«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

АВТОБУС БИРМӘДЕЛӘР

Укучыларны Минзәләдән Мамадышка футбол ярышына алып барасылар иде – мәктәптән автобус бирмәделәр. Ата-аналар үз машиналары белән алып бардылар. Юлда ни булмас, нәрсә уйлап шулай чыгарып җибәрделәр икән?!

Рәшит ЗАРИПОВ,

Минзәлә районы

Минзәләдәге «Олимп» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә шалтыраттык. Җитәкче Чулпан Харисова: «Районнарга ярышларга барганда, мәктәптән автобус бирәбез. Якын-тирәгә барганда, ата-аналар үзләре дә алып бара. Вакыты билгеле булмагач, төгәл бу очрак турында бернәрсә дә әйтә алмыйм, документлардан карарга кирәк. Әлеге кеше безнең белән үзе элемтәгә керсен иде, аңлатырбыз», – дип җавап бирде. «Олимп» мәктәбе җитәкчелегенең телефоны: 8 (855)-553 44 64.

ОЛЫ ЯШЬТӘГЕ АПАМНЫ АЛДАП КИТТЕ!

Бер газетада «Өйдә ике исерек белән яшәп туйдым, берәр әбине карап торыр идем» дигән белдерү чыккан иде. Исемен Асия дигән, үзе Нурлат районының бер авылыннан. Мин моңа тоттым да шалтыраттым. 75 яшьлек апам үзе генә тора, аңа да иптәш булыр, дип уйладым. Апам үзен-үзе йөртә, шулай да юынырга кергәндә күз-колак булырга кирәк – олы яшьтә бит. Моңарчы социаль хезмәткәр килеп йөри иде. Бу Асия дигән хатын икенче көнгә үк киләм ди! Тукта, син – мине, мин сине белмим, нинди ният белән киләсеңне дә белмим, дим. Юк, миңа бер әйбер дә кирәкми, миңа тынычлык кына кирәк, исерекләр белән яшәп туйдым, диде. Ярар, килде бу. Килгәч тә беренче сүзе: «Ай, монда әйбәт икән, апагыз бай тормышта яши икән, мин монда калам», – булды. Ашау бездән иде, көн саен ваннада юынды, үзе белән алып килгән ике сумка киемен юдырды, телевизор карады. Ашарга кызыл балыкларга хәтле алдырды. Берзаман апага «Син миңа акча түләрсең инде» дия башлаган. Акча дип сөйләшмәгән идек бит, дигәч, «мин аны болай гына әйттем» диде. Ул ачып карамаган бер генә шкаф та калмаган, апаның үлемтекләренә хәтле ачып караган. Бер атна торгач, мин кайтып киләм әле, диде, 2 мең сум акча сорап торды. 2-3 көн торып килде. Күптән түгел тагын «Кайтып, кышкы киемнәремне алып киләм» диде. Тагын 3 мең сум сорап торды. Мин гади кеше, бирдем инде. Татар хатыны алдар дип кем уйлаган, паспортын да карамадым, бәлки, «Асия» чын исеме дә түгелдер. Шул киткәннән бирле күренгәне юк, телефонын да алмый. Фатир ачкычын да алып киткән иде. Бөтен киемен дә җыеп киткән, тагын нәрсәләрне тутырып киткәндер… Кәкре каенга терәткәннәр сине, диделәр инде.

Минем кебек шулай алдана күрмәгез! Ә бу хатынны танучылар булса, 8 927 427 48 88 номерына шалтыратып хәбәр итсәгез иде.

Исемем редакция өчен генә,

Яшел Үзән районы

КАЗНЫ ДӨРЕС ҮСТЕРИК!

Каз үстерү хакында үземнең киңәшемне бирәсем килә. Хәзер фермерлар казны бик күп үстерә, алардан алып, без дә җайлы гына казлы булабыз. Әмма хәзер кешеләр казларның ите каты, тиз пешми, тәме юк, диләр. Моның сере нәрсәдә? Без бәләкәй чакта каз утырып чыгарган бәбкәләрне карап үстерә идек. Җәй буе су янында, болында йөри алар. Көзгә ишегалдына алып кайткач, әнкәй: «Ашаткач казларны өйалды астына ябыгыз», – дия торган иде. Яптыгызмы әле, дип кат-кат сорый иде. Чөнки казлар ашагач нык итеп кагына. Очып китәргә дә мөмкиннәр. Ә казлар кагынса, итләре каты була, канат астына май да җыймыйлар. Ашаткач-эчерткәч, кысанрак урынга ябып куйсаң, кагына алмыйлар, тыныч кына үзара сөйләшеп утыралар, шулай итеп, йомшак кына булып май, ит утыра аларга. Өлгергән казның канат астына май җыела. Шуннан беләсең аның өлгергәнен. Хәзер атна саен каз, үрдәк ашыйбыз, әмма бәрәкәте юк. Әгәр элеккечә тәрбияләсәк, бәрәкәтле була.

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗамәт авылы

НАМАЗНЫ НИЧЕК УКЫРГА?

Мин намазны инде күптәннән укыйм. Хәзер инде миңа 78 яшь. Аякларым беткәч, урындыкка утырып укый башладым. Каршыма икенче урындык куеп, намазлыкны шунда җәя, сәҗдәгә шулай китә идем. Урындыкка сәҗдәгә китәргә ярамый, дип туктаттылар. Белгәнрәк кешеләрдән сорап та карадым, төгәл җавап бирүче юк. Намазга баскан саен, дөрес микән соң бу, кабул була микән, дип уйлыйм. Ничек укырга икән?

Гөлсинә ШӘЙХЕТДИНОВА,

Әлмәт шәһәре

Сорауга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде: «Җиргә сәҗдәгә китә алсаң, хәерлерәк, әлбәттә. Ләкин кайбер очракларда, әйтик, күзгә операция ясатканда, иелергә, бөгелергә, җиргә сәҗдәгә китәргә ярамый. Әгәр табиб: «Сезгә бөгелергә ярамый – зыянлы», – дип әйтә икән, сәҗдәгә үзеңә уңайлы булганча, сәламәтлегеңә зыян китерми торган итеп китәсең. Урындыкка куясыңмы намазлыкны, әллә башка җиргәме – андый очракта рөхсәт ителә».

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии