәм тиз арада тикшерү үткәрәчәкләре турында ышандырды. Нәтиҗәдә, Буа шәһәренең Арефьев урамындагы 9нчы йортында яшәүчеләрнең квитанцияләрендә су өчен түләргә гадел суммалар булыр дип өметләнәбез. Мәсьәлә уңай хәл ителмәсә, кабаттан безгә мөрәҗәгать итә аласыз.

БАШКА АВЫЛ ИСЕМЕ БЕЛӘН АТЫЙЛАР...

Мин авылыбызда яшәүче бөтен халык исеменнән мөрәҗәгать итәм. Безнең Өтернәс авылы бик матур табигатьле, төзек, бай тарихлы. Элеккеге Калатау шәһәре урыны инде ул. Бүген дә 75ләп йорты бар, шөкер, халкы кимеми. Янәшәдә генә тагын Иләбәр, Эзмә дигән авыллар урнашкан. Шушы өч авыл арасындагы урында тау чаңгысыннан шуу комплексы төзи башладылар. Аны быел төзеп бетерергә дә планлаштыралар икән. Комплекска безнең Өтернәс авылына керә торган төп юлдан борылып барырга кирәк. Шул юл чатында элмә тактага «Иләбәр авылының тау чаңгысыннан шуу комплексы» дип язылган. Өтернәс кырыеннан уза торган юл чатында ни өчен «Иләбәр» дип язылырга тиеш ул? Халык шуңа аптырый.

Исемем редакция өчен генә,

Саба районының Өтернәс авылыннан

Саба муниципаль районы Башкарма комитеты рәисе Марат Ишниязов әлеге сорауга түбәндәгечә аңлатма бирде:

– Төзелеп килә торган комплекс Өтернәс авылына да, Иләбәргә дә керми. Алар арасындагы мәйданда – урталыкта утыра ул. Эшне башлаганда, ул чаңгы-роллер трассасы буларак кына проектлаштырылган иде. Һәм тигезрәк мәйданда, Иләбәр авылына якынрак якта төзү күздә тотылды. Соңрак «Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү» программасы буенча зуррак күләмдә финанс алу мөмкинлеге барлыкка килде. Ләкин ул программага керү өчен җирлектә берничә объект төзү шарты куелган. Шуңа күрә без планлаштырылган «Иләбәр чаңгы-роллер комплексы»на тау шуу трассасын да өстәп, проектны Өтернәс ягына таба киңәйттек. Ул якта таулы рельеф. Ә комплексның исеме, инде расланган булганлыктан, Иләбәр авылы белән калды. Бары шул гына сәбәп. Монда берәүгә дә үпкәләргә, кимсенергә кирәкми. Аның каравы, әлеге комплекс төзелү аркасында һәр авылга керә торган юллар ясалачак. Ахыр чиктә Өтернәс тә, Иләбәр дә, һәм Эзмә дигән өченче авыл да, фәкать отачак кына.

ГӨРЛӘП ҮТТЕ САБАНТУЙЛАРЫ

Мөслим районының авылларында да 11нче июнь көнне сабантуйлары булды. Көне дә матур туры килде, бәйрәмнәр дә күңелле узды. Оештыручыларга, иганәчеләргә рәхмәт әйтәсе килә. Киләсе елларда да милли бәйрәмебезне шулай матур итеп үткәрергә язсын!

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ТАМАШАЧЫНЫ ЧИШЕНЕП ҖЫЙМАКЧЫЛАР...

Ахырзаман шушыдыр инде, дим. Телевизордан, сәхнәдән хатын-кыз артистларның чыгышларын хәзер карый торган түгел. Киемнәрен әйтүем. Күлмәк астан җир себереп йөри, ә өстә – күкрәктән түбән. Нәрсә дияргә инде аны? Пропорцияне дөресрәк итеп, күлмәкнең өске ягын күтәреп буладыр бит. Бигрәк тә татар артистлары өчен бер дә килешә торган эш түгел. Алар үзләренең концертларына яшьләрне күбрәк җәлеп итәр өчен шулай кыланадыр инде. Кайсылары урыс артистларыннан да арттырып җибәрә. Людмила Зыкина, мәсәлән, бервакытта да алай йөрмәде. Нинди зәвык белән киенә иде. Ә моңы, тыңлап туймаслык!..

Хәзерге артистлар – коммерсантлар! Мин аларны базарлардагы сатучыларга охшатам. Күбесе шырдый-бырдый җырлары һәм булмаган тавышлары белән сәхнәгә чыгып маташа. Карарлыклары, тыңларлыклары гына юк.

Әхәт САБИРОВ,

Кама Тамагы районы, Көрәле авылы

ХАТЫН-КЫЗЛАРЫБЫЗ МИЛЛИ КИЕМ БЕЛӘН МАТУР!

Һәр халыкның, милләтнең үз теле, гореф-гадәтләре булган кебек, милли киемнәре дә бар. Татар халкының милли киемнәре бик күркәм, күңелгә ятышлы. Ләкин хәзер җәмгыятьтә хатын-кызларның ир-ат киемнәре киеп йөрүләре гадәти күренешкә әйләнде инде. Хәтта кайбер дин тотучы хатын-кызларыбыз да чалбар киюдән тартынмый. Бер дә матур күренеш дип санамыйм аны. Ә ул сәхнәләрдә чыгыш ясаучылар, телевидение каналларында әңгәмәдәшчеләрнең киенешләре турында әйткән дә юк. Милли кием бөтенләй онытылып бара. Шуның белән бергә хатын-кызның нәзакәтлелеге, сөйкемлелеге, эчке матурлыгы да сүрелә, югала, дип уйлыйм. Шул турыда онытмасыннар иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии