- 18.07.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №28 (19 июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ПЕНСИЯ БИРМИЛӘР
Улыбызга быел 50 яшь тула. Ул 30 ел зарарлы эштә эшләде. Яртысы шуның – Үзбәкстанда, 15 елы – Татарстанда. Аңа пенсия булырга тиеш иде. Үзбәкстанда килешү юк дип, пенсия бирмиләр. Шуны аңлатып яза алмассызмы икән? Нинди килешү, аны кем бирә икән?
Бер бабай,
Әтнә районы
Сезнең соравыгыз белән Әтнә районы Пенсия фондына мөрәҗәгать иттек һәм мондый җавап алдык:
– Хәзер законнар үзгәрде. Үзбәкстанмы, Казахстанмы – Русиядә башка законнар. Әйе, элек әлеге стаж безнең илдәге стаж белән кушыла иде. Ләкин хәзер 1991нче елга кадәр Үзбәкстан яки башка илдә эшләгән кешенең стажы гына кушыла. Әгәр кеше 1991нче елдан соң Үзбәкстанда эшләгән икән, аның ул еллары стажга кертелми. Әйтик, 1990нчы елдан 1998нче елга кадәр чит илдә эшләсә, аның бер елы гына стажга саналачак.
КҮҢЕЛСЕЗ ЯШИБЕЗ
Бүген рәхәт заманда яшибез, дисәк тә, элекке чорларны сагынып искә алам. Кечкенә чакта җәйге челләме, кышкы буранмы, көзге яңгырмы – урамнан кайтып кермәдек. Кышын окоп казыдык, җәй көннәрендә көтүлектә сыбызгы ясап, учак ягып, камыш белән уйнап мәш килә идек, көз көне яфрак тибеш уйнадык, урманга йөрдек. Ә хәзерге балаларга карыйм да, исем китә: кулларында телефон. Алар синең әйткәнеңне дә ишетми, тыңламый да. Авыл җирендә урамга чыксаң, беркемне күрмәссең. Элек көтү каршы алу бәйрәмгә тиң иде. Көтү каршы ала торган урынга иң беренче чыгып утырмасаң, утырып торам димә – сыерыңны басып күзлисең була. Бөтен авыл халкы шунда җыелышып авыл гайбәтен, кызыклы хәлләрне барлый идек. Теге каналдан бу сериалны күрсәттеләр дип авыз ачучы табылса, тагын да күңелле инде, әй! Басуда бәрәңге, суган чүбенә йөрүләр, авылдашлар белән печәнгә бару – барысы да кызык иде. Хәзер бикләнеп, ябылып өйдә утырабыз. Авылда кем яшәгәнен дә белмибез. Элек авылда беркемнең дә капкасы түгел, йорт ишеге дә бикләнми иде, ә хәзер өч кат тимер ишек – шуның һәркайсында бик тора! Шәп яшибез, дибез... Юк, күңелсез яшибез. Бер көнгә булса да элекке чорга кайтып киләсе иде.
Гөлзәмирә апагыз,
Балык Бистәсе
БАРЫБЕР ТҮЛИБЕЗ
Без үзебез Казанда яшибез. Биектау районының Шәпше авыл җирлегендә дачабыз бар. Җәй көне өч ай шунда кайтып торсак та, чүп ташламыйбыз. Ләкин аңа карамастан, акчаны барыбер түлибез. Бу дөресме?
Алсу ВӘЛИЕВА,
Казан шәһәре
Соравыгызны Шәпше авыл җирлеге башлыгы Владимир Беляковка юлладык. Ул болай дип җавап бирде:
– Безнең җирлектә, чыннан да, йортларын җәен дача итеп тотучылар күп. Шуңа күрә әлеге сорау белән миңа күпләр мөрәҗәгать итә. Вазыйфама кермәсә дә (бу мәсьәлә белән Бердәм исәпләү үзәге шөгыльләнә), кызыксынганым булды. Алар аңлатуынча, милекче, анда яшәмәгән очракта да, ел дәвамында чүп чыгару өчен түләргә тиеш.
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды
Комментарии