- 20.09.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №37 (20 сентябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ТАТАРГА НӘРСӘ КАРАРГА?
Татарча телеканалларда эшләүче хезмәткәрләр ничек оялмый торганнардыр: әллә ничә каналыбыз бар, тик барысында да бертөрле җырчылар, бер үк тамашаларны күрсәтәләр. Аны бит яшьләр карамый, олылар, ягъни без карыйбыз. Юмор дигән әйбер күптән күрсәтелми. «Хөршидә белән Мөршидә» гел бетте. Мин бик күп җитәкчеләргә бу хакта хат та юллаган идем, хәзер җавап бирү юк икән. Олы кешеләрне бөтенләй уйламыйлар. Элек алай түгел иде: бер атна эчендә хатка җавап бирәләр иде. Бу татарча телеканалларны түрәләр, ягъни югарыда утыручылар, гомумән карамый торганнардыр, алар караса, үзгәрәк булыр иде. Телевизордан гел бер-берсен мактап, ал да гөл, бар да яхшы дип торалар. Җырчылар бөгелеп-сыгылып сикереп, ни генә кыланмыйлар. Аларның ата-аналары карап, оялып утыра торганнардыр. Фәкать мин үзем оялам, күп вакытта телевизорны сүндереп үк куям.
Мөҗаһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
ИГЕЛЕКЛЕ ГАМӘЛ
Берничә ел элек Казанның Компрессорлар заводы янында урнашкан поликлиникадан чыктым. Басып торам. Тору урыным шактый ерак. Шул вакыт яныма бер яшь егет килеп: «Абый, сез кая кайтасыз?» – дип сорады. Мин аңа кайда торуым турында җавап бирдем. Егет ике дә уйлап тормыйча: «Абый, машинага кереп утыр», – диде. Үзенең кайту юлына капма-каршы булуга карамастан, өемә кадәр озатып куйды. Аның кайдан икәнлеген һәм исемен сорадым. Ул Балтач районы Борбаш авылына кайтып китте. Үзен Җәлил хәзрәт Фазлыевның шәкерте Равил Галимуллин дип таныштырды. Шундый игелекле һәм мәрхәмәтле яшьләрнең булуына чиксез шатландым һәм аңа тормышында уңышлар теләп калдым.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
ҺӘЙКӘЛ КИРӘКМЕ?
Зур юлларда фаҗигагә очрап үлгән кешеләр истәлегенә кечкенә генә һәйкәлләр куялар. Ислам дине моңа нинди карашта?
Зәйнәп МИҢНУЛЛИНА,
Арча районы
– Гомумән, һәйкәлләр – ислам динендә тыелган әйбер. Асылда, хәтта чардуган белән ташлар кую да хупланмый. Төгәлрәк әйтсәк, бары бер карыштан артмаган таш кына куярга мөмкин. Әлеге һәйкәлләрнең мәеткә бер файдасы да юк, ул исраф гамәл була. Аларны ясатырга сарыф иткән акчаны мохтаҗга мәет исеменнән сәдака итеп бирсәң, күпкә саваплырак булыр иде, – дип җавап бирде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков.
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итте
Комментарии