«Дальний» эшенә нокта. Әлегә…

«Дальний» эшенә нокта. Әлегә…

Тик 2012нче елның мартыннан бирле җәмәгатьчелекнең кызыксыну тулы карашы төбәлгән «Эш»кә куелган нокта өтергә әйләнмәгәе. Ник дигәндә, гаепле дип табылган сигез кешенең берсе дә гаебен танымады. Судья тарафыннан 15 елга каты шартлардагы колония белән «бүләкләнгән» «» бүлекчәсе җинаятьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесенең элеккеге урынбасары Алмаз Васыйлов журналистларга: «Дәүләт гаепләүчесе нәрсә генә әйтсә дә, булмаган гаебебезне бар, дип расларга тырышса да, мин үземнең гаепсезлегемне исбатлаячакмын. Изоляторга килегез, мин вакыйганың чынлыкта ничек булганлыгы турында сөйләп бирергә әзер», – дип белдерде.

Ниһаять, Казанның яманатын бөтен Русиягә тараткан хәл буенча төп суд тикшерүе төгәлләнде, 16нчы июнь көнне хөкем карары игълан ителде. Суд дәүләт гаепләүчесе таләп иткән карарны бераз йомшартты, гаепләнүчеләрнең берничәсен кайбер маддәләр буенча аклады. Гомумән алганда, Алмаз Васыйлов – 15, Фаил Сабирҗанов – 12, Рамил Әхмәтҗанов һәм Илнар Ибәтуллин – 10, Айнур Рәхмәтуллин – 8, Әмир Шәрәфуллин – 6, Денис Васильев – 4, Александр Фадеев 2 елга хөкем ителде. Аларның иң яше Дениска – 23 яшь.

Хәтерегездә булса, әлеге кешеләрне 2012нче елның 9нчы мартыннан соң булган хәлләр танытты. Тик «танылу» тискәре төсмердә булды. Ул көнне кәрәзле телефон урлауда гаепләнеп, 52 яшьлек Сергей Назаровны полиция бүлекчәсенә китерәләр. Бераздан ул эче авыртудан зарлана. Беренче тапкырында авыртуны баса торган укол гына кадаган булсалар, икенче зарланудан соң Назаровны 18нче шәһәр больницасына илтәләр. Табиблар аңа «корсак куышлыгына кан сауган, туры эчәклегенә зыян килгән» кебек диагнозлар куя. Назаровны коткарып кала алмадылар, тик вафатына кадәр ул гаеплеләрне төртеп күрсәтте. Сак астындагыларны шампан шешәсе белән җәзалау турындагы коточкыч хәбәр менә шулай туды. Тикшерү эше башлангач, «Дальний» бүлекчәсендә җәзалауларга дучар булган тагын 14 зыян күрүче табылды.

Елдан артык дәвам иткән суд тикшерүе ябык ишекләр артында узды. Моны тикшерү барышында «җәмәгатьчелекне шаккаттырырлык мәгълүматлар яңгырау ихтималлыгы» белән аңлаттылар. Журналистларны хөкем карарын игълан иткәндә генә керттеләр. Хәер, андый мөмкинлек яза торган журналистларга тәтемәде дә әле, хөкем карарын башка залда онлайн режимда күзәтергә туры килде. Гаепләнүчеләрнең туганнары да карарны безнең белән бергә экраннан күзәтте. Аңлашыла ки, алар «бөтен җиргә борынын тыгып йөрүче журналистлар»га тискәре мөнәсәбәттә. Берәү фотоаппаратын тартып чыгара башлагач та, аңа ябырылдылар: «Әнә Украинага барыгыз төшерергә. Бу хәл бүген бездә булса, иртәгә сездә булмагае». Васыйловның әтисе вакыйганы шәрехләүдән дә баш тартты. «Нәрсәгә миннән сорыйсыз, әнә үзеннән сорагыз, мин нәрсә сөйлим сезгә?!» – дип җавап бирде ул. Чыннан да, улы өчен борчылудан болай да җилкәләре салынып төшкән ата нәрсә сөйләсен инде…

Гаепләнүчеләр, утырышлар залындагы камерага керүгә, журналистларга арт белән борылып басты. Алмаз Васыйлов кына йөзен яшермәде. Вакыйганың чынлыкта ничек булганын аңлатырга, үз версиясен әйтеп калырга ашыкты ул. 2012нче елның мартында үзенең гаепле түгеллеген әйткәннән һәм әнисеннән гафу үтенгәннән соң, ул, башкалар кебек үк, авызына су капкан иде. «Безгә бу хакта сөйләү тыелып килде, сөйләгән очракта да минем сүзләремә беркем дә ышанмас иде», – дип аңлатты ул соңыннан ике елдан артык тынычлык саклавын. 16нчы июньгә кадәр Алмаз ММЧларга язмача мөрәҗәгать итеп, үзен гаепсездән гаепле итеп калдырулары хакында белдергән иде инде. «Бернинди дә шампан шешәсе юк иде. Назаров үзе белән тәне эчендә зажигалка алып кергән, организмын шул җәрәхәтләгән», – дип язды ул. Шешәнең кайдан килеп чыгуын да аңлатты. Имеш, Назаровта зажигалка тапкач, аны: «Шул җиреңә шампан шешәсе тыгып, шунда ук аны ачсаң, яхшырак булыр, берочтан баш та төзәтер идең», – дип «ачуланган» булган, шул сүзләрне Назаров Алмазның үзенә карата корал буларак кулланган икән. Васыйлов менә шул версиянең дөреслеккә туры килүен расларга тели дә инде. Инде әйтелгәнчә, калганнар да гаепләрен танымады. Йөзен каплаган берәү камераларга: «Мондый хәлгә эләгүдән Аллаһ сакласын. Болар барысы да 37нче елгы хәлләрне хәтерләтә», – дип мөрәҗәгать итте.

Дүрт зыян күрүченең мәнфәгатьләрен кайгыртучы Казан хокук саклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолоховның сүзләренчә, «Дальний» вакыйгасы Эчке эшләр министрлыгы реформасының нинди дәрәҗәдә узуын күрсәтте. Полиция хезмәткәрләрен эшкә алганда, зуррак урынга билгеләгәндә, аларның психологик сыйфатларын исәпкә алмау эзсез узмый шул. Әйтик, психолог-психотерапевт тикшерүе «Дальний» эше буенча хөкем ителгәннәрнең дә кызып китүчәнлек, мин-минлелек, хисләрне кулда тота алмау кебек сыйфатларга ия булуын раслаган. Эчке эшләр органнары эшчәнлегендәге «таяк системасы»ның җимешләре ачы, бик ачы. «Дальний» бу турыда уйланырга мөмкинлек тудырды. Алмаз Васыйловның әтисе суд залыннан чыкканда, хатынын: «Борчылма, ун көн сөйлиләр дә, онытыла ул», – дип юатты. Онытылуын онытылыр, тик шулай да хокук саклау системасындагы башбаштаклыкларга ун көннән соң ук күз йомыла башламас, дип ышанасы килә.

Сөмбел СӘЙФИ.

 

Комментарии