Өч тиенлек куянның биш тиенлек зыяны

Узган ел ат асраган кешеләргә дәүләттән субсидия бар икән дип укыдым да, шуның артыннан чабулый башладым. Көч-хәлләр белән алдым ул субсидияне. Инде быел тагын аның артыннан йөрисе килми. Нигәме? Аны алу шартлары өч биткә тула. Ул субсидияне алу өчен башта үзеңнән өч мең чыгарып салырга кирәк әле. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры иптәш Әхмәтовка шундый сорау бирер идем: «Ат асраган өчен бирәсе субсидияне дә сыерларга биргән кебек кенә эшләп булмыймы?» Сыерлар да авыл советында исәптә тора, атлар да. Әллә аны махсус шулай эшлиләр микән? Алырга теләгән кеше чабулап алсын, чабуларга теләмәсә алмыйча калсын, диләрме? Шулай итеп акчага экономия ясауларымы? Бу сорау ат асраган һәркемне борчыйдыр, мөгаен.

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,

Тукай районы, Иске Абдул авылы

Комментарии