Тормыш очрашулар белән күңелле

Бүгенге вәзгыять «әй ыжгыра ил өстенә кара җилләр», дип әйтерлек булса да, без, Татарстан республикасы Аксакаллар Шурасы, тынгысыз җаннарыбызның иҗат җимешләрен җәмәгатьчелеккә җиткерергә булдык.

Ошбу елның 18нче мартында, шимбә көнне «Миргазиян» мәчетендә Әлмәт төбәге аксакаллары җитәкчесе, туган авылы Салкын Аландагы «Хикмәт» мәчете имамы, шулай ук бозлы суда йөзү ярышларында берничә рекорд куйган, Кытайдагы ярышларда «Железный человек» дәрәҗәсенә ирешкән Илдус хәзрәт Маликовның «Күңелемдә иман нуры» атамалы китабы тәкъдим ителәчәк.

Аксакалларыбыз – асылда сугыш чоры буыны, татар мәктәбендә гыйлем алырга насыйп булган балалар буларак, китаплы буын, яшьләре олы булуына карамастан, үзләре дә язалар. Шул исәптән Карабаш бүлеге җитәкчесе – бихисап мәкаләләр авторы Фазыл Вәлиәхмәтовның үзе оештырган «Һади Атласи исемендәге музей-китапханә» һәм дә «Онытылмас еллар», «Еллар ага, эзләр кала», «Уяну», «Хатирәләр», «Еллар кайтавазы» исемле китаплары белән дә танышу була.

Шулай ук Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Васыйл Камаловның «Ул таңнар хәтердә» һәм Суфиян Минһаҗевның «Җилкенеп яши күңел» китаплары һәм авторлар үзләре дә булачак.

Казан бүлегеннән Рәфкать Ибраһимовның «Үрләргә үрелгәндә», «Дәвамлы өмет», «Кыерсытылган миллилек», «Тормыш дәвам итә» дип аталган китаплары һәм үзе белән танышу мөмкинлеге бирелә. Һәм дә инде үзе күргән, белгән вакыйгаларны бәян итүе белән билгеле яңа авторыбыз Расих Җәләй «Киселгән тамырлар» атамалы беренче әсәрен тәкъдим итәр дип көтелә.

Шулай ук үзем, ягъни, Рәүф Ибраһимов, берничә китабымны («Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин», «Вафа хәзрәт Гыйлаҗи», «Касыйм хәзрәт Нуруллин» һ.б.) һәм соңгысын – «Казан ханнарының җәсәдләрен җирләү. Кабан шәһәрчеге»н күрсәтү һич кенә дә артык булмас, минемчә.

Биредә инде бакыйлыкка күчкән авторларыбыз: Госман Гомәр («Даһилар мөнбәре»), Мидхәт Ризван улы Ижбулатовның да («Корни рода генерала Хадҗи-Ахмед Ижбулатова, мурз-князей Абсалямовых-Карачуриных») китапларын күреп танышырга мөмкинлек тудырылачак.

 Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии