Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ЗИРАТ ТУЛГАНМЫ, ӘЛЛӘ «АВЫЛНЫ БОЛГАТУ» ГЫНАМЫ?

Мин авылда имам вазифасын үтим. Безне борчыган бер сорау буенча шалтырата идем. Авылыбызның зираты тулып килә, урын бетте, дияргә була. Авыл картлары, мәчеткә йөрүчеләр ул турыда инде соңгы биш ел дәвамында чаң сугабыз. Гомуми җыелышларда да әллә ничә тапкыр әйттек. Әмма, киңәйтү мөмкинлеге юк, янәшәдә пай җире, диләр.

Авылыбыз җирлеге башлыгы: «Зиратны киңәйтү өчен җир сорап «Агрокөч» холдингы җитәкчесе Светлана Барсуковага өч тапкыр хат яздык. Җавап бирмәде», – ди. Без аңа ышанмыйбыз, бу – алдау! Өч хат язып, ничек инде берсенә дә җавап бирмәсен ди?!

Хәзер инде кешеләр пай җирен дә бирергә әзер. Әмма нигәдер каршылыклар күп. Ничек тә зиратыбызны киңәйтергә иде. Бу эштә ярдәм итә алмассызмы, дип, шалтыратабыз инде.

Габдулла ВӘЛИЕВ,

Зәй районы, Имәнлебаш авылы

Укучыбыз борчылып күтәргән сорау буенча Югары Шепкә авыл җирлеге башлыгы Лилия Мингали кызы Камалиевага шалтыраттык. Чөнки Имәнлебаш та шушы авыл җирлегенә керә. Җирлек башлыгы белән шушындый сөйләшү булды:

– Зират әле тулмаган, тагын 25-30 елга җитәрлек урын бар анда. Ә бу мәсьәлә буенча эшлибез, ул контрольдә... Аның кырыендагы җирләр «Агрокөч» холдингы карамагында. Безгә «Агрокөч» рөхсәт бирми (зират өчен җир кишәрлеге аерып алырга – Р.Г.)... Бирми түгел инде, зур, озак процесс ул. Менә, авыл җирлегенең генераль планына үзгәреш кертергә йөрибез. Өч ел инде, һаман башкарып чыга алмыйбыз.

– «Агрокөч» холдингы шул чаклы каршы киләмени соң?

– Әйе.

– Аларга Сезнең тарафтан рәсми мөрәҗәгатьләр булдымы?

– Мөрәҗәгать дип, мин алардан кемнең җирен бүлеп алырга сорыйм соң?..

– Ягъни Сез әле «Агрокөч» холдингына рәсми хат белән чыкмадыгыз да?

– Мин аларга чыгарга җыенмыйм да...

Сәер хәл: ә Габдулла Вәлиев сүзләренчә, халыкка: өч тапкыр «Агрокөч» җитәкчелегенә хат яздык, җавап бирмиләр», – дигән бит җирлек башлыгы. Алай булгач, нигә кешеләргә дөрес булмаган мәгълүмат таратырга кирәк иде? Аңлашылмый...

Зиратны киңәйтү өчен үз пайларын бирергә теләүчеләр дә бар, ди бит безгә шалтыратучы Габдулла әфәнде. Анысын җирлек башлыгы да инкарь итмәде.

– Кайберәүләр чыктылар безгә, пай җирләрен бирәбез, дип. Ул очракта да тиз генә хәл итеп була торган эш түгел. Анда тагын үз паен аерып алган бер фермер бар. Аның җире дә зиратка терәлгән. Шуның белән сөйләшүләр алып барабыз.

– Ә фермер ризалык бирдеме соң?

– Әлегә... әйе. Ләкин сөйләшеп бетерәсе бар. Ул хакта бөтен дөньяга чәчәсем килми.

– Безгә мөрәҗәгать итүчегә җавап бирәсебез бар бит. Бу турыда әйтмичә булдыра алмыйбыз.

– Но, ул мөрәҗәгать итүченең кем икәнен беләм. Авылны болгатып ятучы бер кеше.

