Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

МӘЕТНЕ ТИЛМЕРТӘЛӘР
Туган ягым – Тукай районы Югары байлар авылыннан кайгылы хәбәр алдым: Харис хәзрәт вафат. Шуны Чаллыга ярырга алып киткәннәр. 80гә якынлашып килгән олы кеше, минем белүемчә инде берничә ел каты авырды. Яман шеш иде анда. Инде ул болай да күпне күрде бит, нигә соң үлгәч тә тилмертәләр икән кешене. Аны яру ни бирә?! Авыруы билгеле. 
5 ел авырган туганымны озаттык, акча түләмичә озата алмадык. «Безнең гәҗит» тә бу темага күп язды. Әмма нәтиҗә ясалмый. Динебездә дә мәет белән сак эш итәргә дигән бит. Кайчан да булса бу мәсьәлә хәл ителерме икән?! 
Галия АРСЛАНОВА, 
Казан шәһәре 
Чынлап та бу хакта сәламәтлек министрлыгыннан да, Диния нәзарәтеннән дә җавапларны күп тапкырлар алдык. Кызганычка каршы кайгы белән болай да өтәләнгән туганнар әле якынын ярырга алып бару мәшәкате белән дә чабарга мәҗбүр. Әгәр кешенең васыяте рәсмиләштерелгән булса, үлем сәбәбе шикләндермәсә, аны яру мәшәкатеннән коткарырга тиешләр. Бу бигрәк тә табиб күзәтүе астында дәваланган авыруларга карый. Мин үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, табиблар күзәтүе астында булу сәбәпле, якыннарымны яру мәшәкатьләреннән башка урнаштыра алдык. Инде үлем чире белән авырый икән якыныгыз, ул һәрдаим табиб күзәтүе карамагында булырга тиеш. Ул чагында кешене ярмыйча да урнаштыру җиңеләя.
ПОЧТАЛЬОН КИТТЕ, ГӘҖИТСЕЗ КАЛДЫМ
Мин «Безнең гәҗит»не 2005нче елдан бирле укыйм. Аны китереп бирсеннән өчен язылам бит. Шул кадәр яхшы эшли иде почтальоныбыз. Таня исемле иде ул, уң кулым булды. Аны сыйфатсыз әйбер күтәртеп саттырып йөрттеләр, түзә алмады. Субсидия өләшкәндә ике кулына әйбер төяп күтәреп йөрде. Әйберләрен алучы карчыклар бар иде күршедә. Хәзер алар юк. Әйберләремне күтәреп йөрим, алучы юк, ди. 3 җирдә эшләде, гаиләсен алып барасы бар бит. Хезмәт хакы аз иде почтада, 12 мең сумга яши алмый бит инде кеше. Китте. Хәзер почтальон юк дип газетаны китермиләр. Мин газетасыз калырга тиешме?! Нишләп халыкка начар булсын өчен эшлиләр икән?! Әле бит без үлеп бетмәдек. Минем интернет юк. Урамыбызда татарча газета укучылар икәү генә идек, күршем белән. Ул да алмый башлады. Китерүче булмагач. 
Миннән почта ерак. Анда төшеп җитә алмыйм. Күршеләрем дә юк. Урыслар миңа татар дип керми, татарлар хәерче, диләрдер. Ике атнаның газетасын алмадым. Ташламалы язылудан мәхрүм калдым. Күршем аркылы гына языла алдым, киләсе елга. Китерерләрме, белмим, почтальон булмагач.
Әлфинур ПАШИНА,
Чистай шәһәре
САБЫЙЛАРГА АКЧА ЮК
«7 дней» программасын татарча күрсәтмәсләрме дип яшим. Ә телевизорны гел карыйм. Бигрәк тә җомга көнне. Илдар Кыямов бик матур алып бара. Дин буенча вәгазьләр тыңлыйбыз. Килгән муллалар да бик аңлаешлы итеп сөйлиләр. Зур рәхмәт аларга. Күпме сәдака килгәнне, балаларга күпме ярдәм иткәнне ачык итеп аңлаталар. Һәр балага реабилитация өчен 60 мең сум бирәбез дип тә әйттеләр. Ул балаларга ярдәмне бушлай күрсәтеп булмыймы икәнни?! Әлмәт шәһәрендә бер оныгым каратэга, инглиз теленә йөри. Аңа акча түлиләр. Ә нинди генә фестивальләр ясамыйлар. Фестивальләргә акча табалар. Сабый балаларга дәваланырга акча юк. Бу бик гаҗәп.
Мөҗаһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ПОЧТА ЭШЛӘМИ
Мин күптәннән алдырам «Безнең гәҗит»не. «Кодалап» та йөрдем, үземнең гәҗитне алып барып бирәм дә, язылучылар да булды. 
Менә яңа елдан айга бер генә чыгарга тиеш. Бу сезнең дә план түгелдер инде. Нишлисең инде, аптыраган үрдәк арты белән суга чума, ди. Ай буе көтеп алгач, гәҗитнең яңалыклары искерә бит. Моны үзегез дә аңлыйсыздыр. Бу ел буе барырга мөмкинме? Бездә дә почта юк. 500ләп йортка, Наратбаш белән Бикмураз авылларына хезмәт күрсәтә иде. Почта начальнигы китте, аннан почтальон да... Буага почта начальнигына бардым. Аңа, сездә печенье, кәнфит фабрикасы бармы әллә, дип сорадым. Почтальоннар шуны ташый бит. Мин яши торган авылда ун урам. Кайберләре берәр километрга сузыла. Әйберне алмыйлар. Авылның бер башыннан икенчесенә күтәреп йөри почтальон. Әле ул кыйммәтрәк, сыйфатсызрак. Почтальонны жәлләп кенә алып калабыз. Хезмәт хакы түбән. 10800 түлибез диделәр миңа, почтальон исә, 6 мең язалар, 5 мең бирәләр, ди. Безнең почтаның бинасы да начар. Кечкенә генә җылыткыч җылыта иде. Авыл советы бакчага урнаштырмакчы. Анда да кеше табасы бар бит әле.
Пенсияне дә урамда җыелып тарата башлаганнар иде. Аннан мин әйткәч клубка җыела башладылар. Тынгысызрак кеше инде мин.
Хәйдәр бабай, Буадан.
Тынгысыз булырга кирәк. Без үз хакыбызны үзебез хакламасак, кем әзерләп бирер?! Ә газетабызның айлыкка калуына килгәндә, моның белән үзебез дә риза түгел, әмма башкача булмый. Бүген, «Безнең гәҗит»не укыйсы килми, дип түгел, языла алмыйбыз, дип зарланучылар күп. Почтада уңай үзгәрешләр булыр, дип өметләнәм. Иң мөһиме, Сезнең кебек тынгысызлар күбрәк булып, урыннарда эш таләп итсәгез, ә без Казанда шау куптарсак, үзгәреш булыр. Бу нисбәттән мин инде югары даирәләрдә дә күп тапкырлар сүз кузгаттым, һәм һәрдаим чаң кагып торам. 
Заманында калынрак булып, хәтта атнага ике тапкыр чыгу турында планнар кора идек. Калынаеп алган чакларыбыз да булды. 
Инде бүгенге почтаның бүгенге халәте, вакытлы матбугатны шулай түтәрәмгә калдыру махсус оештырыла торгандыр дип тә уйлыйм. Журналистика тешсез булса әйбәт ул хакимият өчен. Дәүләт хисабына яшәмәүче, әмма үз сүзләре булган минем кебекләр туктасыннар, аннан комачау итүче булмас, дип хыяллана торгандыр түрәләр. Әмма без бар әле, без эшлибез. Укучыларыбыз да булыр, безне аңлар, дип уйлыйм. 
Шул законны беләсе иде
Мин 1979нчы елдан алып 2002нче елга кадәр Бөгелмә районының «Восточный» совхозына эшләдем. Сыерларның, таналарның «кендек апалары» идем. Елына 200 баш сыер, 100 баш тана бозаулап чыга иде. Сыерлар бозаулатуда эшләгәч, группа булмагач, безгә льготалар да бирелмәде. Безнең авыр эшебез күренмәгәндер, күрәсең. Ике кыз эшләдек. Начар эшләгән булсак, куып чыгарган булырлар иде. Бер урында 23 ел хезмәт кую аз вакыт түгел, дип уйлыйм. 
Ә менә 26нчы октябрь көнне юл акчасы килмәү сәбәпле, социаль яклау бүлегенә барырга туры килде. Талон алдык. Миңа да чират җитте. Паспортымны алып, компьютердан карады да: «Сиңа юл акчасы да, льгота да юк, син 22 меңнән артык акча аласың», – диде шунда утырган ханым. 20 меңнән артык акча алганнарга юк икән ул. «Ни өчен соң 27 меңнән алып 35 меңгә кадәр алучыларга бар?» – дип сорадым. Дорфа гына итеп: «Кеше акчасын тикшереп йөрмә!» – диде дә кул аркасы белән чебен куган хәрәкәт ясап, куып чыгарды. Мин түзмәдем: «Бу кешене яклый торган түгел, сугыштыра торган оешма икән», – дидем. Халык сораган сорауларга җавап бирерлек булмагач, ник аны анда кертеп утыртканнар? Без дә бит медальләр алган, льготалар алган кешеләр белән бертигез эшләдек. Бар кеше дә медаль алып бетерми бит, ни эшләтәсең? 
Фермада эшләгән актыккы елларда бөтенебез дә колларга әйләнеп беттек. Зоотехник белән бригадирдан башкалар, билгеле. Ферма таралыр алдыннан безгә директор итеп Николай Николаевичны куйдылар. Бу безнең янга килде дә: «Ник минем өстән шикаять язасыз? Мин бит сезгә фәлән сум акча түлим, бер кешегә аена фәлән сум чыга», – диде. Мин аптырап тормадым: «Сез үз кесәгез белән безнекен бутамагыз. Безнең кесәләр буш, сезнеке тулыдыр», – дидем. Николай Николаевичка ияреп килгән кеше әллә үз туганы, әллә берәр түрә булды: «Сез бит коллар», – дип чыгып китте. Битемә төкергән кебек булды. Эшләгән җирдән эшлисе килми башлады. Андагы мәхшәрне үз күзләре белән күргән кеше генә белә. 1979нчы елларда фин сыерлары алтын бәясенә тора иде. Халыкка акча түләмичә, фермаларны таратып бетерделәр. Совхоз таралгач, күп кеше хезмәт хакларын ала алмады. Минем кебекләре шикаятьләр яза-яза, ярты-йорты хезмәт хакын алды. 
Авыл советында секретарь булып эшләгән Клара апага рәхмәт. Ул булмаса, акчаларыбыз югалган кебек, эш стажларыбыз да югалып бетәр иде. Ул барлык документларны Әлмәткә илтеп тапшырды. 
Түрәләр баеп китте. Аларга медале дә, льготасы да бар. 
Менә минем беләсем килә: льгота, субсидия кемнәргә бирелергә тиеш? Медальләр, «хезмәт ветераны» исеме алган кешеләргә кайдан нәрсә алып түлиләр? Ни өчен 28-35 мең сум алган кешеләргә бөтен льгота да бар? Алар утка, газга, суга аерым льготалар ала. 
Без дә бит Татарстанга хезмәт куйган кешеләр. 22-24 мең сум пенсия алган пенсионерларга юл акчасын бирмәскә дигән закон кайчан чыкты? Газетага да язып чыкмадылар бу хакта, телевизордан да сөйләмәделәр. Шул законны беләсе иде. 
Нурзилә НАСЫЙБУЛЛИНА,
Бөгелмә шәһәре
ЮЛ АКЧАСЫ БЕТТЕ
Сентябрь аеннан юл акчасын бетерделәр. Барып белештек. Гыйнвардан ала башларсың, диләр. Пай җиренә бәйләнәләр. 6 гектар ярым пай җире бар. Аңа 2 ц әйбер бирәләр инде. Кирәге юк ул җирнең. Минем теркәлгән йортым да юк. Яшәгән йорт энемнеке. Аны рәсмиләштерергә дә уйламыйбыз. 
Земфира ФӘТХЕТДИНОВА,
Мөслим районы, Исәнсеф Чишмә авылы
Мондый сорау белән редакциябезгә мөрәҗәгать итүчеләр бихисап, шуңа укучыбызның соравына тәфсиллерәк җавап бирергә ниятләдек. Безгә аңлатманы Мөслим районы 30нчы республика матди ярдәм үзәге мөдире Мингалимова Нурсиба Габбас кызы бирде:
– Юл акчаларын билгеләгәндә 3 төрле критерий – керем, күчемсез милек, автомашиналар карала. Машинаның елы да исәптә, өч елдан яңарак булса бер төрле критерий, искерәккә – икенче төрле. Пенсионерлар гариза биргәннән соң үткән 1 айны чигереп, мәсәлән декабрь аенда килсә, ноябрьнекен исәпкә алмыйча, үткән 12 айныкын – былтырның ноябреннән, быелның октябренә чаклы вакыттагы керемнәрен карыйбыз. Әгәр керем пенсиясенә кушкач 20 меңнән артмаса, юл акчасы билгеләнә. Монда нигездә пай җирен арендага биргән керем йогынты ясый. Татарстан министрлар кабинеты 1 сутый җирнең бәясен бүгенге көндә 421 сум 10 тиен дип билгеләде. Һәм керем шуннан тапкырлана, ул берничә гектар бит. Дөрес, арендаторлар аның кадәр түләми. Арендатор елга бер тапкыр икмәк, салам, печән белән түли, бакча сукалый. Акчалата алучылар да бар. Безгә белешмә китерүчеләргә уртача 5 – 6 сумнан артмый. Нәкъ менә азрак түләнгәнлеккә белешмә кирәк. Моны арендаторлар бирә. Безгә мондый белешмәне 6 ай саен тапшырырга кирәк. Белешмә китерелмәгәндә, хөкүмәт билгеләгән 421 сум исәпкә алына. 
Земфира апа безгә октябрь аенда килергә тиеш булган. Әмма ул белешмәне декабрьдә генә алып килде. Аның пай җире фермер карамагында. Менә декабрьдә карадык, киләсе 6 айга юл акчасы билгеләнде. 6 айдан соң бу яңадан каралачак. Димәк, Земфира апа май аенда тагын мөрәҗәгать итәргә тиеш. 
Хөкүмәт карары буенча пенсионерлар белешмәне үзләре китерәсе. Әмма без ерак авылларда яшәүче пенсионерларның хәленә кереп, фермерларның үзләре, яисә авыл җирлекләре хезмәткәрләре китергән белешмәләрне дә кабул итәбез. Ерак авыллар күп, мәсәлән шул ук Чишмә авылы Актаныш чигендә үк бит. Ләкин пенсионерлар фермерларның исләренә төшереп, яисә авыл җирлеге хезмәткәрләрен сорап торсалар иде. Земфира апа майда киләсен онытмасын.
Тагын бер искәртәм, бу пенсиягә кушылып караласы акча. Гаризаны караганда без Росреестрга запрос җибәрәбез. Аннан күпме җире, фатирлары, бакча яны участогы, машинасы булу турында мәгълүмат килә. Фатир нормативлары да бар. Үзе генә яши торган пенсионер икән, норматив 80 кв.м. Әгәр пропискада тагын кеше булса, ул чакта норматив 40 кв.м. Артса – юл акчасына гариза кире кагыла ала. Татарстан министрлар кабинетының 542нче карары бу. Безнең Мөслим районында бүген 2 меңнән артык пенсионер шундый белешмә китерә. Алар 6 ай аралыкны онытмаска тиеш. Әгәр керем 20 мең сумнан 1 тиенгә генә артса да юл акчасы билгеләнми.

ИГЪТИБАР ҖИТМИ
Сугыш чоры ятимнәрен исәпкә алучы юк. Иң яхшы яшәүче республика. Бер кап чәй дә юкмыни инде безгә?! Аның кирәге юк, Аллага шөкер, балаларым әйбәт. Мине әнием тәрбияләде, ятимлектән араларга тырышты, михнәт кичеп яшәдек. Игътибар юк безгә. 
Җәй көне Салих Сәйдәшев урамыннан бакчага йөрдем. Тукталышы бик ямьсез. Шундый олпат шәхес исемен йөрткән тукталыш җимерек булырга тиеш түгел инде. Шуны тәртипкә китерсеннән иде. 
85 яшьлек тынгысыз әби, 
Казан шәһәре.
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Моңарчы сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә аралаштык. Киләсе турыдан туры элемтә Яңа ел бәйрәмнәре узгач кына булачак. Ләкин сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне без һәрвакыт кабул итәргә әзер. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53. Ватсапка да язарга мөмкин. 
Мөрәҗәгатьләрне Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ кабул итеп алды

Комментарии