Шәкүр

Авылыбызның икенче мәхәлләсендә Шәкүр исемле, карап торышка усал кыяфәтле, кешесенә карап әдәпле була торган бер кеше бар иде. Салгаларга яратса да, бала-чага белән чын күңеленнән сабыйланып аралаша иде ул. Бер көнне ул безгә, сигез-тугыз яшьлек балаларга, Шәкүр карак турында сөйләде. Татар тарихында иң гадел һәм ат каракларының юлбашчысы саналган Шәкүр турында бүгенгәчә төрле-төрле «кырыкмаса, кырык төрле» серле тарихлар йөри.

Авылдашыбыз Шәкүр абыйның әтисе атаклы ат карагы белән якыннан таныш булган икән. Октябрь революциясе алдыннан урман авызындагы чиркәүнең подвалында очрашканнар. Хәзерге Биектау районындагы Путанай (Потаниха) саласында ул чиркәү. Нәрсәләр турында әңгәмә корганнары билгесез. Сүз уңаеннан, Путанай чиркәве бүген дә үз урынында калкып утыра. Аның яныннан узышлый, якташым Шәкүрнең сөйләгәннәре исемә төшә минем. Димәк, Шәкүрнең әтисе баласына үзенең танышының исемен куштырган булып чыга.

Шәкүр карак исемен алган авылдашым Путанай саласына Тукбай елгасы тирәләренә айга берничә мәртәбә барып кайта иде. Шул юлда фаҗигале рәвештә дөнья да куйды ул. Җентекләп тикшермәделәр дә бугай. Теләмәгәннәрдер инде. СССРда барысы да ал да гөл генә булырга тиеш иде бит.

Ат карагы исемен йөрткән якташыма да ат җене кагылган иде. Атлар урлашмаса да, ачы теллеләр аны бурга охшаталар иде. Гадел була белгәне өчендер, дияргә кала.

Ике Шәкүрнең дә каберләре җиргә иңде бугай инде. Яңа җәмгыять инде. Бер яңа капиталист мең Шәкүргә торырлык, артыграк булмаса. Кансызлары да бардыр.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Комментарии