МУЗЕЙНЫҢ ХӘЛЕ НИЧЕК?

МУЗЕЙНЫҢ ХӘЛЕ НИЧЕК?

Мин «Ремонт-төзелеш җитештерү берләшмәсе» дигән оешмада эшләп лаеклы ялга чыктым. Безнең оешма 2000нче елдан 2007нче елга кадәр Бауман урамында юл асты музее ачмакчы булып эшләр алып барган иде. Мин тәэминатчы булып йөрдем үзем ул вакытта. Материал ташыдым. Шулкадәр күп эшчеләр эшләде анда, тәүлек буе эшләдек без. 1956нчы елларда Казанны су басу куркынычы булгач, Бауман урамын 1 кат биеклегендә күтәргән булганнар бит, җир астында калган әйберләрне күрсәтә торган музей булырга тиеш иде ул. Ләкин ул музей эшләп китә алмады. Без ул вакытта төзелешне туктаттык, чөнки банк, нәшрият биналары, китап кибетләренә зыян килде, стеналарында ярыклар күренә башлады. Тәүлек буенча эшләгән техника вибрациясе йогынтысы. Төзелеш эше тукталгач, нәрсә булып бетте икән ул, язмассызмы?

Диләрә СӘРВӘРЕТДИНОВА-ИЛЬЯСОВА

Казан шәһәре

Узган елның октябрь ае мәгълүматларына караганда, бу җир асты бинасын җанландырачаклар. Төзелешнең бер өлешен Ирек Миңнәхмәтовка караган «УК «Премиум» компаниясе сатып алган һәм җир астындагы 4,5 мең квадрат метр мәйдандагы җир сәүдә мәйданчыклары, 50 төрле халыкның аш-суы тәкъдим ителгән туристик урынга әйләнергә мөмкин. Галереяның биналары октябрь ае башында якынча 35 миллион сумга сатып алынган. Моны төзекләндерү һәм кулланылышка тапшыру өчен партнерлар ярты миллиард сум акча кертергә җыена һәм андагы эшләр бер ел тирәсе барачак, дигән мәгълүмат чыккан иде. Коронавирус һәм ул алып килгән икътисади авырлыклар нәтиҗәсендә бу эш бераз кичегәдер, дип фаразлыйбыз, ләкин бәлки әйтелгән срокларда да эшләнеп бетәр.

КАЯ ТАПШЫРЫП БУЛА?

Минем кызым сату белән шөгыльләнгән иде. Ике ел тирәсе элек бу эшен ташлады да, шуннан калган өч капчыклап аяк киемнәрем бар, алар киелмәгән. Арасында түфлиләр дә, кроссовкалар да бар. Шул товарларны кирәк булган кешеләргә бушлай бирер идем. Шуларны кая илтеп бирергә була икән, берәр учреждениеме, тапшыру пунктымы бармы Казанда?

Мөнҗия ХАЛИКОВА

Казан шәһәре

Казанның Борһан Шаһиди урамы, 26нчы йорт адресы буенча урнашкан мохтаҗлар өчен приют бар. Газетабызда да бу приютның эшчәнлеге хакында берничә мәртәбә язып чыккан идек. Танылган җәмәгать эшлеклесе Азат Гайнетдинов тырышлыгы белән эшли ул. 8843225-10-65, 8843212-15-81 телефоннары буенча приют белән элемтәгә чыга аласыз. Моннан тыш, сукбайларны мөфтиятнең «Зәкят» фонды да өске киемнәр белән тәэмин итә. «Зәкят» фондына 88432253322 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Аяк киемнәрегезне шунда илтеп бирә аласыз. Рамазан аенда эшләгән изгелегегезнең әҗер-савапларын күрергә язсын!

ГӘҖИТЕБЕЗГӘ ЯЗЫЛДЫМ

Мин 92 яшендәге укучыгыз. «Безнең гәҗит»не чыга башлаган көненнән бирле алдырам, быелгысына да язылып куйдым. Үзем 40 ел буе татар теле укыттым, укучыларым зур урыннарда эшли. Үз эшләренең алдынгылары. Аллага шөкер, гәҗит укырга күзләрем күрә, кызым – табиб, ул дарулар белән дәвалап тора. Киләчәктә дә сездән аерылмаска исәбем.

Фәүзия ВАХИТОВА

Саба районы, Эзмә авылы

17 ЯШЬЛЕК БАЛА АШАМЫЙМЫ?

Путин 3 яшьтән 15 яшькә кадәр балаларга 10 мең акча бирү турында сөйләде. Гаиләдә 16-17 яшьлек балалар булса, алар ашамый гына торалар микән? Аннан соң 3 яшькә кадәр булган балаларга 5 мең биреләчәк, дигәннәр иде, апрель, май, июньгә – анда да ана капиталын алган аналарга гына, дип ачыклама керттеләр. Беренче баласын узган ел тапкан аналарга ул ана капиталы бирелмәде, узган ел декабрьдә бала тапкан хатын-кызлар, димәк, бу биш мең сумны ала алмый. Быел гыйнварда тапканы – ала. Бу да гаделсезлек бит инде. Депутатларыбыз нәрсә генә эшләп, нинди закон чыгарып кына утыралардыр. Әзрәк башы эшләгән кеше бөтенесен дә уйлап бетерергә тиештер. Ялгызы дүртәр бала үстергән аналар бар. Аның 16-17 яшькә кадәр мәктәптә укыган балалары да 15тән кечерәк булганнары да бардыр. 15тән кечерәк булганнары шушы ун меңне алып, ник болары алмаска тиеш соң? Аңлашылмый…

Азат МИРЗАМӘХМҮТОВ

Актаныш районы Иске Байсар авылы

АЗЫК-ТӨЛЕК ТАРАТТЫЛАР

Безнең Татарстан рәссамнар берлеге шушы үзизоляция вакытында бик изге эш эшләде – бөтен республика буенча йөреп, 65 яшьтән узган һәр рәссам янына килеп, азык-төлек тутырылган пакетлар бүләк итеп йөрделәр. Мин үзем азык-төлеккә мохтаҗ түгел, ләкин барыбер күңел булды. Бу бит игътибар. Рәхмәт бик зур. Урта хәлле кешеләр дә бар өлкән яшьтәге рәссамнар арасында. Чөнки рәссамнар әйберләрен бик сата алмыйлар. Акчалары юк.

Нәҗип НӘККАШ

Казан шәһәре

ЭССЕ ЮК, ТИК ЯЛАНГАЧЛЫК – БАР

Татар артистларын оятсыз дип язалар, шәрә йөриләр, диләр. Әйе, килешәм, үземә дә оят аларның ни кыланганын карарга. Тик артист кына түгел, гади халык та шәрә йөрергә бик оста хәзер бездә. Шәрә йөрүләребез, азгынлык өчен бирелгән инде безгә бу коронавирус дигән афәт тә Аллаһ тарафыннан. Әле кайчан бетәсе дә билгеле түгел. Көннәр әз генә җылытып алган иде – тәрәзәдән карап торам анасы белән бер кыз бара, яртылаш шәрә чыкканнар. Берсе бот төбеннән шортик кигән, икенчесе күкрәкләрен ачып кием кигән. Эссе булса – ки җиңелне, кыска җиңлене, тик күкрәкне ачу мәҗбүри микән? Үләрлек эссе дә юк бит әле урамда.

Резеда ВАФИНА

Казан шәһәре

РӘХМӘТЛӘРЕБЕЗ ЧИКСЕЗ

Көтеп алган Рамазан ае килеп җитте. Ә ул бик авыр чорга туры килде. Ел да зурлап авыл мәдәният сараенда авыз ачтыру мәҗлесләре уздыра торганнар иде. Быел насыйп булмады. Барыбер ямансулап утырырга туры килмәде. Безнең авылда уңган, булган, үрнәк гаилә – Сибиев Фирдүс белән Гүзәлия бар. Алар ай башында ук үзләренең тәмле пакетларын авылыбызның барлык карт-карчыкларына таратып чыктылар. Озак та үтмәде, тагын ишек шакыдылар. Ачсам – бу юлы бик мул пакетлары белән авыл советыннан килгәннәр. Берничә көн үттеме икән – җирлек башлыгыбыз мул итеп суган, кишер, чөгендер орлыклары китергән. Гел хәлләребезне белеп тордылар. Бөтенесенә исәнлек-саулык теләп, чал башларыбызны иеп, рәхмәтләребезне әйтәбез.

Флера ФӘЙЗЕТДИНОВА

Спас районы, Янбакты авылы

ТОВАРЛАРЫ БОЗЫК

Бу Чаллыдагы һәм Минзәләдәге «Находка» кибетләре товарны кайдан ала икән? Бер көнне макарон, ярма ише ризыклар алган идем, өйгә кайткач кына сиздем – тычкан сидеге исе килә, түзә торган түгел. Оныкларга кукуруз палочкасы алган идем, ашамаслык, кибеп беткән. Аның бит свежий вакыты булса, кулга мае ябыша, баллы оны да була. Ә бу коп-коры. Печеньелары да иске. Карантин буласын белеп, алдан олау белән алып куйгандыр товарын бу буржуйлар. Ярар, үтмәс товар алсак та, безнеке чүпкә китми: кәҗәбез бар – ул ашар, кәҗә ашамаса, тавыкка бирербез. Ә шәһәр кешеләре нәрсә эшләтер икән ул бозык товарны?

Мәүлидә ГАЙСИНА

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакция кешеләрне кабул итми, бары тик телефон аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии