Шифалы чаралар гына түгел, саф күңел, ихласлык та дәвалый

Шифалы чаралар гына түгел, саф күңел, ихласлык та дәвалый

Биек койма белән әйләндереп алынган «Сосновый бор» санаториеның биләмәсенә кергәч тә үзенә бер төрле тынлык. Урам яктан искән җил дә сизелми. Башлары болытларга җитә торган йөзәр яшьлек карт наратлар каршы ала. Алар дәваланырга, ял итәргә килгән кешеләргә, бездән курыкмагыз, рәхәтләнеп ял итегез, дәваланып, савыгып кайтыгыз, дип әйтәләр кебек. Шул наратлар арасында урнашкан биналар, аларга илтә торган чиста юллар күзгә ташлана. Юл кырыенда төрле җәнлек сыннары, балалар мәйданчыклары, зәвык белән эшләнгән урындыклар, ял мәйданчыклары үзенчә матурлык һәм күңелгә тынычлык биреп торалар. Бу әле кышкы матурлык, җәен тагын да матуррактыр. Мондый хозурлыкка дәвалау бүлмәләрендәге чисталык, пөхтәлек, анда эшләүче табибларның, хезмәткәрләрнең ягымлылыгы, ихласлыгы да өстәлеп, дәваланучыларның күңелен күтәрә, тәннәрен сихәтли, савыгуларына ышаныч тудыра.

Әле дәвалау гына түгел, кешене ашатырга, дәваланучыларның яшенә карап, күңелләрен ачарга да кирәк. Бу эшләр дә югары дәрәҗәдә куелган. Болар барысы да үз эшеңне яратып, күңел җылысы биреп эшләгәннән генә килә.

Бертөркем дәваланучылар исеменнән «Сосновый бор» санаториеның генераль директоры Фоат Гатинга, аның урынбасары Дилбәр Гатинага, директорның дәвалау буенча ярдәмчесе Наилә Хәйруллинага, дәвалаучы табиб Радик Салеевка, массаж остасы Ирина Авериянова һәм исемнәре аталмаса да, шәфкатьле йөрәкләре белән күңелләргә кереп калган башка хезмәткәрләргә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Фидакарь хезмәтләрендә уңышлар, исәнлек-саулык телибез.

Изображение удалено.Рәхмәт сүзләренә Казаннан Гүзәл Вәлиева, Геннадий Максимов, Кафия Сәлахова, Гаваз Харисов, Мөхәммәдиновлар гаиләсе, Әтнәдән Мәзхия Хәбибуллина, Чистайдан Сания Жаркова, Арчадан бертуганнар Тәскирә белән Тәбрис, Кукмара районы Мәскәрә авылыннан Юсупов Мөнир Фәсхетдин улы, Лениногорск шәһәреннән Валентина Шишкова, Киров өлкәсе Чавал авылыннан Фәйрүзә һәм Рәфкать Салихҗановлар да кушыла.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии