Күңелләрдә калырлык очрашу

Күңелләрдә калырлык очрашу

Районыбыз Үзәк китапханәсендә җирле язучылар, үзешчән шагыйрьләр белән очрашулар еш булып тора. Күренекле әдипләрне дә көтеп алабыз. Бу юлы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бүләге иясе, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, Саба районында яшәп иҗат итүче Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән очрашу үткәрелде. Ул әдәбият сөючеләргә үзенең «Мәхәббәт аланы», «Ак бураннар аша», «Күгәрчен оя корганда», «Томанлы төн», «Карлы миләш тәме», Ефәк кульяулык», «Җиләкле тау сере», «Алтын ачкыч», «Тау җылысы» кебек китаплары аша таныш. Әлеге чарада район китапханәчеләре, музей хезмәткәрләре, «Салават күпере» иҗат берләшмәсенә йөрүче яшь каләм тибрәтүчеләр һәм язучының иҗатына битараф булмаган затлар катнашты.

– Язучы булырмын, китапларым басылыр, дигән уй башыма да килмәде, – дип башлап җибәрде сүзен хөрмәтле кунагыбыз. – Яхшы әсәр иҗат итү өчен кызыклы, гыйбрәтле язмышлы герой табарга кирәк, алар үз максатларына ирешкән кешеләр булырга тиеш. Бүгенге көн язучысы заман белән бергә атларга, үз белемен даими рәвештә арттырырга, интернет челтәрендәге «ВКонтакте», «Инстаграм» төркемнәрендә аралашып, яңалыклардан хәбәрдар булырга, башкалар өчен үрнәк шәхес булып яшәргә тиеш.

Очрашу кичәсе Гөлсинә ханымның гомер юлын, иҗатын чагылдырган слайдлар күрсәтү, эчкерсез аралашу, сорауларга тәфсилле җаваплар белән үрелеп барды.

Районыбызның юмарт иганәчесе, эшмәкәр Ясирә апа Гарифуллина чыгышы исә уйлануга этәрде:

– Иҗатыгызны бик яратам. Уйлап карасаң, һәркайсыбызның тормышы – роман язарлык. Мин үзем заманында рус мәктәбендә татар теле укыттым. Балаларның бик кызык әсәрләр укып та көлмәве, кызганыч өзекләрне укып еламавы тетрәндерә иде. Аларның күңелләрендәге «таш»ны эретә ала торган балалар язучылары җитми, минемчә.

Кичәгә йомгакны үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Резидә Касыймова ясады.

– Сезнең китапларыгыз укучыларыбызның күбәюенә китерде. Иҗат чишмәгез саекмасын, яңа әсәрләрегез белән куандырып, китап киштәләрен баетыгыз, – дип рәхмәтен белдерде ул Гөлсинә ханымга.

Очрашуга килгән кунаклар автор үз имзасын салган китапларны сатып алдылар, аның белән бергәләшеп истәлеккә фоторәсемгә төштеләр. Бу көн җылы хисләр, якты тәэсирләр белән истә калды.

Фәния РӘХИМОВА,

Кукмара шәһәре

Комментарии