Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

САБЫРЛЫК КИРӘК
Баулы шәһәрендә яшәүче якташым Әнвәр Галиәкбәров белән Апас урта мәктәбендә бергә укыган идек. Күптән түгел аның хәләл җефете Фәһимә бакыйлыкка күчте. Урыны оҗмахта булсын! Әнвәр дустымның һәм туганнарының зур кайгысын уртаклашам. Дустым Әнвәр, сиңа сабырлык, күңел тынычлыгы, исәнлек-саулык, иман байлыгы, хәерле тыныч тормыш теләп калам.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
ХАЛЫК БОЛАЙ ДА БЕЛӘ
Илфат Фәйзрахмановның «Почтасыз калмагаек» (БГ, №39, 2023) дигән мәкаләсен укыгач, ни әйтергә дә белмәдем. Шулай да бик олы кеше буларак әйтәм: безнең ил гел артка таба бара шикелле миңа. Халык өчен иң кирәкле әйберне юкка чыгару бит бу. Авыл халкы, әби-бабайлар өчен почта бик кирәк. Ничек инде шуны рәтләп, тәртипкә сала алмыйлар икән безнең илдә? Элек гөрләп тора иде почталар. Акча алган җирдә почта мөдире дә, хат ташучы да була иде, ә бөтен халык 5-6шар гәҗиткә языла иде. Атнага өч тапкыр район газетасы килә иде, хәзер җомга саен бер гәҗит кенә килә. Алга түгел, артка барабыз. Монда да Мәскәүнең катнашы бармы икәнни соң, дип тә уйлап куям. Депутатлар хәл итә алырлар иде, бәлки. Адәм көлкесе бит! Чит илләр белә күрмәсен иде инде, гарьлек бу.
Мөҗаһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
АВЫЛЫБЫЗ ЯМЬЛӘНДЕ
Мин үзебезнең әби-карчыкларның моң-зарларын сезгә җиткермәкче булам. 1нче августтан бирле почтальоныбыз юк. 5-6 меңгә кем эшләсен соң хәзерге заманда? Почтальоныбыз Ирина исемле иде, бик яхшы эшләде. Бик зур рәхмәт аңа. Хәзер газеталар да югала, гәҗитләрне «по пути» кемгә эләгә – шулар тарата. Эшләр болай барса, газетка да языла алмыйбыз инде, дип кайгырабыз. «Безнең гәҗит»не бик яратып укый идек, юанычыбыз иде. Авылда мәктәп тә, кибет тә юк. Эшләп тора торган клубны да сүттерделәр. «Экономия» ясыйлар, күрәсең. Инде мәктәп, кибет, клубка дога кылдык, газеталарга да дога кылырбыз ахры. 
Безнең авылны Америка өрәңгесе басты. Авылыбызда туып-үсеп, чыгып киткән активист кызларыбыз Нурзия, Ландышлар башлап йөреп, ике тапкыр инде өмә оештырылды. Аларга авылның барлык егет-кызлары кушылды. Октябрь аенда тагын оештырырга җыеналар. Аларга бик зур рәхмәт, бәхетле гомер итсеннәр! Авылыбыз матураеп, чистарып калды. Дөньяларыбыз тыныч, күгебез аяз булса иде.
Дания ТӨХВӘТУЛЛИНА,
Нурлат районы, Октябрина авылы
ҮЗ ҖИРЕБЕЗДӘ ЯШИБЕЗ
11нче октябрь көнне Мәскәүнең «Беренче канал»ы аша игълан итәләр: «Бүген – Башкортстан Республикасы көне». Тапшыруны да «хәерле иртә» дигән сүзләрдән башладылар. Анда башкорт халык фольклор ансамблен чакырганнар, алар бөтен Русиягә Мәскәүдән җырлап-биеп сәлам тапшырды. Афәрин, башкорт туганнарыбыз! Сез Республика көнен «шәһәр көне»нә алыштырмадыгыз.
Хәтер көне... Изге Болгар җирендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үткәндә, безнең беренче президентыбыз: «Безнең халкыбызның Русия җирендә Ислам динен кабул итүенә 1100 ел булды һәм Ислам дине безнең илгә бик зур тәэсир ясады», – диде. Аның илгә, халыкка нинди терәк булганын аңлатты. Мин аптырап калган идем: ничек инде ул вакытта татар халкы Русия җирендә яшәсен? Тарихтан белүемчә, 10-15нче гасырларда үз җиребез, үзебезнең дәүләтебез булган. Әгәр безнең халык Русия җирендә яшәгән икән, ничек Хөкүмәт татарларга Ислам динен кабул итәргә рөхсәт биргән соң? Русия кенәзе Ислам динен кабул итмәгән бит. Татар халкы үзенең бәйсезлеген, дәүләтен 1552нче елның 15нче октябрендә югалткан, калганын кабатлап тормыйм. Соңгы вакытта татар телевидениесе: «Без Русия җирендә яшибез», – дип сөйли башлады. Иске авыздан нинди яңа сүз бу? Без үз җиребездә, Русия дәүләте составында яшибез. Дөрес, гореф-гадәтләребез, телебез чикләнгән булса да. 
Әнәс ФӘХРИЕВ,
Минзәлә районы

***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итте 

Комментарии