Аптыраган бу шланглар белән

Аптыраган бу шланглар белән

«Безнең гәҗит»не яратып укыйм, яздырып ала башлаганыма 6-7 ел инде. Рәхмәт сезгә татарча әдәби телдә язуыгызга. 2019нчы елгы август аеның бер санында пластик торбалар, шланглар һәм башка әйберләр турында матур гына бер мәкалә бар иде. Ул вакытта пластик шланглар белән кызыксынмый идем әле. Менә хәзер дачада 30 метр тирәнлектә скважина казыттык. Шуңа юньле шланг табып булмый. Күрше ПНД торба куйдырган иде, 3-4 ай буе әшәке ис килеп торды, бер кеше агуланды да.

Кибетләрдә шланглар бик күп. Су скважиналары өчен ниндие бар, дип сорагач, сатучы 5-6 төрле шланг күрсәтә. Берсенең дә азык-төлек өчен яраклы дигән сертификаты юк. ПВХ шлангка реклама кәгазе ябыштырылган. Анда «для перекачки молочных продуктов, пива, кваса» дип язылган. ПВХ дигәне ике төрле куркыныч химикат бүлеп чыгара: икесе дә гормоннар өчен зарарлы диелгән. Аптыраган инде бу шланглар белән. Хәзер күп кеше авылларда, дачаларда үз скважиналарын казыта. Су коесына пластик торба төшереп, халык әкренләп үз-үзен агулый бит. Ни эшләргә? Су скважиналары өчен нинди шланглар кулланып була?

Әнвәр АБДУЛЛИН,

Мәскәү шәһәре

Комментарии