Мөфтиләр һәм мөхтәсибләр нәрсәгә кирәк?

«Мәктәп формасын Мәскәү билгели» (№18, 8 май, 2013 ел) дигән мәкалә шушы кайтавазны язарга мәҗбүр итте. Әйе, моның шулай буласы көн кебек ачык иде. Чын, ихлас акыллы һәм ислам динен яхшылап аңлап белүче кешеләргә монда бернинди дә искитәрлек яңалык юк. Кафер илендәге сәясәт турында бер Аллаһ Тәгалә Коръән китабында ачык итеп аңлаткан: «Алар (каферләр) мөселманнар белән, хак динегездән адаштырып, хәлләреннән килсә, үзләренә (үзләренең бозык гамәлләренә) иярткәннәренә чаклы көрәшүдән туктамаячак. Каферләр хак ислам динен тыштан кимерсә, монафиклар (намаз укучы һәм ураза тотучы адәми шайтаннар) эчтән кимерәләр.

Аллаһ Тәгаләнең хөкемен, яулык һәм хидҗаб киеп йөрергә дигән фаразын үзгәртергә кемнең хакы бар? Путинныңмы, мөфтинеңме, әллә залим мөхтәсибләрнеңме? Әгәр дә алар берәүгә дә зыяны тими торган фарыз гамәл: яулык һәм хидҗаб киеп йөрүне дә якламасалар мөфтиләрнең нигә кирәге бар? Монда традицияләрнең бернинди дә катнашы юклыгы көн кебек ачык. Чын исламның төрләре булмавы тилегә дә билгеле. Ул гарәпнеке дә, татарныкы да түгел, ул фәкать шәригать һәм Пәйгамбәребезнеке генә була ала. Америкада да, Русиядә дә физика ике төрле түгел, ләбаса.

Бу дин вәкилләре идеология дигән булып, мөселманнарның башын гына катырып яталар. Үзләре үк, дин һәм сәясәт бергә бәйләнмәгән, дип алдыйлар. Алар кешеләрнең дөреслекне белүеннән курка, шуңа да хаклыкны тирәнрәк яшермәкче булалар. Юкка хафаланмагыз, Аллаһы Тәгаләнең хак динен берегез дә, беркая да яшерә алмассыз!

Путин хатын-кызларның баш киеменә бәйләнеп ята. Аның әллә башка эшләре беткәнме? Илдә эшсезлек 50% ка җитте. Бозыклык, азгынлык. Эчүчелек, зина кылу, наркомания, караклык, җинаятьчелек котырган чорда Путин саф әхлаклы хатын-кызларның яулыкларына бәйләнеп ята. Җитәкчеләр ничек булса да ислам диненә аяк чалырга гына тора.

Әгәр мөфтиләр үзләренең чыннан да милләткә, дингә хезмәт итүләрен, чын мөселман икәннәрен исбатларга телиләр икән, мөселман хатын-кызларының мәнфәгатьләрен якласыннар!

Илдар САТДАРОВ.

Норлат.

Комментарии