Азнакаем – ак калам

Азнакаем – ак калам

Һәрбер адәм баласы өчен туган ягыннан да кадерлерәк, газизрәк җир беркайда да юктыр ул, минемчә! Туган як, туган җир безнең иң тәүге адымнарыбызны сеңдергән, шифалы һавасы белән яшәргә сулыш өргән, дөньяга килгәч тә, безне үзенең җылы кочагына сыендырган изге җир шул ул. «Туган ягыңның кадерен беләсең килсә, чит җирләргә китеп кара» дигән гыйбарә яши татар халкында. Әйе, чыннан да, нинди мәгънәле сүзләр бит бу! Үземнең чит җирләргә китеп яшәгәнем булмаса да, шуны бөтен йөрәгем, бөтен булмышым белән тоям, мин озак түзә алмас идем, сагынудан саргаеплар кибәр идем, мөгаен. Шушы кадәр матурлыкны, гүзәллекне ташлап, ничек чит җирләргә китмәк кирәк?

Туган җирем Азнакай төбәге – җырларда җырланган иң матур төбәкләрнең берсе. Мәгърур Чатыр тавының, челтер чишмәләренең, тырыш халкының даны ерак-еракларга таралган туган ягымның. Азнакаебыз көннән-көн төзекләнә, матурлана, әкияти бер шәһәрчеккә әверелеп бара. Ә моның нигезендә олы йөрәкле, мәрхәмәтле кеше – район башлыгыбыз Марсель Зөфәр улы Шәйдуллинның тырышлыгы ята. Чын-чынлап Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә бүләк ителгән изге зат ул. Мин моны һич арттырусыз әйтәм, олысы да, кечесе дә һичшиксез минем фикерләремне куәтләячәк. Моңа иманым камил! Үзенә бердәм, тырыш команда туплап, бик зур игелекле эшләр башкара, районыбызны гөлбакчага әверелдерә башлыгыбыз. Районның 85 еллык күркәм юбилеен каршылаган мәлләрдә бөтен җирдә төзелеш, яңарыш бара. Бөтен шәһәр халкы әлеге хәлгә шатланып, куанып туя алмый. Спорт өлкәсе булсынмы, терлекчелек, игенчелек булсынмы, ниндидер бәйрәмнәр, ветераннарыбызның юбилейлары булсынмы – Марсель Зөфәр улы берсеннән дә читтә калмый. Яшь кенә булуга карамастан, шул кадәр игелекле, изгелекле кеше ул безнең башлыгыбыз.

Бөтен районыбыз халкы исеменнән аңа кояштай озын гомер, бетмәс-төкәнмәс энергия, гаиләсендә тынычлык телибез. Һәм тагын бер теләгебез бар: әле озак еллар безне сөендереп, Азнакаебызда эшләсен иде ул. Соңгы арада, бездән алып китәләр икән, дигән сүзләр йөри. Бөтен халык пошаманда. Зинһар калдырыгыз безнең башлыгыбызны! Ул безгә бик кирәк!

«Безнең гәҗит» укчыларына «Азнакаем – ак калам» исемле шигыремне дә җиткерәсем килә.

Бик борынгы синең чишмә башың –

Тарихларга барып тоташа.

Дастаннарга сеңгән эзләреңне

Яңартабыз күпме чор аша.

Данлы, шанлы синең үткән юлың

Искитәрлек бай ул, бөек тә.

Серле күлдәй чиксез тирән үзе,

Мәрмәр тауларыдай биек тә.

Эзтабарлар тарих чоңгылыннан

Барлый синең данлы эзләрең.

Үзгә матур синең һәр почмагың

Кышын, язын, җәен, көзләрен.

Зур мөгаллим, табиб, шәҗәрәчең

Ялчыголың таныш күпләргә.

Академик Паллас тарихыңны

Зур үрләргә үзе күтәргән.

Риза Фәхреддин дә имам булып,

Дин гыйлемен синдә укыткан.

Туган җирне данлап, Уфаларга

Мөфтилеккә таба юл тоткан.

Ирек даулап барган көрәшләрнең

Чатыртауга сеңгән эзләре.

Пугачевның җиңелмәскә өндәп

Яңгырый күк чакыру сүзләре.

Буыннарның җебен тоташтырып,

Хәтер мәйданында ут яна.

Халкыбызның якты истәлеген

Искәртә ул килер елларга.

Булатовлар, Даудилар даны

Бар дөньяга сине танытты.

Каһарманнар кылган батырлыклар

Йолдыз булып күктә калыкты.

Сине данлап зур үрләргә әйди

Талантларың – йөзең аклыгы.

Һәр тарафтан муллык, хөрлек бөрки,

Ә күңелдә – яшәү шатлыгы.

Сөембикә-ханбикәдәй сылу

Зәйнәбебез таныш җыр аша.

Затлы Нагайбәкләр нәселенә

Тамырлары аның тоташа.

Нәҗибәләр, Әзһәрләрең белән

Марсель, Нурың белән горур син.

Синдә туып, канат каккан алар

Туган җирнең тоеп җылысын.

Тамырыңда ага кара алтын,

Күгең аяз, тыныч таңнарың.

Еллар узган саен, кадереңне

Ныграк тоюымны аңладым.

Ширбәт төсле чишмә суларыңнан

Авыз итсәм, җаным сафлана.

Синең җылың, назың тоеп яшим

Горурлыгым минем, ак калам!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии