АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

ПОДЪЕЗДДА САЛКЫН

Безнең подъездда проблема килеп чыкты – бүгенгә кадәр фатирларда җылылыкның рәтле булганы юк. Гаризаларны биреп барабыз, телефоннан да шалтыратып сорыйбыз. Аның акчасын түләмәс өчен безгә нишләргә икән? Кемдер җылы өйдә утырып, шул ук сумманы түли, ә без туңарга һәм түләргә мәҗбүр.

Зөлфирә ханым,

Алабуга шәһәре

Укучыбыз яшәгән йортны җылылык белән тәэмин итү Җаваплылыгы чикләнгән «ТИС» җәмгыятенә йөкләнгән. Аның диспетчеры Фәния УСТЮЖИНА сүзләренә караганда, әлеге проблема бу ялларда хәл ителгән инде.

Түләүләрнең гаделлеге мәсьәләсендә Зөлфирә ханымга Татарстан Дәүләт торак инспекциясенең Алабугадагы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Адресы: Пролетар урамы, 46нчы йорт. Телефон: 8(85557) 4-46-72.

ТИЕШЛЕСЕН БИРСЕННӘР!

Без 1987нче елда Төньяк төбәкләрнең берсендә эшләп алганнан соң туган ягыбызга кайттык. Лаеклы ялга чыгу вакыты җиткәч, Пенсия фондына бардым да, миңа әйбәт кенә пенсия билгеләделәр. Ләкин аны бер генә ай ала алдым – аннары «Дөрес исәпләмәдек», дип, нык киметтеләр, чөнки минем ел ярым буе Төньякта кибеттә эшләвем турында мәгълүматлары югалган. Хезмәт кенәгәсендә ул эш урыным язылган, аны никтер дәлил итеп кабул итмиләр. Әле җитмәсә шул беренче айда түләнгән «артык» акчаларны ярты ел буе 900әр сум «кисеп» бардылар.

Зоя ӘХМӘТОВА,

Зәй шәһәре

Русия Пенсия фондының Зәйдәге идарә башлыгы урынбасары Лилия КАМАЛЮКОВА аңлатмасы:

«Зоя ханым кулында булган документлары белән безгә яңадан килеп карасын. Бәлки, аның хезмәт кенәгәсендә Төньякта кибетче булып эшләве турында дөрес итеп язмаганнардыр, яки мөһерендә бөтен мәгълүмат та юк – андый очракларда йә пенсиягә чыгучы үзе, йә без өстәмә сорату ясарга тиеш. Шундый белешмәне алгач кына пенсияне яңадан исәпләп билгеләргә мөмкин булачак».

БЕЗНЕКЕЛӘР САРАНРАК

Узган ел күрше Тулбай авылы Сабантуенда Ижау шәһәреннән килгән бер пар белән таныштык. Сүз чыкты да, «Ничә ел бергә гомер итәсез», – дип сорадылар. Мин җавап бирдем – 53 ел. Алар: «Ижауда 50 ел бергә торган парларга өчәр мең акча бирәләр, 55 елны тутырсалар – тагын 3 мең, 60ны бергә яшиләр икән – 5 мең», – дип сөйләде. Мин моңа көнләшеп тә куйдым, чөнки бездә акча түгел – котлау хаты да бирмәделәр. Аннан соң сугыш чоры балаларына да башка төбәкләрдә матди ярдәм күрсәтелә, ә бездә – юк.

Фәнил САЛИХОВ,

Минзәлә районы, Усай авылы

КИТАП ЭЗЛИМ

Фарсель Зыятдиновның бакчачылык турындагы китапларын кайдан табып була икән? Күп кенә кибетләрдән эзләп карадым – юк.

Наҗия САФИНА,

Баулы районы, Татар Кандызы авылы

Әлеге басмаларны сатып алу мәсьәләсендә «Яз» нәшриятына шалтыратып була. Китапларны почта аша да җибәрә алалар. Телефон: 8-919-633-68-51.

ИГЪТИБАР ҖИТМИ

Мин Венгриядә 1956нчы елгы хәрби операциядә катнашкан кеше, 80 яшьтә. Сугыш ветераны буларак пенсия алам, Бөек Ватан сугышында катнашучы таныклыгы да бар. Ләкин мине бәйрәм чараларында катнаштырмыйлар, котламыйлар да, бүләкләр дә бирмиләр. Юбилеем, «Алтын туебыз» узды – анда да игътибар булмады. Өемдә идәннәр бик салкын була кыш көне, аяклар нык туңа. Җирле җитәкчеләргә бу хакта 2 ел элек үк әйткән идем, тик ярдәм итүче күренми, үзем өйдән чыгарлык хәлдә түгел, артларыннан йөри алмыйм. Йә ремонт ясасыннар, йә шуңа дип акча бирсеннәр иде.

Әхмәтрәшит ГАЛИМОВ,

Балык Бистәсе районы, Масловка авылы

Масловка авыл җирлеге башлыгы Анатолий ЕГОРОВ ветеранның проблемасы турында хәбәрдар булып чыкты.

«Безнең сугыш ветераннарына, мәгълүм булганча, торак шартларын яхшыртуга бюджеттан акчалар, фатирлар бирелде. Әхмәтрәшит абый ул категориягә керми, ә сугыш ветераннарына тәңгәлләштерелгән («приравненный») санала. Ул мәсьәләне район җитәкчелеге катнашында халык җыеннарында да күтәрдек, тик чишелешен таба алмадык. Хәзер Әхмәтрәшит абый ике катлы күп фатирлы йортта яши. Аңа капиталь ремонт ясалган, җылылык системасы үзгәртелде: элек үзәкләшкән иде, идән астыннан килде, хәзер исә һәр фатирны үз газ казаны җылыта, подваллар суык. Идәннәрен җылытырга, яхшыртырга безнең бюджетта акчалар каралмаган. Өстәгеләр дә булыша алмыйлар. Авылның спонсорларын без күбрәк урамнарны, ял итү урыннарын төзекләндергәндә җәлеп итәбез. Әлеге проблеманы чишү минем көчемнән килми шул.

Авылдашыбызга бәйрәмнәрдә игътибар җитмәүгә килгәндә, юбилейлар вакытында котларга тырышабыз, ветераннарны, аларның тол калган хатыннарын олылыйбыз, районның социаль яклау бүлегеннән дә киләләр. Әхмәтрәшит абый бит үзе генә түгел, безнең 90 яшьтән дә олырак картлар бар», – диде Анатолий Егоров.

***

Узган чәршәмбе «Безнең гәҗит» укучылары редакциягә менә шундый сорауларын юллады. Аерым мөрәҗәгатьләргә җавап тапмасагыз, алар газетаның киләсе саннарында урын алыр. Исегезгә тотыгыз: һәр атнаның чәршәмбесендә 10-13 сәгать аралыгында «Безнең гәҗит»кә шалтырата аласыз. Телефон номеры: (843) 272-42-17.

Мансур ХАФИЗОВ

Комментарии