Җөри хан турында риваять

Җөри хан турында риваять

Билгеле булганча, Казан ханлыгы чорыннан тарихи чыганаклар бик аз калган. Бу шартларда ул чорларны күпмедер дәрәҗәдә күзалларга мөмкинлек биргән һәр тарихи чыганак кадерле.

Хәзерге Теләче районының Иске Җөри авылында электән сакланып килгән тарихи риваять, безнең тарафтан 2014нче елда, район җирлегендә уздырылган тарихи-эпиграфик экспедиция барышында, ул вакытта Теләче муниципаль районы музее директоры булып эшләгән Әлфия Белаловадан язып алынды. Риваять бигрәк тә төбәкнең шул чордагы «Җөри хан» атлы җирле идарәчесе искә алыну белән кызыклы.

Муниципаль район үзәге булган Теләчедән ун чакырым чамасы ерактагы Иске Җөри авылы Югары Мишә агымының сулъяк яр буена урнашкан. Аның биек елга тугае ярындагы борынгы каберлегендә хәзергәчә сакланып, Казан ханлыгы чорына караган язулы каберташлар авылның кадимилеген раслый.

Мәгълүм булганча, Казан ханлыгында Арча, Алат, Гәреш, Нугай административ «даругалары» ише салым өлкәләре белән беррәттән, Җөри даругасы (өлкәсе) дә булган. Үз чиратында, алар ханлык башкаласы Казаннан дәүләтнең төрле тарафларына илтүче олы юлларга (трактларга) бәйле оешып, йә шул тарафтагы бер зур, әһәмиятле торак пункт (мәсәлән, Арча, Алат калалары), йә булмаса, шул тарафта яшәгән төп кавем яисә сыйнфый-этник катлам исеме белән аталганнар (мәсәлән, Нугай даругасы һ. б.). Халкы Казанга кайсы юлдан (тракттан) йөрсә, авыл-калалар да шул административ «даругага» (өлкәгә) караган (әйтик, Арча юлыннан йөрсә – Арча даругасына-өлкәсенә, Алат юлыннан йөрсә – Алат даругасына-өлкәсенә һ.б.).

Казан ханлыгында «Җөри даругасы» дип талган зур бер административ салым өлкәсенең булуы үзе үк авылның ул чорда ханлыкның Казаннан көнчыгыш тарафка илтүче олы юл (тракт) өстендәге административ әһәмияткә ия булган торак пункт булганлыгы турында сөйли.

Ул заманнардагы Җөри тракты (юлы) үзенең төп конфигурациясе, юнәлеше буенча мәгълүм дәрәҗәдә хәзерге Мамадыш, Чаллы трактларына тәңгәл килгән. Олы юл буйлап урнашкан авыл-калалар ханлыкның Җөри администртив өлкәсен («даругасын») тәшкил иткән.

Соңрак, инде Мәскәү дәүләте шартларында (XVII гасырда – XVIII гасыр башында), ул вакыттагы Казан өязенең Җөри даругасына хәтта хәзерге Татарстанның Чулман аръягындагы көнчыгыш җирләре дә кергән. Гомумән алганда, Казан ханлыгы чорыннан калган бер архаик мирас буларак, Казан өязендә административ даругаларга бүленеш 1781-82нче елларга кадәрле сакланган.

Казан ханлыгындагы «даругаларның» салым өлкәләре генә булмыйча, анда яшәгән аерым аксөяк нәсел-ыруларның (мәсәлән, Шириннарның, Аргыннарның һ .б.) ниндидер бер ярым-мөстәкыйль билекләре («кенәзлекләре») булуы турында да фаразлар яшәп килә. Әмма әлегә моңа нинди дә булса ачык дәлилләр юк. Соңрак, Мәскәү дәүләте шартларында, аларның бары тик административ функцияләре чагыла.

Бәян ителгәннәр риваятьтә шәрехләнгән «Җөри ханның» шул чорда яшәгән реаль шәхес булуы ихтималын инкарь итми. Шулай булса, ул ханлыкның Җөри даругасыннан (беренче чиратта, ясаклы игенчеләрдән) дәүләт (хан-ханлык) казнасына салым җыеп тапшыру өчен махсус билгеләнгән җаваплы түрә, «даруга бәге» (икенче төрле әйткәндә, «даруга-бәк») буларак күзаллана.

Әмма ни өчен соң ул риваятьтә «хан» дип атала? Күрәсең, бу очракта тарихи риваятьләргә хас уртак мирасчылык традициясе чагыла. Ул күзлектән караганда, ханлыктагы һәр җирле идарәче – «хан». Бу уңайдан, мәсәлән, Шомбыт елгасы буендагы борынгы Чаллы төбәге – «Чаллы кенәзлеге» идарәчеләренә карата да риваятьләрдә «хан» төшенчәсе кулланыла. Ихтимал, бәлки, бу аларның Чыңгыз (Чыңгыз хан) нәселеннән булуларына бер ишарә булып торадыр.

Инде хәзер риваятьнең үзенә мөрәҗәгать итик.

ҖӨРИ ХАН ТУРЫНДА ЛЕГЕНДА

Бик борынгы заманнарда хәзерге Иске Җөри авылы яныннан ага торган Мишә елгасы бик киң Һәм бик тирән булган. Жөри хан үзенең гаскәрләре белән яудан кайтканда, тау итәгендә ял итәргә туктаган. Бу урындагы табигать гүзәллегенә хәйран калып, шушында шәһәр төзергә уйлаган. Ләкин аксакаллар белән киңәшкәннән соң, Мишә елгасының киңлеге су юлы өчен җитеп бетми, дигән фикергә килгәннәр. Үзләре хыялланган шәһәрне, ераграк китеп, хәзерге Казан урынына салганнар.

Ханның каланы Җөри урынында төземәвенең тагын бер сәбәбе булган. Кала төзелә башлагач, ханның кызы Зөһрә хасталанып китә һәм вафат була. Ханнын йөрәге кызының фаҗигасе белән бәйле урында яшәү белән килешә алмаган. Һәм хан бу урыннан киткән.

Иске Жөридәге борынгы каберлекнең халык телендәге исеме – «Хан кызы каберлеге. Шулай итеп, Иске Җөри авылының атамасы Җөри хан исеменнән килеп чыккан.

Тарих фәннәре кандидаты Рәшит ГАЛЛӘМ,

Казан шәһәре

Комментарии