Бездә бүген кунак бар

Бездә бүген кунак бар

Туган ягыбызның талантлы кешеләрен саный китсәк, аларның күплегенә хәйран калырлык. Без моның белән, әлбәттә, горурланабыз. Китапханәләрдә дә якташларыбызны күрү күңелгә рәхәтлек бирә, укучыларыбыз да аларның иҗатын ярата, үз итә. Кыскасы, Кукмарада әдәбият-сәнгать дөньясы туктаусыз гөрләп тора. Шушы көннәрдә Кукмара үзәк китапханәсендә якташларыбыз – галим-математик-геометр, физика-математика фәннәре докторы, Мәскәү дәүләт университеты профессоры, М.В. Ломоносов премиясе лауреаты Иҗат Хак улы Сабитов, филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимулла улы Галимуллин һәм Татарстанның халык укытучысы Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина белән җылы очрашу булды. Иҗат абыйның нәсел тамырлары Әсән-Елга авылына килеп тоташа. Ул күпкырлы талант иясе: галим, язучы, тәрҗемәче. Математика буенча берничә китапны инглиз Һәм француз телләреннән тәрҗемә иткән. Күпкырлыкларның күләмнәре турында популяр брошюрасы татар телендә нәшер ителгән. Рус мохитендә тәрбияләнсә дә татар телен камил белә, берничә чит тел, шулай ук элеккеге СССР халыклары телләрендә иркен аралаша ала. Ул Көнбатыш һәм Көнчыгыш классик әдәбиятын һәм поэзиясен белә һәм ярата, үзе дә шигырьләр (нигездә татар телендә) яза. Аның берничә шигыре композиторлар тарафыннан көйгә салынган һәм татар эстрадасында уңыш белән башкарыла. Әдәбият белән мавыгуны ул Муса Җәлил белән таныш булган, халык иҗаты белән кызыксынган әтисеннән мирас итеп алган. Бабасы күренекле дин эшлеклесе һәм мәгърифәтчесе, имам-хатиб Мөдәррис Сәрвәретдин Мифтахетдин улы Сабитовның мирасын танытыр өчен җан ата. Аның тырышлыгы белән хәзрәтнең исеме Татар энциклопедиясенә кертелгән.

Әлеге очрашуда «Салават күпере», «Сөембикә» клубына йөрүче актив китап укучыларыбыз катнашты. Килгән кунакларның һәрберсе бай, эчтәлекле чыгыш ясады, укучыларыбызның сорауларына җавап бирделәр. Кичә барышында Иҗат Хак улы үзенең бай эчтәлекле шигырьләре белән таныштырды. Аны озата кайткан кунакларыбыз – якташыбыз, әдәбият галиме Фоат абый Галимуллин, Татарстанның халык укытучысы Камәрия апа Хәмидуллиналар Иҗат Хак улы турында горурлану хисләре белән сөйләделәр.

 Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы методисты Рушания ИЗМАЙЛОВА

Комментарии