Без шалтыратучының исемен әйтмәгән идек. Мөрәҗәгать итүченең кем булуы турында фаразлап, берничә исем-фамилия атап карады, ләкин туры китерә алмады. Димәк, Имәнлебаш авылында, җирлек башлыгы сүзләренчә, «болгатып йөрүче»ләр берәү генә түгел. Ә аның «Агрокөч» җитәкчелеге белән сөйләшүе буенча халык алдында бөр төрле, безгә икенче төрле җавап бирүеннән соң, «зират әле тулмаган», «фермер белән сөйләшүләр алып барабыз», дигән җаваплары да ышандырырлык булып яңгырамады. Шуңа күрә, әгәр дөрестән дә зиратта урын мәсьәләсе кискен һәм ул һаман хәл ителми икән, «авылны болгатып йөрүче»ләрнең кабаттан безгә мөрәҗәгать итүләрен көтеп калабыз.

ҺАМАН КЫЙММӘТЛӘНӘ...

Бик яратып укый идем «Безнең гәҗит»не. Ләкин хакларын бигрәк арттырасыз, ярты елга язылу мең сумга якын бит инде. Мин пенсионер, 811 сумга газетага язылу кыйммәткә төшә.

Аңлыйм да инде, ул сездән генә тормыйдыр. Бөтен әйбергә бәяләр гел күтәрелә шул. Безнең депутатлар нәрсә уйлап утыра икән, ыштан туздырып? Һәр көнне диярлек артып тора бит бәяләр. Аның өстенә яңа төрле түләүләр, штрафлар барлыкка килеп тора. Ник берсе шул турыда торып әйтсен?! Өстән ни кушыла, шуңа бердәм һәм күндәм рәвештә кул күтәреп утыралар. Элек бит депутатлар халык арасыннан сайлана иде. Ә хәзер карагыз, алар арасында гади кеше баласы ничәү икән? Күбесе нәчәльник-түрә балалары бит!

Рашат, дип кенә куегыз,

Казан шәһәре

Укучыбыз күтәргән сорау һәркемгә мәгълүм, яхшы таныш, инде мең-миллион кат сөйләнгән, язылган проблема. Ләкин аның мөһимлеге берничек тә кимеми шул. Чөнки туктаусыз күтәрелеп торучы бәяләр безнең һәммәбезнең кесәләренә нык суга. Һәм без, «Безнең гәҗит»не нәшер итүчеләр, ул хәлгә ниндидер йогынты ясый алмыйбыз. Киресенчә, үзебез дә аннан зыян күрәбез.

Дөрес, хәлдән килгәнчә укучыларыбыз өчен бәяләр артуның тискәре йогынтысын киметергә тырышып килдек һәм хәзер дә ул турыда кайгыртабыз. Әмма, искәрткәнебезчә, без дә илдәге гаделсез бәяләр сәясәте колы шул. Әлеге хәлне «Безнең гәҗит»нең хакы ничек формалашу мисалында гына аңлатып китик. Ул турыда узган атнада гына («Безнең гәҗит», №49, 14 декабрь, 2022 ел) «Почта начар, эшләми!» дигән мәкаләдә язган идек инде.

Димәк, «Безнең гәҗит»кә язылу хакы түбәндәге өлешләрдән формалаша:

1) Редакция чыгымнары: журналистларның, корректор һәм компьютер дизайны ясаучыларның, административ хезмәткәрләрнең эш хаклары; командировка чыгымнары; бина арендасы, телефон элемтәсе, оргтехникалар өчен түләүләр, программалар сатып алу, редакция эшчәнлеге өчен салымнар һ. б. хуҗалык чыгымнары;

2) Типография хезмәте өчен түләү: компьютерда җыелган электрон халәттәге газетаны кәгазьгә бастыру;

3) Почта хезмәте өчен түләү: газетаны типографиядән алып, әбүнәчеләргә тарату.

Ничек уйлыйсыз, әбүнәчедән килгән акчаның иң күбе шушы өч өлешнең кайсысы өчен тотыла?.. Өченчесе, ягъни почта хезмәте өчен шул. Кызганычка каршы, почта эшчәнлегенең сыйфаты көннән-көн начарая барса да, бәясе арта гына. Хәзерге вакытта һәрбер әбүнәче газетага язылу өчен түләгән акчаның яртысын диярлек, 45 проценттан артыграгын почта үзенә алып кала. Тагын 15 проценты типография чыгымнары. Шулай итеп, укучыларыбыз түләгән акчаның 40 процентка якыны гына редакция чыгымнарын каплауга китә.

Ә бит почта да, типография дә һәрдаим хезмәтләре өчен бәяләрне арттырып кына торалар. Мисал өчен, Русия почтасы акционерлашканнан соң ел саен тарифлар 8 – 10 процентка күтәрелеп килә. Менә тагын шундый «сөенечле» хәбәрне җиткерделәр редакциябезгә. Яңа елдан почта хезмәте өчен без тагын күбрәк түләячәкбез. Ул кыйммәтләнүләр укучыларыбыз кесәсенә артык нык сукмасын өчен, без газетага һәр язылу кампаниясе саен редакция чыгымнары өлешен киметергә тырышабыз. Әйтик, моннан 10 – 15 еллар гына элек язылу бәясендә почта өлеше 20 – 30, ә редакциянеке – 55-60 процент иде. Бүген редакция өлеше, әйткәнебезчә, 40 процент чамасына гына калды.

МИЛЛИ АТАМАЛАР КИРӘК!

Галимнәр әйтүенчә, кеше тарафыннан әйләнә-тирәне танып белүнең 80 проценты күз аша кабул ителә. Шуңа күрә, төрле бинадагы язулар, элмә такталар, төрле атамалар туган телдә дә булырга тиеш. Татар теле мәсьәләсе һәрвакыт көн кадагында тора. Туган телебезне куллану өлкәсен киңәйтү турында тирәнрәк итеп уйланыйк әле. Татарстанда, башкалабыз Казанда бик күп бина-комплексларның исемнәре чит-ят телдәге сүзләр белән атала бит. Волейбол үзәге – «Санкт-Петербург», нигә «Татарстан» яки «Казан» түгел? Колхоз базары янындагы спорт комплексының исеме «Москва». Үзебезнең милли атамабыз юкмыни? Ә менә хоккей командасының «Ак Барс» булуы, «Ак бүре», «Батыр» спорт комплекслары исемнәре ничек матур яңгырый бит! Кызганычка каршы, бездә сәүдә үзәкләре, кафе-рестораннар күбрәк чит телләрдә. Татар телендәгеләре бик аз. Газиз туган телебездән читләшүнең бер күренеше бит бу. Милләттәшләрем, телебез өчен көрәшүне туктатмыйк! Без бит татарларның туган илендә яшибез, шуны онытмыйк!       

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

«КҮБРӘК УРЛАГАН САЕН, ҖИҢЕЛРӘК КОТЫЛАЛАР...»

«Безнең гәҗит»нең 7нче декабрь (№48, 2022 ел) санында «Коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан тәкъдим: депутатлар мөлкәтен яшерсен» дигән язманы ике кат укып чыктым. Башкалары турында әйтеп тормыйм, ике дәрәҗәле түрә – министр урынбасарларының керем һәм милекләре турында мәгълүматны күрсәтеп бетермәүләре игътибарны җәлеп итте. Булган байлыкларын яшереп калдыралар икән, аның килеп чыгышы шикле була инде. Ә андыйларга тиешле җәза бирү юк. Керем һәм милек турында декларациядә хаталар, төгәлсезлекләр табылса һәм вәкаләтле зат үзе дә аларны таныса, мәсьәләне шауламый гына хәл итәләр икән бит. Әнә, вак-төяк чиновникларга, авыл җирлеге депутатларына эш кузгатканнар анысы...

Бу бит уен гына уйнау. Мин үзем инде өлкән яшьтәге кеше буларак, СССР чорындагы тәртип белән чагыштырам. Ул вакытта закон каты һәм гадел иде. Колхоз рәисләре әллә ничәшәр йортлар да сала алмады, курыктылар. Райком, исполком, дәүләт контроле, ОБХСС (социалистик милекне урлау белән көрәшү бүлеге) дигән органнар эшли иде. Ә хәзер күбрәк урлаган саен, җаваплылыктан җиңелрәк котылалар. Ә кемнәрнең күбрәк урлый алулары мәгълүм, әлбәттә, кемнәр вазифалары буенча дәүләт милкенә якынрак, шулар. Нәтиҗәдә, торган саен коррупция сазлыгына бата барабыз.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

 

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии