Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ТАТАР БАШЫН ТАТАР АШАР!

«Безнең гәҗит»нең 17нчы санында (5нче май, 2021 ел) «Төбәкләрне берләштерү тәкъдиме белән чыккан Марат Хөснуллин кем җырын җырлый» дигән язма басылып чыкты. Б мәкаләгә карата фикерем шундый: Хөснуллин рус шовинистларының җырын җырлый. Алар тегермәненә су коя. Бу безнең өчен бик аянычлы хәл. Явыз Иван Казанны вәхшиләрчә басып алганнан бирле, татар халкы үз мөстәкыйльлеге өчен көрәш алып бара. Ә Хөснуллин халкыбызга хыянәт итеп, Мәскәү түрәләре алдында «яхшы» булып күренергә тырыша. Татарстан халкының шактые берләштерүгә карата каршы фикердә булуга карамастан, ул берләштерүне яклап чыга. Инде моннан соң Марат Хөснуллин ничек итеп оялмыйча Татарстанга кайтыр икән?! «Татар башын татар ашый», – дип, юкка гына әйтмәгәннәр шул…

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ГОРБАЧЕВНЫҢ ИЛНЕ ТАРКАТУЫ НӘТИҖӘСЕ…

Казан шәһәрендәге гимназиядә булган терәндергеч фаҗига һәркемне борчуга салгандыр һәм уйланырга мәҗбүр иткәндер. Ни өчен шундый хәл килеп чыкты, каян табыла андый җансыз башкисәрләр? Әлеге сораулар турында уйланганда, ныклы идеологиясе булган СССРны сагынып куясың. Ул вакытта кешеләр тарафыннан бу дәрәҗәдә кансызлык, вәхшилек кылынмый иде дип беләм. Һәрхәлдә мин хәтерләмим. Чөнки идеологик тәрбия бирү системасы көчле эшли иде.

Ә күптән түгел генә 90 яшен билгеләп үткән Горбачев шул социалистик идеологияне юкка чыгаручы, социализмны җимерүче булды. НАТО хәрби блогына реаль каршы торган Варшава килешүен юкка чыгаручы булып калды. Минем өчен ул реформатор түгел, ә АКШка тәлинкә тотучы. Анда АКШ булды реформатор. Ә Горбачев аның кубызына биеп, бөтен дөньяны дер селкетеп торган СССРны таркатты. Аның кулы белән АКШ теләгенә иреште. Уйлап карагыз, хәзер НАТО гаскәрләре безнең ишек төбендә диярлек урнашкан: ягъни, Балтыйк буе республикаларында.

Әлбәттә, илне талап, халык милкен кулга төшергән байлар өчен Горбачев әйбәт. Аны мактыйлар. Ә безнең кебек гади халык өчен ул социаль гаделсезлеккә, тәртипсезлеккә, караклыкка, әдәпсезлеккә юл ачучы булды. Ныклы идеологиясез, яшьләрнең мораль һәм әхлак ягыннан таркалуына юл куючы яңа дәүләт төзелде. Менә хәзер шуның аянычлы нәтиҗәләрен татыйбыз инде.

Әхәт САБИРОВ,

Кама-Тамагы районы, Көрәле авылы

НАРКОМАННАР ӨЧЕН ДӘ АКЧА ТҮЛИКМЕ ИНДЕ?

Мин Буа шәһәренең Арефьев урамындагы 9нчы йортта яшим. Бездән хәзер ни өчен генә түләтмиләр икән инде, коммуналь хезмәтләр квитанциясендә әллә ниләр бар. Газ торбасы өчен дә түлибез. Күршебездә наркоманнар яши. Аларның 400 мең сумлык түләү бурычлары җыелган иде. Безнең өстән хәзер аларның бурычларын капладылар. Тагын бер фатирда ялгыз хатын тора, аның бурычларын да без йомарга тиеш. Шулай итеп бездән әллә ниләр өчен түләтәләр. Мин сугышта һәлак булган әтиемне дә күрмичә үскән, гомер буе авыр хезмәттә эшләгән 80 яшьлек карчык, хезмәт ветераны, почет тактасында торам. Хәзер шул наркоманнар өчен дә акча түләп ятыйммы инде. Бу гаделлекме, юкмы?

Безнең кооператив йорт иде элек. Район җитәкчелеге – Даутов дигән кеше мәҗбүри ТСЖга керттерде. «Кермәсәгез, йортыгызга ремонт ясамыйбыз», – диде. Хәзер шул ТСЖ әллә нинди түләүләр турында квитанцияләр җибәреп ята. Йортка ремонт ясалды анысы. Әле ул ремонтны ясаганда минем балконымны бозып ташладылар. Соңыннан 40 мең сумга эшчеләр яллап, яңадан төзәттердем. Ә менә ишегалдында бернинди төзекләндерү булганы юк. Яңгыр яуса, быкырдыкка әйләнә, йөри торган түгел.

Безне бик борчыган тагын бер сорау бар. Йортыбызның каршы ягында ун метр чамасы киңлектәге аралыкта кечкенә-кечкенә бакчаларыбыз урнашкан. Шунда кем суган, кишер үстерә, кем бәрәңгесен төртеп куя. Шул бакчаларны бетереп, аннан юл салырга җыеналар дигән хәбәрләр килеп иреште. Беренчедән, без бакчасыз калачакбыз. Икенчедән, ул юл йортка терәлеп узачак бит. Шулай юл салу дөресме икән?

Дөрдәнә ЙОСЫПОВА,

Буа шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: Бу йорт «Западный» ТСЖ идарәсенә карый. Без әлеге ТСЖның җитәкчесе Марат Зәйнуллин белән телефон аша аралаштык. Аның аңлатуынча, дөрестән дә 15нче фатирда яшәүчеләрнең коммуналь түләүләр өчен 360 мең сум күләмендә бурычлары җыелган булган.

– Шәһәрнең җылылык челтәре оешмасы арбитраж суды аркылы бурычларны ТСЖдан түләтте, – ди Марат Зәйнуллин. – Нәтиҗәдә, ул фатир хуҗасы ТСЖ алдында бурычлы булып калды. Хәзер без шәһәр судына мөрәҗәгать итеп, әлеге бурычларны кайтарту мөмкинлеген ачыкларга җыенабыз. Әлегә аның бер юлы – бурычлының хезмәт хакыннан өлешчә басып калып бару. Ни эшләмәк кирәк, Русия кануннары нигезендә башка чара юк. Инде әҗәтле кеше мөмкинлеге булып та беркайда эшләмәсә, ягъни бурычын өлешчә каплап бармаса, без катгыйрак чаралар күрүне сорап, янәдән судка мөрәҗәгать итәчәкбез.

Укучыбызның калган ике соравы – ишегалдын төзекләндерү һәм йорт артыннан юл салу мәсьәләләренә ачыклык кертү максатыннан, Буа муниципаль районы Башкарма комитетының беренче урынбасары – төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Илдус Гыйҗҗәтов белән элемтәгә чыктык.

– Бу ишегалдында «Безнең ишегалды» программасы буенча быел төзекләндерү эшләре башкарылачак, – дип ышандырды ул. Йортның арткы ягыннан, бакчалар өстеннән юл салыначагы турындагы хәбәр дә дөреслеккә туры килә икән. Илдус Гыйҗҗәтов аңлатуынча, тагын 4 йорт аркылы эчкә таба кергәч, балалар бакчасы салынган. Аңа бара торган юл тар, кара-каршы очрашкан җиңел машиналар да көчкә узыша. Нәтиҗәдә иртә-кич бөке хасил була. Әлеге хәл куркынычсызлык ягыннан да таләпләргә туры килеп бетми. Шунлыктан Арефьев урамындагы 4 йортның арткы ягыннан өстәмә юл салыначак һәм машиналар хәрәкәте боҗра буенча җибәреләчәк. Ягъни, моңарчы булган юлдан балалар бакчасына керәләр һәм яңа салынасы юлдан чыгып китәчәкләр.

Ул юл киң булмаячак, аның өчен йортлар артында урын нормативлар буенча җитәрлек, – ди Илдус Гыйҗҗәтов. Бары газүткәргеч торбаны гына югарырак күтәртәсе булуын искәртте. «Аңа борчылырга кирәкми, ул юлда иртә-кич кенә машиналар хәрәкәте булачак», – дип тә өстәде, халыкны тынычландырырга тырышып.

СУД КАРАРЫН ПРИСТАВЛАР ДА ҮТӘТМИ

Биш ел элек миңа үч итеп машинамны ватканнар иде. Кузовын әйбер белән төеп иңдереп, тәрәзләрен ватып бетерделәр. Ватучы кешене таптык. Ул Мөслим районыннан булып чыкты. Безнең авыллар терәлеп диярлек урнашкан. Ул кешегә суд булды, гаебе расланды. Миңа ясалган матди зыянны түләргә, дигән карар чыгарды мәхкамә. Әйткәнемчә, инде биш ел вакыт үтеп китте, ә аның һаман түләгәне юк. Суд приставларына мөрәҗәгать итәм, аларның җаваплары кыска, артык сөйләшеп тә тормыйлар: «Аның счетында акчасы да, алып сатарлык милке дә юк!» – диләр дә, бетте. Миңа нишләргә? Кредит алып, ул ваткан машинаны ремонтладым. Бер аягымны кистеләр, бер кулым эшләми. Шул инвалид башым белән тырмашам. Юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен штраф салынган иде. Аны түләмичә бераз сузып йөргәч, суд приставлары минем счетымны ябып, шунда ук штрафны түләттеләр. Ә миңа тиешле бурычны һаман түләтә алмыйлар. Ул кеше инвалид та, пенсионер да түгел бит. Беркайда эшләмичә, трай тибеп йөри. Ярдәм сорап инде кая барып егылырга да белмим.

Мансур ХӘСӘНШИН

Сарман районы, Рантамак авылы

РЕДАКЦИЯДӘН: Мансур әфәнденең борчуы белән Мөслим районы суд приставлары бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Чөнки җавап тотучы кеше әлеге районныкы һәм аның тарафыннан суд карары үтәлүен дә шул район суд приставлары контрольдә тотарга тиешләр. Мөслим районы суд приставлары бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Гүзәл Фәрхетдинова сүзләренә караганда, алар җавап тотучыга инде берничә тапкыр барганнар, суд таләбен тапшырганнар. Дөрестән дә, аның милке дә, счетларында акчасы да юк икән. Суд приставлары баргач, 1,5 мең сумны түләгән. Яңа гына кошчылык фермасына эшкә урнаштым, май азагында хезмәт хакы алам, чираттагы взносларны түләрмен, дип ышандырган.

Әлеге хәлне даими контрольдә тотабыз, без калдырган таләпләрнең үтәлешен тәэмин итәргә тырышачакбыз, – дип ышандырды Гүзәл Фәрхетдинова.

Приставларының суд карарын тәэмин итмәүләрен судка шикаять итә аласыз. Суд ул чагында приставларга да, хөкемгә тартылучыга да кискенрәк карарлар кабул итә ала.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда алдан вакытын килешеп очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии