- 18.08.2021
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2021, №32 (18 авуст)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ТЕЛЕБЕЗНЕ РӘНҖЕТМИК
Урыс күршем белән сөйләшеп утырганда, ул: «Татар теле ярлы тел ахрысы. Кайвакыт татарлар урыс сүзләрен кушып сөйлиләр, аларны алыштырырга сүз юкмы әллә?» – диде. Татар теленең дөньякүләм аралашу чарасы булып саналган телләрнең берсе икәнен әйттем. Моннан күп еллар элек Русиядә патша указлары, чит илләр белән аралашу кәгазьләре, шартнамәләрнең ике телдә татар һәм урыс телендә игълан итүләре, илчеләрнең татарлар булуын искә төшердем. Урыс телендә татар теле аша кергән сүзләр күп икәнлеген дә дәлилләдем. Күршем үзенчә хаклы да. Кайбер милләттәшләрем чынлап та татар телен яхшы белсәләр дә, чит тел сүзләрен чүплиләр. Милли уйларыбыз түбән дәрәҗәдә шул... Туган телен кадерләгән халыкның гына кадере булыр. Шул гыйбарәне онытмасак иде.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
БЕЗНЕКЕЛӘГӘ КИРӘКМИ
Телевизорны кабызуга, Русиянең кайсы гына төбәген алма, янгыннар турында сөйлиләр. Әйе, бу – афәт. Карак берне генә, янгын барысын да ала шул. Аллаһка шөкер, ул яктан Татарстаныбызда чагыштырмача тыныч. Минемчә, монда бөтен бәла – кырчылык культурасының бозылуында. Җирне сату-алу объектына әйләндергәннән бирле, аны эшкәртү технологиясе җимерелде. Русиядә авыл хуҗалыгы җирләре күп, тик алар эшкәртелми. Ташландык хәлдә яталар. Анда кирәкле үсемлекләр үсми, чүп үләне үсә. Янгынның төп чыганаклары шулар инде. Аларга бер шырпы яки бер тәмәке төпчеге җитә. Элек авыл хуҗалыгы җирләрендә урып-җыю беткәч, саламын җыйгач, бер квадрат метрын да калдырмыйча туңга сөрәләр иде. Ул җирне бер янгын да ала алмый иде, ә яз көне яхшылап сукалап чыгалар иде. Ә хәзер боларның берсе дә эшләнелми, чөнки хөкүмәткә җир кирәкми. Хөкүмәт аны киресенчә үз өстеннән төшерергә тели. Әгәр дә болай барса, берничә елдан җирләрне чит ил инвесторларына биреп бетерәчәкләр.
Әхәт САБИРОВ,
Кама Тамагы районы, Көрәле авылы
ҮРНӘК АЛЫРЛЫК КЕШЕЛӘР БАР
Үзбәкстан – миллион тонна мамык, Якутия алмаз һәм алтын бирсә, мәктәп тәртипле һәм белемле балалар әзерли, дип язалар иде элек. Бу сүзләр хәзер дә бик актуаль. Хуҗамәт урта мәктәбе яңа уку елына балалар кабул итәргә әзер. Ел саен үткәрелә торган ремонт беткән. Ялт итеп торган класс, коридорлар, яңа спорт мәйданчыгы – барысы да үз укучыларын көтә. Мәктәпнең бакча участогы да зур. Анда кишер, суган, чөгендер түтәлләре, алмадан сыгылып утырган алмагачлар... Бөтен җире чип-чиста. Мәктәпне һәм аның территориясен шулай матур итеп тотучы, ныклы укытучылар коллективы тудыручы – әлеге мәктәпне тәмамлаган информатика укытучысы Камил Рәсим улы Гәрәев. Кешене тыңлый белә торган, аек акыллы, белемле егет ул. Туган мәктәбе турында сөйләргә ярата торган әлеге егеткә ихтирам белән карыйм. Мамык, икмәк үстерергә менә шушындый җитәкчеләр кирәк тә инде!
Мәүлидә ГАЙСИНА,
Минзәлә районы, Хуҗамәт авылы
ЯРЫРГАМЫ, ЯРМАСКАМЫ...
Үлгән кешеләрне ярмауны нотариус аркылы законлаштырып була, дибез. 80 яшьлек кеше өчен бигрәк катлаулы процесс бит бу. Бу сорауны хәл итеп булмыймы соң? Элек бит яру булмады. Кинәт үлеп киткәннәрне тикшерсеннән, әйе, тик картаеп үлгәннәргә тимәсеннәр. Мәетне безнең Мөслимнән Азнакайга ярырга алып барырга кушалар. Күпләрнең моны башкарып чыгарга машинасы да, мөмкинлеге дә юк. Мәетне мыскыл итү булып чыга түгелме?
Мөҗаһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
Редакциядән: әгәр кеше яман чир белән авырып, аңа операция ясалган, медицина учреждениесендә исәптә торган, тиешле дәвалану узган икән, ул, әлбәттә, ярылмый. Кеше терапевтның даими күзәтүендә булып, тиешле диагноз куелган очракта да проблема килеп чыкмый. Кешенең еллар, йә дистә еллар буе больницага йөрмәве, табибларда күзәтелмәве ярмау өчен нигез була алмый, ди белгечләр. Әгәр кеше ел саен гади генә диспансеризация, флюораграфия кебек чараларны үтми икән, табиблар кешене ярмый гына күмәргә берничек тә рөхсәт бирә алмый. Мәетне яру «Русия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре» дип аталган Федераль закон нигезендә башкарыла. Шунда ук дини сәбәпләргә нигезләнеп, җәмәгатенең, якын туганнарының, законлы вәкиленең язмача гаризасы булган очракта яки мәрхүм үзе исән чакта шундый гариза язып калдырганда мәетне ярмау хокукы бар, диелә. Димәк, нотариуска йөрүне, сез үзегез түгел, якын туганнарыгыз да башкара ала. Тик әлегә, закон нигезендә, мәетне яру-ярмау мәсьәләсе кешенең яшенә, диненә карап түгел, ә сәламәтлегенә, бигрәк тә табибларга, больницага йөрү ешлыгына карап хәл ителә.
КҮРШЕЛӘРДӘ – АКЧА, Ә БЕЗДӘ?
Газетада сугыш чоры балаларына Башкортстанда акча бирә башлаганнар дигән хәбәрне укыган идем. Бу чынмы? Әллә күз буяу өчен язылган бер хәбәрме икән?
Рәшит абыегыз,
Теләче районы, Караширмә авылы
Редакциядән: «Кызыл таң» газетасы мәгълүматлары буенча, Башкортстан республикасы президенты Радий Хәбиров «Сугыш чоры балалары» өчен бер мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне билгеләгән. Тиешле указ хокукый мәгълүмат порталында 12нче августта басылып чыккан. Бу елның август-сентябрь айларында балачаклары Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән гражданнар акча алачак. Түләү алу өчен бер шарт та куелган – сугыш чоры баласы Башкортстан территориясендә даими яшәргә тиеш.
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.
Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды
Комментарии