Клубларга йөрдегезме?

Күрше йорттагы бер танышым сөйләгән кыйсса кызыклы тоелды да, сезгә дә язарга булдым әле. Мин дә шул районның бер авылыннан бит (монда барыбыз да авылдан инде. Шулай да поселокта туып, иллегә җиткән кешеләр дә бар).

– Яшь чак. Авылда башта кичке уеннарга чыкмадык. Соңрак клубларга чыга башладык, – дип сөйләде ул. – Авылның бик шәп гармунчысы бар иде. Башта алар вечерларга хатыны белән парлашып йөрделәр. Инде хатыны авырга узып, корсагы зурайгач, клубка үзе дә чыкмый, ирен дә чыгармый башлады. Чит авылдан килгән килен ник әле өйдә кайнана, каенсеңел белән утырырга тиеш?! Шулай да ир шимбә яки якшәмбе көннәрендә үзе генә клубка чыгып, яшьләрне бер биетеп, танцы иттереп кайткалый. Авылга вальс, танго ише танцылар кергән заманнар. Гармунчы булмаганда яшьләр такмак әйтешеп, җырлашалар. Такмаклар уртага кемнең чыгуына карап җырлана: «Аягыңда күнитек, урталарга чыгасың да, торасың матур итеп». Яки: «Ул гел кызлар алдалый. Үтте гомерем, кия алмадым бот төбеннән сандали». «Аягыңда итекме? Аягыңда итек булса, әйдә, икәү киттекме?» «Исемкәйләре Сәүдә. Ай әстәгафирулла, кайда үскән бу гәүдә?» (Монысы озын булып үскән егеткә яки кызга җырлана.) Авылның комсорг егете барлык уеннарда, барлык чараларда катнаша, клуб мөдиренә әйбәт ярдәмче иде. Күп еллар сәхнәдән бер үк шигырь сөйләгәне истә калган: «Аптырадым бу хатынга, кыз таба да кыз таба. Син, димен, малай хакында духтырга барып кара…» Әле тагын бер сөйкемле генә кыз белән парлап җырлыйлар иде. Егет өйләнеп, кыз башкага кияүгә чыккач та, бик озак еллар сәхнәдә булдылар. Колхоз парторгына, авыл советына буйсына торган комсорг эшендә яше кырыкка якынлашканчы йөрде шулай. Берчак парторг моны чакырып әйткән: «Инде яшең дә олыгаеп бара, син бит механизаторлар курсын тәмамлаган булгансың. Әйдә, комбайн яки тракторга утыр», – дигән. Комсоргка ул елларда аена колхоздан 60 сум түләнә иде. «Утыруын утырырмын, тик аена 60 сум алып булыр микән соң?» – ди икән бу. Фермада эшли торган механизаторлар, чәчү, уборка чорында тракторда, комбайнда эшләүчеләргә 100-150 сум түләнә торган вакытлар бу.

Сүзем авыл клубы, андагы уеннар турында башланган иде бит әле. Клуб ишегеннән керүгә, почмакта бер уенга да катнашмый, үзара юк-бар сөйләшеп утыра торган төркем бар иде. Анда әле кызлар кулы тотып карамаган малай-егетләр, уенга катнашмый торган 2-3 авыл егете була. Үзара бер «колхоз» булып, сөйләшеп, көлешеп утыралар. Арада берсенең – «Алдар таз» кушаматлысының – авызына «шайтан төкергән» инде. Үзе көлмәс, ә янындагылар түшәмне күтәрерлек итеп көлә. Биючеләр дә аларга борылып карый, беләсе иде, ни дип алдый икән теге «Алдар таз»? Берсендә араларындагы малай-егет «Алдар таз»га багышлап ике-өч такмак әйтә: «Таз бара күпердән, тазның башы күпергән». «Таз кигән була оек, тазны тотып тукмаек». Шуннан тегесе такмак әйтүчегә берәрне ямамакчы була, тик малай клубтан чыгып ычкына.

Завклуб кыз кеше. Үзе дә концерт, спектакльләр оештыра, баш рольләрдә гел үзе уйный. Алабугада белем алып кайткан, башка төбәк кызы иде ул. Гармунны магнитофон алыштырды. Яшьләр дә культуралашты. Пар да кирәк түгел, кем ничек булдыра ала, шулай сикерә, шулай кыймылдый. Кайчак, килгән артистларның концертларыннан соң, вечерларына калып, хәзер ни майтаралар икән, дип карап утыргалыйбыз. Өздереп биюче яшьләр юк, яшьләр дә аз, күбесе шәһәргә елышты. Әле ярый өлкәннәр ансамбле эшләп килә икән.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии