АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

Укучыларыбыз белән аралаша торган чәршәмбе көне – безнең өчен атнага бер килә торган, көтеп алынган көн. Чынлап та, телефонның тынганы юк бу көнне: «Сезгә күпме шалтыратсам да, чыга алмадым», – дип зарланып та куялар. Узган атнада безгә чыга алмаучылар саны тагын да күбрәк буландыр. Чөнки турыдан туры элемтәбезнең күпчелек вакытын Чаллыда яшәүче Фәрит әфәнде Афзаловка багышларга туры килде. Ул ноябрь аенда ук үзенең хат аша өч язма җибәрүе турында сөйләде. «Хатым барып җиттеме, язмалар ник чыкмый?» дигән сорау бирде. Редакциябезгә һәр көнне егермеләп хат килә (бу интернеттан килгәннәрен исәпкә алмаганда). Шуңа күрә аларны туплау, хат белән килгән язмаларны компьютерда җыеп, мөхәрриргә тапшыру эше белән редакциябездә аерым кеше шөгыльләнә. Газетабызның башка хезмәткәрләре: журналистлар да, мөхәррир дә кемнән нинди эчтәлектәге хат килүен энәсеннән-җебенә кадәр белми, югарыда әйтелгәнчә, хатларны тәртиптә тоту вазыйфасы башка кешегә йөкләнгән. Шуңа күрә язмаларыгызның редакциягә барып җитү-җитмәвен бары тик газета эшләнә торган көнне, ягъни сишәмбе, 14 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр шалтыратып белә аласыз. Башка көннәрдә хатлар белән эшләүчебез редакциядә булмый. Чаллыдан шалтыраткан Фәрит әфәндегә шушындый аңлатма бирдек. Тик ул безне ишетергә теләмичә, кабат-кабат шалтыратып, шушы бер үк сорауны яңгыратты. Болай эшләп, вакытыбызны алуын аңлатырга теләгән мөхәрриребезгә дә «эләкте». Шалтыратучыбыз: «Илфат Фәйзрахмановны хөрмәт итмим мин!» дигән белдерү белән чыкты. «Сезгә бездән нәрсә кирәк?» дигән сорауга, көлеп җавап бирде. Хөрмәтле Фәрит әфәнде. Көлешеп, телефон аша уен уйныйсыгыз килгән вакытта тагын да җитдирәк оешмаларга шалтыратыгыз – бу гадәтегездән тиз биздерерләр. Кемнеңдер вакытын алу, теләсә нинди сүз әйтеп мыскыллау сезгә көлке тоелса, бу авыру билгеләре буларак кына кабул ителә ала. Бер-беребезгә хөрмәт белән карыйк, Турыдан утыр элемтәгә төрле районнардан шалтыратучылар барын онытмыйк.

ПЕНСИЯНЕ КЫСМАГЫЗ!

Район газетасының «Атна вакыйгалары» кушымтасыннан бер язма укыдым. Андагы бер язмада Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов: «Мин пенсия яшен арттыру яклы», – дигән сүзләр әйткән. Аны кызганып та куйдым. Пенсия яшен арттырып, акча экономияләп булмас. Министрлар өчен 60 яшь күп түгел, кайберләре 80 яшьтә дә эшли, ә авыл җирендәге төрле кара эшләрдә эшләгән, завод-фабрикалардагы эшчеләргә, механизаторларга 60 яшь тә бик җиткән. Чыннан да инде акча күп китә дисәгез, үзегездән арткан фатирларыгызны мохтаҗ кешеләргә өләшегез, хезмәт хакларыгызны да 260 мең итеп алмагыз, уртача хезмәт хакы булган 30 мең бирсәләр дә бик җиткән бит инде сезгә. Спортчыларга акчаны кимрәк түләгез. Тик пенсионерлар акчасын кысмагыз!

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ҖИР САЛЫМЫННАН АЗАТ ИТЕЛӘММЕ?

Мин икенче төркем инвалид, хезмәт ветераны. Миңа 80 яшь инде. Манзара тапшыруында сөйләделәр: «1-2нче төркем инвалидлар җир салымын түләргә тиеш түгел», – диделәр. Мин бер ялгызым үз өем белән яшим. 435 сум түләдем. Мин аны түләргә тиеш түгел, дигән сүз дөресме?

Миңсәвия ШӘМСЕТДИНОВА,

Алексеевск шәһәре

Әлеге уңайдан, Чистайдагы 12нче районара салым инспекциясенә шалтыраттык.

– Юк, бу сүз дөрес түгел. Җир салымыннан азат итү өчен ел саен районнарда карар чыгарыла. Алексеевскида узган елның 15нче ноябрендә түбәндәге карар чыгарылган:

2017не елда салым түләүдән тулысынча азат ителүчеләр исемлеге:

– 18 яше тулмаган 4 яки аннан да күбрәк баласы булган, шәхси йортта яшәүче физик затлар;

– ятим балалар;

– каберлекләр булган җир участогы салымнардан тулысынча азат ителә, – дип җавап бирделәр безгә.

Укучыларыбыз игътибарына шунысын да җиткерик, Бу һәр районда аерым чыгарыла торган карар, югарыда китерелгәне исә бары тик Алексеевск районында яшәүчеләргә генә кагыла.

БОЛГАРЧА «ТӘРТИП» БУЛМАГАЕ

«Бизнес онлайн» газетасын да яклап чыктыгыз, «Тәртип FM» турында да яздыгыз – бер-берегезгә таяныч булган өчен рәхмәт сезгә. Соңгы вакытта республикада шундый сүз чыкты, янәсе «Болгар радиосы» «Тәртип» форматында эшли башлаячак икән. Минемчә, тәртиптәгеләргә дә, болгардагыларга да, безгә дә бу вариантка риза булмаска кирәк. Черномырдинның: «Бездә нинди генә оешма оештырсаң да, барыбер КПСС килеп чыга», – дигән бер сүзе бар. Шуның кебек, нинди генә радио оештырсалар да, ул «Тәртип» булмаячак, «Болгар радиосы» булып калачак. Шуның өчен «Тәртип» өчен көрәшергә, имза куюларны дәвам итәргә кирәк.

Наилә ВИЛДАНОВА,

Чаллы шәһәре

Һәр чәршәмбедә иртәнге 10нан көндезге 1гә кадәр «кайнар элемтә» эшли. Сорауларыгызны һәм кызыклы тәкъдимнәрегезне көтеп калабыз. Редакциянең телефоны: (843)2724217

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии