Китап... һәм шагыйрь турында этюд

Китап... һәм шагыйрь турында этюд

Олы һәм урта буын кешеләре узган гасырның 70-80нче елларында «китап бумы»н хәтерлидер, мөгаен. Ул чакта кибет киштәләре буш тормады, классикларның күп томлы басмаларын яздырып алдылар, башлап язучыларның, шул исәптән милли телләрдә иҗат итүчеләрнең дә әсәрләре тиз алынып бетте. «Күренекле кешеләр тормышы» («Жизнь замечательных людей» серияләрен алу-табу бәхет булды. 1977нче елда чыккан менә шундый бер китап минем кулга эләкте – «Тукай»!

Татар әдәбияты гаять бай тарихлы, аның язучылары һәм шагыйрьләре байтак булса да, әлеге иң популяр сериягә безнең бердәнбер татар шагыйре эләгүенә мин хәйран калдым. Димәк, шундый карарга килгәннәр: Тукай алар арасында беренчеләрнең иң беренчесе һәм иң күренеклесе.

Шәһәр газетасында мөхәррир урынбасары булып Валентина Степановна Маликова – талантлы һәм изге күңелле ханым эшли иде. Ул каты авырды һәм, күрәсең, озак яшәмәячәген тоеп, миңа Бәләбәйдә бердәнбер булган «Тукай» китабын бүләк итте. Мин аңа бик рәхмәтлемен.

Китап 1913нче елның апрелендә Тукайны җирләү җеназасын сурәтләүдән башлана. Гасырларга сузылган тарихында Казанның мондый җирләүне әле күргәне булмый. Китап авторы Ибраһим Нуруллин шушы хакта яза: «1913нче елның күңелсез, болытлы иртәсендә Клячкин дәваханәсе янында, шәһәрнең үзәк Проломный урамына чыга торган тыкрыкта, халык җыела башлады. Уникегә бөтен квартал башлар диңгезенә (эшләпәләрдә, кепкаларда, фуражкаларда, колаксыз калын башлыклар-татаркаларда, каурыйлы эшләпәләрдә, яулыкларда, түбәтәйләрдә, бернәрсәсез) күмелде.

Көндезге сәгать бер. Дәваханә капкасында веноклар тоткан хатын-кызлар күренде, алар артыннан чәчәкләргә күмелгән җирләү носилкасы. Квартал артта калды, икенчесе, өченчесе, ә халык агымы кимемәде, шәһәрнең үзәк урамын тутырды. Университет урамыннан процессия Печән базарына борылды.

Тротуарларда кеше, өйләрнең тәрәзәләре пыялаларында йөзләр, йөзләр, йөзләр.

– Кемне җирлиләр?

– Татарлар үз шагыйрен.

– Кем ул?

– Тукаев, ахрысы.

– Олы кешеме?

– Каян булсын! Утыз да тулмаган, диләр.

Гавам артканнан-артты, аңа һаман яңа һәм яңа кешеләр өстәлә торды.

...Шагыйрьгә ихтирам йөзеннән юлны җәяү дәвам иттеләр, кучерлы дистәләрчә буш коляскалар арттан сөйрәлде һәм берсендә генә кеше бар иде – мәрхүмнең якын дусты, паралич суккан язучы Фатих Әмирхан».

Фатих Әмирханның истәлекләреннән бәян итәм. Ул кунакханәдә күрше бүлмәләрдә яшәдек, дип язган. Фатих Тукайның төнлә бик озак буылып ютәлләгәнен ишеткән. Иртән аның хәлен белмәкче булган, әмма ишектә шагыйрь үзе күренгән һәм бүген Клячкин дәваханәсенә салуларын әйткән.

– Тизрәк савыгып кайт, – диде Әмирхан.

– Мин инде аннан кире кайтмам, – диде Тукай. – Мин мәңгелеккә китәм...

Әлбәттә, Габдулла көннәренең санаулы икәнен белгән, ләкин мәңгегә халык хәтерендә калачагын аңлаган.

1910нчы елда ук аңарда дәваланмаслык чир – туберкулез булуы ачыклана. Халык аны «чахотка» дип йөртә һәм әле рактан курыккан кебек курка. 1904нче елда туберкулездан бөек рус язучысы А.Чехов үлә, үзе табиб, бай кеше. Хәтта аны да коткара алмыйлар, ә аңа 44 яшь була.

236 битле бу китапны мин аерылмыйча укыдым: ул шулкадәр йөрәк әрнүе белән сызланып язылган. Шуңа аны шулай укыйсың да. Габдулла Тукайның барлык иҗаты халык язмышы, аның киләчәге турында әрнү белән сугарылган. Аңа нибары 27 яшь була, ә иҗади тормышы аннан да азрак дәвам иткән – нибары сигез ел. Шушы кыска вакытта Габдулла биш том шигырьләр һәм проза язган. Һәр шигыре – шедевр. Исән чакта ук аны татарлар гына түгел, башка тугандаш халыклар да белгән һәм бәһаләгән. Соңрак вакыттагы күп шагыйрьләр – башкортлар, казахлар, балкарлар, чуашлар һәм башкалар – аны укытучылары дип исәпләгән. Мостай Кәрим һәм Рәми Гарипов исемнәрен атау да җитә.

Бүген дә Габдулла Тукай төрки халыкларның яраткан шагыйре булып кала. Аңа Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Әстерханда, ә чит илдә – Бакуда, Стамбулда һәм Әнкарада һәйкәл куелган. Уфада шәһәрнең үзәк урамнарының берсе аның исемен йөртә (анда Республика хөкүмәте урнашкан), һәйкәл 2019нчы елның апрелендә куелды.

Китап иллюстрацияләргә бай, анда ул замандагы билгеле кешеләрнең фотолары, шулай ук күренекле рус шагыйрьләре А. Ахматова, С. Липкин, Д. Бродский, С. Северцев һәм башкалар тәрҗемәләрендә Тукайның шигырьләреннән өзекләр бар.

Габдулла Тукай А. Пушкин, М. Лермонтов шигъриятен яхшы белгән. Бер шигырендә алар кебек булырга теләвен язган.

Каты авырып киткәндә ул әлеге бөек шагыйрьләр яшәгән урыннарны күрергә тели: 1912нче елда Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта була. Аннары Уфага, аннан Троицкийга килә, казах далаларында берничә ай яши, кымыз эчә. Бу азга гына аның гомерен озынайта. Калган берничә аен ул туган якларында уздырырга тели...

Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ,

Башкортстанның Бәләбәй шәһәре

Комментарии