Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

УРМАН КИСӘРГӘ ҖИБӘРИК

Сугыш чоры балалары турында күп язалар, күп сөйлиләр. Сез дә бу турыда ишетеп туеп беткәнсездер инде. Газета битләрендә сугыш чоры балаларының тормышы турында күп язмалар басыла. Аларны еламыйча уку мөмкин түгел. Үзем дә язгалыйм. Язуның әллә ни мәгънәсе юк икәнен беләм, ләкин язгач, нишләптер күңел тынычланып китә. Без барысын да күз алдына китереп укыйбыз, ә бит хәзерге җитәкчеләр аны күз алдына китерә дә алмый. Бу чорның авырлыгын күрми. Сугыш чоры балаларына ярдәм юк, акча бирү турындагы канун тагын сорау астында кала бирә. Югарыда утыручыларның үзләрен урман кисәргә җибәрергә кирәк. Бер таңнан икенче таңга кадәр эшләсеннәр. Ач килеш салкында гади пычкы-балталар белән урман кисеп карасыннар. Аннары гади авыл өенә кайтып аш чөмерсеннәр дә, сарык һәм бәрәннәр арасында идәндә йокласыннар. Бу очракта ярдәм проектын тиз генә эшләп, кабул итәрләр иде.

Галия АРСЛАНОВА,

Казан шәһәре

ИКЕ ТЕЛДӘ ДӘ БУЛСЫН

Татарстанда җитештерелгән ашамлык, көнкүреш продукциясенең исемнәре һәм составы фәкать рус телендә генә языла. 1990нчы елларда Татарстан Конституциясе кабул ителгәннән соң җитештерелгән кайбер продукцияләрнең исемнәре ике дәүләт телендә дә языла башлаган иде. Бу күренеш 10 еллар чамасы гына дәвам итте. Хәзер товар җитештерүчеләр бу мәсьәләгә игътибар бирми, ягъни татар теленең дәүләт теле икәнлеген инкарь итәләр. Республикабызның министрлар кабинетында татар теленең кулланышын һәм аның гамәлгә ашырылуын күзәтеп тору мәсьәләсе көн кадагыннан төшәргә тиеш түгел. Үзебездә җитештерелгән продукция Татарстанныкы икәнлеге тышыннан ук күренеп торсын иде.

Сәгъдулла-Шәйхулла ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ДӨРЕСЛЕК ЮК

«Безнең гәҗит»нең 51нче санында (29нчы декабрь, 2021нче ел) басылган «Актанышта гаделлекне таба алмадык...» дигән мәкаләне укыгач, минем бөтенләй дә исем китмәде. Актаныш районының экс-депутаты, Актаныш авылы Башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән әлеге кешене югарыда эшләгән иптәшләре, дуслары суд булганчы ук яхшы эшкә урнаштырып куйдылар бит инде. Карга күзен карга чукымый дигән мәкаль бу очракка бик туры килә. Депутат үзенең гаебен танымый, танымас та. Ә малайның авыруы йөзеннән үк күренеп тора, күпме гомер больницада ятып чыккан ул. Менә шушы күренеш безнең илдә дөреслек булмаганын дәлилли дә инде. Бу экс-депутат Актанышның бик күп кешеләрен тукмаячак әле. Әмма иртәме-соңмы җәзасын алыр, дөнья бер килеш кенә тормый. Ә «Безнең гәҗит»кә гаделлек эзләү юлында уңышлар телим.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

САТУДА БАРМЫ?

«Фалнамә. Коръән ачу китабы»н кайсы кибетләрдән сатып алырга мөмкин? Гомумән, сатыламы икән ул?

Даими укучыгыз,

Апас районы

Фәрит хәзрәт Сәлманның әлеге китабы 2008нче елда дөнья күрде. Халык бу китапны үз итеп өлгерсә дә, дин әһелләре аңа тискәре карашта булды. Шуңа да Татарстан Диния нәзарәте Казыйлар шурасы, «Фалнамә» китабын сату яки тарату, бозыклык таратуга тиң, дип белдерде. Китап «зур гөнаһ» дип саналды. Китап, Исламга кадәрге багу принципларына нигезләнгән, дип аңлатты алар бу карарларын. Кабан арты мәчетенең икенче имамы Сәлимҗан хәзрәт Домнин да «Фалнамә»нең Ислам принципларына каршы килүен билгеләп үтте. «Мәидә» сүрәсенең 90нчы аятендә: «Ий, мөэминнәр! Барлык исерткеч эчемлекләр, отышлы уеннар, ширек кату сыннары һәм күрәзәлек кылу уклары шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдер». Бу аятькә барлык күрәзәлек кылу ысуллары керә. Нинди генә предмет-әйбер белән ясалмасын, хәтта Коръән сүрәләре буенча эшләнсә дә, тыелган гамәлләрдән санала. «Фалнамә»не төрле сүзлекләр, энциклопедияләр «төрки халыкларның борынгы күрәзәлек итү китабы» дип бәялиләр», – диде ул.

Әмма без соравыгызны Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәтенә дә юлладык. Анда безгә болай дип җавап бирделәр:

– Казыйлар алай димәгән. Ләкин, ничек дисәләр дә, нәзарәтнең китапларны сатудан-кулланылыштан алу вәкаләте юк, шуңа күрә сезнең бу соравыгызга җавап бирә алмыйбыз.

«Фалнамә» китабы сатудан алынмаган. Аны дини интернет кибетләрдән сатып алырга мөмкин. Казанның «Нурулла» мәчетендә урнашкан дини кибеттә дә әлеге китапны күрергә була.

АКЧА ӨСТӘЛМӘДЕ

Безнең авылда яшәүче Сәрия Фәрхетдиновага 2019нчы елда 80 яшь тулды. Бу яшькә җиткән пенсионерларга 5 мең сум акча өстәлә иде, ә Сәрия әбигә өстәмәделәр. Бу апаның беркеме юк, ул минем ерак туганым, үзе икенче группа инвалид, сукыр. Нигә өстәлмәгән икән?

Альбина ГАЗИЗОВА,

Сарман районы, Иске Имән авылы

Сезнең соравыгызны Сарман районы Пенсия фонды бүлекчәсенә юлладык.

– Кеше турында мәгълүмат тарата алмыйбыз. Бу – конфиденциаль мәгълүмат, үзенә шалтыратып аңлатырбыз, – дип җавап бирделәр безгә. Әгәр дә сезгә шалтырату һәм аңлату булмаган икән, янә безнең белән элемтәгә керә аласыз.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239– 03– 53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927– 039– 03– 53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии