- 20.10.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №41 (18 октябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Язмам авылыбызның дөньякүләм танылган галиме Мирфатыйх ага Зәкиев турында. 2008нче елның сентябреннән галимебез Ютазы районының шәрәфле гражданины иде.
Кәрәкәшле авылының урта мәктәбен тәмамлаган өч егет: Мирфатыйх Зәкиев, Гарәф Шәрәфетдинов, Сәгадәт Ибраһимов сугыш арты, иң авыр елларда КДУга укырга баралар. Ризыклары – киптерелгән бәрәңге, бераз сохари... Ләкин егетләрдә максат нык: күргән авырлыклардан котылу өчен, белем алырга! Бәхеткә, авылдашларын Махиянов Фатих каршы ала. Егетләр аларда кунып чыга.
Сугыш чорында авыл әнә шул 10-12-16 яшьлек үсмерләр җилкәсендә булды. Мирфатыйх – гаиләдә төп терәк. Нинди генә эшләрдә эшләми ул: көтү көтә, атлар карый, тимерчелектә эшли, итек баса... Шул ук вакытта 8 километр ераклыктагы мәктәпкә йөреп укый, почта йөртә. Бу эше өчен аңа 0,25 хезмәт көне языла. Максатчан егет хәтта гармунчы булу теләген дә тормышка ашыра. Иске гармунны төзәттереп алып, шунда уйнарга өйрәнә. «Борынга кызлар исе керә. Гармунчыны яратырлар, дип уйлыйм», – дип яза ул истәлекләрендә.
Югары белем алу да җиңел булмый. Авылда өйрәнгән һөнәрләре аңа шәһәрдә дә бик булыша.
Мирфатыйх ага дөнья күләмендә билгеле галим булып җитешә. 1070 хезмәт, 50дән артык монография, дәреслекләр авторы ул. Остаз буларак 80 фән кандидаты, 20 фән докторы әзерли. Алар арасында профессор, академик дәрәҗәсенә ирешкән кешеләр дә бар. 20 елга якын вуз ректоры булып эшли. Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият, сәнгать институтын җитәкли. Йөзләгән форумнарда катнаша, үзе дә 100ләп форум оештыра. 10 ел ТАССР Югары Советы рәисе булып эшли. Төрки дөньяның мәшһүр галиме булып таныла. Төркиянең Искешәһәр җитәкчесе чакыруы белән, 86 яшьлек академигыбыз Төркиягә оча. 2014нче елдан ТЮРКСОЙ оешмасы карары белән, Казан төрки дөнья башкаласы дип игълан ителә.
Мирфатыйх Зәкиевнең тормыш юлы бик гыйбрәтле. Адәм баласы шулкадәр тырыш, үҗәт, чыдам була ала икән! Аның тормышын балаларга үрнәк итеп, дәреслекләргә кертергә булыр иде.
Институт ректоры булып эшләгәндә спорт һәм мәдәният өчен уңайлы биналар төзетүгә ирешә. Ул эшләгәндә институтның даны еракларга тарала.
Күренекле галим 95 яшендә үз акылында килеш балалары тәрбиясендә вафат булды. Аның озын гомерле булуының бер сере – озак еллар йога белән шөгыльләнүендә. Бүгенге көндә астыртын алып барыла торган сәясәткә галим бик борчыла иде. «Телебезне саклый алсак кына халкыбыз яшәр», – ди иде ул.
Рәсимә ФӘРРАХОВА,
Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы
Комментарии