«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

КОРБАН ЧАЛУ БУЕНЧА…

«Безнең гәҗит»нең 22нче санында әлеге сәхифәдә укучыгыз Корбан чалу буенча сорау биргән иде. Әгәр рөхсәт итсәгез, бу хакта мин дә тулыландырып җавап бирер идем – тиздән Корбан Гаете җитә бит. Корбан нисаб малыннан чалына. Нисаб малы – запастагы, ягъни чыгымнардан тыш калган акча дигән сүз. Голәмәләр шурасы аны узган ел 18 мең сум, дип игълан иткән иде. Кемнең шушы суммага тула торган, кулланылмый торган үз акчасы бар, шул кеше Корбан чалырга тиеш. Әгәр гаиләдә ире дә, хатыны да эшли, аларның чыгымнардан тыш кала торган 36 мең сум акчалары бар икән, ике корбан чалына. Балалары да эшли һәм ул балаларның да үз малы бар икән, алар исеменнән дә чалына. Бу һәр елны шушы тәртиптә эшләнә. Әгәр ир-ат үзе генә эшләп, гаилә бюджетын үзе генә тулыландырып тора икән, акчасы күпме суммада булса да, бер генә Корбан чалалар. Әҗере барысына да тигез була. Кайсыбер кешеләр корбанны гомерендә бер мәртәбә генә чалырга кирәк, дип уйлый. Бу дөрес түгел. Малыгыз бар икән – ел да чаласы. Кайсыбер әти-әни «Мин үземә үткән ел чалдым инде, быел балам исеменнән чалам», – дип, үзе читтә кала. Малы булмаган балага Корбан чаласыз икән, үзегезгә дә, аңа да чалыгыз. Баланың бит малы юк, Корбан чалу аның өстендә түгел, ә сезнең өстә. Шуңа балага чалып, үзегезгә чалмый калдырсагыз, дөрес булмый. Ә атасы исеменнән чалынган корбанның әҗере үз малы булмаган балаларга да барып җитә.

Рәис хәзрәт ӘХМӘТОВ, «Сөембикә» мәчете имам- хатыйбы

Чаллы шәһәре

БОЛАЙ БУЛСА, ЧИР БЕТМИ!

Яшел Үзәндә яшәүче 85 яшьлек танышым бар. Бу әби өч атна инде авырый – температурасы 37 белән 38 арасында. Бик каты йөткерә. Ашыгыч ярдәмгә шалтырата башлаган, телефонны алучы юк, ди. 112гә шалтыратып кына, көчкә эләккәннәр. Сәгать кичке җидедә чирлим дип шалтыраткан авыру янына ашыгыч ярдәм төнге уникедә генә килгән. «Бер җиргә дә чыкмагыз», – дигәннәр. Ул танышымның эш яшендәге балалары, кече яшьтәге оныклары бар, бер фатирда яшиләр. Коронавируска анализ алырга килерләр, дип киткәннәр. Әбиең ятты-ятты өйдә, анализ алырга килүләрен көтә-көтә арып бетте, беркем дә килмәде. 6 көн буе көтте. «Анализ алу өчен бер җайланмабыз юк, килгәнен көтәбез», – дигәннәр. Бу нәрсә дигән сүз була соң инде? Башка гаилә әгъзалары да эшкә бара алмый… Мондый мөнәсәбәттә булалар, болай салкын карыйлар икән, бу вирусның мәңге бетәсе юк.

Сания ДӘҮЛӘТШИНА

Казан шәһәре

МИҺЕРБАНЛЫК КИРӘК

Сәламәтлек – зур байлык. Авыру балалар, һәлакәткә очраган кешеләр турында «Безнең гәҗит»тә мәкаләләр еш чыгып тора. Русия Федерациясендә дәвалана алмаганнар ерак чит илләрдә дәваланып, сәламәтләнеп кайталар. Әмма моның өчен зур суммада акча кирәк. Республикабызда хәлле кешеләр – миллиардерлар бар. Мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга бер дә теләкләре юкмы икән аларның?

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ

Казан шәһәре

САБЫР АБЫСТАЕБЫЗ БАР

Авылны тотучы абыстайлар бар арабызда. Безнең 42 ел сыер савып, хәзер абыстай булып саваплы эштә йөрүче Нәҗибә апа Низаметдиновабыз һәркемгә үрнәк. Авыррак күз карашлы булса да, текәлеп карап торса да, эндәшми кала белә. Таза гәүдәсенә бөтен киеме дә килешеп тора. Кулына дисбесен, Коръән китабын тотып, вәгазен сөйли башласа, аннан да чибәр, сөйкемле кеше юк кебек тоела. Ул шушы вәгазе белән бөтен кешене үзенә ияртеп, алып кереп китә. Нәҗибә апа сиксән яшендә. Яшьли мәрхүм булган газиз улының хатыны Светлана һәм авыру оныгы белән гаиләсен таркатмыйча сабырлык белән догалар укып кешегә ярдәм итеп яшәвен дәвам итә…

Мәүлидә ГАЙСИНА

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакция кешеләрне кабул итми, бары тик телефон аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии