«Халык Кытайныкыннан туйды, Татарстанныкы кирәк!»

«Халык Кытайныкыннан туйды, Татарстанныкы кирәк!»

Соңгы елларда Буа театры турында шактый күп сөйлибез, язабыз. Язмаслык та түгел: театрның мәдәниятне саклауга керткән өлеше зур. Бу турыда үзләре дә горурланып сөйли. Әле тагын бер үзенчәлекле эшкә алынганнар. Киләсе атнада районда «Утарның мәдәни киңлеге: ишегалдыннан салонга кадәр» дип исемләнгән театр фестивале узачак.

Республикабызның һәр төбәге дә ниндидер ачылмаган тарихны, кызыклы вакыйгаларны хәтерендә саклый. Ә аларны киләчәк буынга җиткерү өчен гади китап чыгару гына җитмәс. Яшьләр өчен дә, киләчәк буын өчен дә кызыклы булсын өчен яңа формат – утар форматы тәкъдим ителә. Аның нәрсә һәм нәрсә белән ашалганын 17нче августта узган очрашуда сөйләделәр.

– Русия мәдәният министрлыгы Русия төбәкләрендә «Халыкара мәдәни үзәкләр» проектын тормышка ашыра. Бу – беренче чиратта, мәдәният-ара багланышлар һәм креатив идеяләр алмашу территориясе, ачык иҗади киңлек булып тора. Проект турында узган елның ноябрендә ишеттек һәм катнашып карарга булдык, – дип башлады сүзен Буа театры җитәкчесе Раил Садриев.

Утар – туристик план проекты. Ул үз эченә билгеле бер территориягә сәяхәт кылу һәм аның белән танышуны ала. Шул ук вакытта ул иҗади һәм эчтәлеккә бай. Театр артистлары театраль тамаша күрсәтеп, халыкка мөһим вакыйга турында аңлатачак. Җырлау, бию, күңел ачу кебек мөһим әйберләрне дә максат итеп куя ул. «Чараның программасы бик бай, кунаклар күп булыр дип көтелә. Ачылыш тантанасында татар эстрада артистларының чыгышлары да булыр дип көтәбез», – ди Раил Садриев.

– Буа театры һәрдаим төрле программаларда катнаша һәм федераль белгечләрне, иҗади кешеләрне үз янына җыя. Менә монысы яңа формат – Русия дәрәҗәсендәге фестиваль уздырабыз. Буа театры «Халыкара мәдәни үзәк»нең федераль проектында уңышка ирешә алды, күп булмаса да, акчалата грант алды һәм шуны мәдәниятыбызны үстерү өчен сарыф итәчәкбез, – дип белдерде театр критигы Нияз Игламов.

Оештыручылар бу проектны «сынау проекты» дип атаса да, аңа күптәннән әзерләнә һәм уңышына да ышана. Төрле төбәктәге тарихи фактларны, бәлки, бераз күпертеп булса да, үрнәк итеп күрсәтәчәкләр. Бу, әлбәттә, белгечләр, музей хезмәткәрләре белән бергәлектә эшләнелә.

– Менә бу территориядә динозавр сөяге бар иде. «Әле дә бардыр, шундый фикерләр яши», кебек сүзләр халыкта кызыксыну уята. Татарстан кебек көчле республиканың үзенчәлекле театраль фестивале булырга тиеш. Бөтен җирдә «Кытайда ясалды» дигән язуларны күрәбез. Халык аны күреп туйды инде! Татарстан һәм республика районнарының исемнәрен кертергә тиешбез, – ди критик.

Мисал өчен, фестивальнең бер көне Буа районы Ивашевка авылында узачак. Бу авылга инде 1670нче елларда ук нигез салынган. Иң мөһиме, авыл декабрист Василий Ивашевның әтисе Петр Ивашев исеме белән бәйле.

– Менә бу тарихи факт. Дөрес, декабристларның утары бүгенге көнгә кадәр сакланмаган, бары тик Ивашев исемендәге парк кына бар. Әмма фестиваль кысаларында бу вакыйгаларны җанландыру мөмкин булачак, – дип дәвам итте сүзен Раил Садриев. – Без иҗади кешеләр җыела торган урын булдырырга телибез. Русиядән генә түгел, дөньяның төрле почмакларында яшәүчеләр әлеге чарада катнашыр дигән теләктә калабыз. Әлегә бу фестивальгә Буа, Тәтеш һәм Апас районнары кушылды, әмма чикләрне киңәйтәчәкбез.

Проект кысаларында Буа театры спектакльләрен дә тәкъдим итәчәк. Бу исемлектә күпләр яратып өлгергән «Шобага» һәм «Фатыйма» да бар. Ә 18нче августтан Буада август аенда традицион булган «Буа Талиясе» театр лабораториясе узачак. Монда берничә спектакль эскизлары күрсәтеләчәк. Алар мордва, чуваш, рус һәм татар телләрендә булыр дип көтелә.

Буа театры инде күптәннән үзенең көчле театр икәнен дәлилләп килә. Соңгы елда гына да ул үзенчәлекле фестиваль һәм лабораторияләр оештырды. Анда катнашучылар да канәгать калды. Мәдәниятне үстерүгә өлеш кертсә дә, Буа театрының бинасы начар хәлдә булуын беләбез. Иң көчле театр яхшы һәм яңа бинага лаеклыдыр да...

– Барысы да акчага килеп терәлә. Күп төзибез, федераль ярдәм дә алабыз. Күп эш башкарыла, күптән түгел Түбән Камада театр бинасы ачылды. Буа театры да читтә калмас. Хакимият, президентыбыз бу хакта белә. Тиздән чират Буага да җитәр, – дип ассызыклады ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Сәетҗан улы Хакимҗанов.

Ә Буалылар ярдәм килгәнен көтеп ятмый. Мөмкинлек һәм теләк булганда федераль проектларда катнашып әзме-күпме ярдәм алалар әнә. Шуңа күрә халык арасында да «Буа театры» дигән төшенчә ешрак яңгырый. Халыкның күңелен яулый алган һәм һаман яңалыкка омтылган театр беркайчан да төшеп калмас. Бинасы начар булса да.

P.S. Сүз уңаеннан, чарада катнашырга теләүчеләр өчен трансфер да оештырыла. Утар проектының рәсми ачылышы 23нче августка туры килә. Теләге булган һәркем Буага килә алачак, чөнки 23-24нче август иртәнге сәгать 8.30да Камал театры яныннан автобус китәчәк.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии