Сагындыра студент чаклар

Гыйнвар ахырында күпләребезнең күңелләрендә иң якты хатирәләр генә калдырган Студентлар көне була.

Шулай туры килде, авылдан сыйныф белән бергәләп Казанга экскурсиягә барудан тыш беркая да бармаган авыл кызына исемен генә ишеткән Арчага укырга керергә насыйп булды. Югыйсә, классташыма иптәш булып кына барып, документларымны да юри генә тапшырып кайткан идем. Бернинди әзерлексез имтиханнарны да «яхшы» билгеләренә биреп, кайтып киттек. Училищеда безне сентябрь башында чакырырга вәгъдә итеп, кайтарып җибәрделәр. Тик без көткән чакыру кәгазе генә килмәде. Инде авылда, безнең хакта «укырга керә алмаганнар икән» дигән чыш-пышлар китте. Авыл халкының теле тик тормый бит ул, безнең авылдашларныкы аеруча.

Сентябрь башында документларны алып кайтырга дип, борыннарны салындырып киттек тагын Арчага. Анда безне ике хәбәр көтә: беренчесе, безне укырга алганнар, чакыру кәгазе дә җибәргәннәр, тик ни сәбәпледер безгә кадәр килеп кенә җитмәгән. Икенчесе, алдан ук кисәткәнчә, тулай торак юк, юньле-башлы фатирларны да август аенда ук алып бетергәннәр.

Шулай уку йорты коридорында кая барып бәрелергә белми аптырап басып торганда (ул вакытта әле педучилище иске бинада) үзе артыннан бер көтү кыз иярткән җирән чәчле тәбәнәк кенә буйлы бер егет бик эшлекле кыяфәт белән расписание эленгән тактага текәлде. Бу безнең группадаш, Саба районыннан Мөдәррис булып чыкты. Нишлисең, без дә аларга барып кушылдык. Беренче танышкан группадашым бездән дә ерактанрак, Норлаттан ук килгән Илгизә булды. Җеннәребез килеште бу кыз белән, дүрт ел буе аерылмас дуслар булдык. Ә калганнар Арчаның үзеннән, Сабадан, Кукмара һәм Балтачтан. Группабыздагы тагын бер егет – Рафилдән үлеп көнләшә идек, рәхәт, көн саен туган авылына кайтып йөри, тау гына төшәсе! Группабызның старостасы – Саба районыннан Әлфия – кешелекле, ярдәмчел. Теге кинодагыча: активистка, спортсменка булу өстенә, бик чибәр дә. Авылда мәктәптә физкультура дәресендә беренче булып басып тора идем, монда рәхәт, мин әле бишенче генә, Әлфиябез беренче! Ә укытучыбыз шактый усал – авылдагы кебек форма күлмәк киеп физкультурага кереп кара!

Чүпрәле чибәре Зифа вәт җырлап та күрсәтә, андагы моң! Нигә монда килгәндер, бер дигән җырчы чыгасы булган үзеннән. Йөгерешче кызларыбыз – Апастан Фирдәвес, Биектаудан Ания училищеның данын яклап, бик күп ярышларда катнашты. Әле тагын гел көлеп торучы Саба кызы Рәмзиянең елмаюы да әле дә күз алдында. Мәктәптә укытканда укучыларын бераз булса да ачулана алды микән, юкмы?

Әйтергә генә ансат, укуны тәмамлап, кайсыбыз кая таралышканга да 30 ел узган! Шөкер, элекке группадашларым барысы да тормышта үз урыннарын тапкан.

Укый гына башлаганда укытучыларга әле ияләшү авыр, шуңа күрә чирек ахырында шактыебыз «өчле» эләктерде. Класс җитәкчебез Наилә Зариповна безгә ике кешегә бер стипендияне булса да бүләрлек итеп шактый тырышты, рәхмәт аңа. Дүрт ел буе безне яклап, саклап, икенче әниебез булды. Гомумән, Арча педучилищесында укыган чаклар яшьлекнең иң гүзәл вакыты булып истә калган. Югары уку йортында бөтенләй башка мохит шул. Укытучыларыбыз да вакытында хәлебезгә керә белде, кирәк чагында ачуланды да, төпле белем алып чыктык. Эшкә урнашканда: «Мин Арча педучилищесын тәмамладым», – дип әйтү белән, дәрәҗә артып китә иде. Чөнки ул уку йортының дәрәҗәсе республикабызда шактый югары булды һәм хәзер дә шул марканы төшермиләр. Арчалылар гаять ачык, ярдәмчел, гади халык. Беренче мәлдә и көлә идек шуларның «әчкеч» дип сөйләшүләреннән, бераздан ияләштек тагын.

Фатирда тору михнәтләре үзе бер кызык булып, аларны язу өчен бер дәфтәр кирәк. Безнең чордагы студент чакның иң рәхәт вакыты – колхозларда бәрәңге алуда катнашу. Иртәнге җидедән караңгы төшкәнче бәрәңге чүпләп, ел буена җитәрлек акча эшләп кайтырга мөмкин иде. Дүрт ел буена шактый авылда булырга туры килде. Ә ул бәрәңге чүпләгәндә Арча кызларының җитезлеген күрсәгез! Һич артларыннан җитешле түгел. Күз йомганчы үзләренә бирелгән кишәрлекне чүпләп куялар. Әле бәрәңгене өч сортка аерасы – иң матурлары Кубага китәчәк, уртачалары – орлыкка, калганнары – подвалга.

Менә яшьлегемә кайтып, уйлап утырам да шаккатам: 15 яшьлек кыз баланы әллә кайдагы Арчага әниләр ничек курыкмый җибәрде икән? Хәзер ата-анасы үлгәнче баласы итәгенә тагылып йөри… Әле тегесе кирәк, әле монысы.

Илһамия ГАФФАРОВА,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии