Мәктәптә бер гасырлык юбилей

Питрәч районы, Ленино-Кокушкино авылы мәктәбенең 100 еллык юбилее зурлап билгеләп үткәрелде. 1922нче елда Кокушкино һәм Апакай (хәзерге Ленино-Кокушкино) авылы халкы берләшеп, авылда мәктәп ачуда ярдәм күрсәтүне сорап, В.И. Ленинга хат язалар. Бу хат «Правда» газетасында бастырыла. Шушы хатның ярдәме белән 1923нче елда авылда урыс телендә белем бирүче мәктәп эшли башлый. Аның беренче укытучысы Евдокия Александровна Жакова була. Бу мәктәпнең бинасы салам түбәле, гадәти авыл йортына охшатып салынган була.

Белем йортының юбилей кичәсе авыл клубында үткәрелде. Юбилей уңаеннан оештырылган күргәзмәдә авылдагы беренче мәктәпнең һәм 1960нчы елларда типовой проект белән салынган мәктәпнең макеты куелган иде. Күргәзмәдә авылның һәм районның күренекле шәхесләре турында да мәгълүмат алырга мөмкин булды. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашып Русия Герое исеменә лаек булган Иван Доросовның да фоторәсеме бар. Ул үзе дә бу чараларда катнашып, аңа да сүз бирелде.

Ленино-Кокушкино мәктәбенә Владимир Ильичның әнисе Мария Александровна исеме бирелгән. Мәктәп каршына аның бюсты куелган.

Клубта башланып киткән тантана чараларына бик күп кунаклар җыелган. Мәктәпнең бүгенге директоры Шаронова Ирина Викторовна мәктәпнең тарихы белән таныштырды. КПРФ партиясенең Татарстан бүлеген җитәкләүче Хафиз Миргалимов та килгән иде. Ул Г.А. Зюгановның мәктәп юбилеена багышлап язган сүзләрен җиткерде. Хафиз әфәнде буш кул белән түгел, бүләкләр белән кайткан. Ремонт вакытында финанс ярдәме күрсәтергә дә вәгъдә бирде. Укытучыларга истәлекле медальләр тапшырды.

Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов һәм районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Харитонова Марина Алексеевна кулыннан Мактау грамоталары, бүләкләр һәм истәлекле медальләр алучылар арасында хәзерге вакытта мәктәптә эшләүчеләр генә түгел, күп еллар элегрәк эшләп киткән хезмәткәрләр дә бар иде. Кичәдә ясалган чыгышлар җырлы-биюле концерт номерлары белән чиратлаштырып алып барылды. Кызганыч, татар теленең хәле монда да ачык күренде.

Кичәнең тантаналы өлеше башланганчы гармуны белән халык алдына чыгып чыгыш ясаган Әнвәр Гыйниятуллин Тау Иле авылыннан килеп, шушы мәктәптә белем алган икән.

Клубтагы тантаналы кичәдән соң, мәктәпнең үзенә барып, укучылар, укытучылар белән очраштык, ашханәдә төшке аш ашадык. Мәктәпнең музее һәм китапханәсе белән таныштык. Музейны Люция ханым җитәкли икән. Безне башлангыч классларда укыткан укытучыбыз Гыйльмулла абый Миңнуллинга да бер бүлек багышлауларын күреп, бик сөендем. Чарада аның кызы Сәярә ханым да катнашты. Мин дә китапханәгә үземнең мәкаләләрем тупланган өч китабымны һәм мәрхүм Рафаэль Сальмушев җитәкчелегендә бергәләп нәшер ителгән «Сугыш чоры балалары» дигән китапны бүләк иттем. Китапханәдә газета-журналларның булмавы, аларны яздырмаулары миңа бик сәер тоелды.

Ул еллардагы үзебез укыган мәктәп турында да языйм инде. Безнең Салкын Чишмә авылында мәктәп 1935нче елда ачыла. Гыйльмулла абый Миңнуллин аның беренче укытучысы була. Мәктәп дигәне – авылда хәллерәк саналган Низами абзыйдан талап алынган йорт. Йортын талап алу гына җитмәгән, аның үзен төрмәгә дә утыртып куялар. Соңрак бу мәктәп бинасы янгын чыгып янып бетә. Аннары Биектау районына кергән Елан дигән авылдан тагын берәүнең йортын талап алып, аны безнең авылга күчереп салалар. Мин башлангычны менә шул мәктәптә укыдым. Мәктәп булмау сәбәпле, бер ел укымый да торырга туры килде. Ул мәктәпне 1949нчы елда сүтеп, Апакай мәктәбенә кушып куйганнан соң, без 17 бала бишенче сыйныфтан укый башлап, 1952нче елда беренче мәртәбә чыгарылган җиде класс белемле укучылар булдык. Башкача укырга туры килмәде. Ленино-Кокушкинода яңа мәктәп салынгач, янгын чыкканчы ул бинада совхоз идарәсе эшләде.

Ленино-Кокушкино мәктәбенең бер гасырлык юбилее зурлап, җиренә җиткереп үткәрелде. Мине дә онытмыйча, барлап, бәйрәм кичәсенә чакырган Люция Рәшит кызына бик зур рәхмәт.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии