«Мансур абый, кайчан үләбез инде?»

Гомеремнең яртысы йөк машинасында, юлларда үтте. Иртәдән алып кичкә, ә кайбер вакытларда таң атканчы гел юлда булганга, кайчагында әллә нинди сәер, шомлы хәлләр белән дә очрашырга туры килде.

Артта калган елларның берсендә, авылыбызның азык-төлек кибетендә сатучы булып эшләүче Зәлфирә Сөнгатуллина белән Татпотребзоюзның Киндеридәге сәүдә базасына товар алырга киттек. Кощак авылы янындагы текә тауны төшкәндә каршы яктан килүче күп тонналы «КАМАЗ» машинасы кайсыдыр тәгәрмәче белән юлдагы ирләр йодрыгы кадәрле авыр ташны «ГАЗ-53» машинасының тәрәзәсенә китереп бәрде. Машинаның тәрәзәсе салонга, капот өстенә коелды. Яңа елга авылыбыз халкына тәм-том алып кайтырбыз дип барганда, әнә шундый хәлгә юлыгырбыз дип кем уйлаган?! Янымдагы Зәлфирәнең куркудан тәмам өне алынды. Күзләре йомылган, йөзләре ап-ак булган. «Хараплар булдык ич, әҗәлебез шушы микәнни? Кайчан үләбез инде, Мансур абый?» – дип ачыргаланып кычкырып җибәрде дә, сулкылдап елый башлады. Тәрәзәсез килеш акрын гына тауны төшеп бетеп, машинаны кырыйга чыгарып куйганда да куркуыннан айнып бетмәгән иде әле. Аны берничә минут тынычландырырга туры килде. «Чыгарып ташла әле башыңнан ул юләр уйларыңны! Нишләп әле без үләргә тиеш, ди? Әле безнең әллә никадәр эшләребез, үтисе бурычларыбыз бар», – дидем.

Дөпелдәгән каты тавыш чыккач, ул безгә каршы килүче «КАМАЗ»дан мылтыктан атып киткәннәр дип уйлаган. Пыяла кисәкләре коелуын ул ядрә дип кабул иткән. Миңа да, үзенә дә ядрә тигәндер дип уйлаган. «Хәзер нишлибез инде? – ди. – Тәрәзәсез машина белән бу суыкта ничек кайтып җитәрбез? Юлда өшеп үләбез бит».

– Сеңлем, юкка борчылуыңны туктат. Моннан да хәтәррәк хәлләр була тормышта. Монысы ул кадәр үк куркынычы түгел әле. Профессиональ шоферлар бер-берсенең тәрәзәсенә беркайчан да утлы коралдан атмый. Безгә дә андый куркыныч янамады. Сиңа шулай тоелган гына ул, – дидем.

Машина кабинасын пыяла ватыкларыннан арындырып, тимерчыбык, шпагат баулар белән алгы як тәрәзәгә җил һәм суык керә алмаслык итеп җәймә тарттырып куйдым. Юлны күрер өчен, үз алдыма кечкенә генә тишек тиштем. Шуннан соң юлыбызны дәвам иттек. «Киндеригә юлны дәвам итәбез», – дигәч, Зәлфирә җанланып китте. «Мансур абый, кайчан булса да, шулай эшләгәнең бар идеме? Юлда ГАИ туктатса, нәрсә дибез? Праваңны алмаслармы соң?»

– Әйдә әле, алай булмас дип юрыйк. Менә күрерсең, барысы да без теләгәнчә килеп чыгар, – дидем.

Киндеригә үз вакытында барып җиттек. База мөдире хәлгә керә торган, яхшы кеше икән. «Сезгә көн яктысында кайтып җитәргә кирәк», – дип, яздырып алган товарларыбызны чиратсыз гына биреп җибәрде. Аллага шөкер, авылга исән-сау кайтып җиттек.

Мансур ВӘЛИЕВ,

Питрәч районы, Шәле авылы

Комментарии