Менә шундый «эшчән» Миләүшә!

Кешегә хас булган бернәрсә дә миңа ят түгел, шуңа да миндә ерткыч уятма!

 Владислав Мурман

Гомеремнең күп өлеше сәнгатьтә үтеп киткән, концертлар белән кайларда гына булырга туры килмәде, кемнәр алдында гына чыгыш ясалмады. Сәнгатькә азмы-күпме 32 ел хезмәт иттем. Шул дәвердә «Бәкер» шифаханәсендә дә еш кына чыгышлар ясарга туры килде. Турысын әйткәндә, «Бәкер» шифаханәсе республикабызның йөзек кашы, горурлыгы дисәм дә ялгышмам. Илебезнең төрле почмакларыннан киләләр анда дәваланыр өчен. Мин үзем, Лениногорск шәһәрендә 4 ел укыганга күрә, яшь чагымнан ук бу шифаханәне яхшы хәтерлим, 80нче елларда нинди иде дә, хәзер нинди дәрәҗәгә күтәрелде. Инде бакыйлыкка киткән Ибраһимов Фаяз Ибраһим улының көче, дәрте, тырышлыгы белән оешкан шифаханә ул. Монда килгән кешеләр тәнен генә түгел, җанын, калебен дәвалап китә. Бөтен нәрсә югары дәрәҗәдә куелган, дәвалану гына түгел, туклану да искиткеч тәмле, сыйфатлы. Монда килеп бер тапкыр дәваланган кеше кабаттан әйләнеп кайта. Килүчеләргә мәдәни хезмәт күрсәтү дә югары дәрәҗәгә куелган иде! Элек шифаханәнең мәдәният үзәгендә Шамил абзый эшләгән дәвердә бөтен нәрсә дә үз урынында булды. Ул барында ял итүчеләр белән киң кырлы эш алып барылды. Кем әйтмешли, кемнең нәрсәсе авырта инде, мин дә әйтергә теләгән төп фикеремә килеп җиттем бугай. Шамил абзый безнең кебек артистлар килеп чыгыш ясауны да тәртипкә салган иде – атнасына ике концерт. Ни өчен шулай дисәгез, беренчедән, ял итүчеләрнең кесәсе төпсез түгел, хәзерге кебек өч көн саен концерт китереп торудан бер файда юк. Аннан билгеле бер тәртибе булганда җайлырак, ял итүчеләр белеп торалар, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе концерт көннәре. Хәзерге кебек, кем килгән дә, кем киткәнне искәреп тә өлгерә алмыйлар!

Инде ачуымны китергән төп мәсьәләгә күчәм! Без Шамил абзый эштән киткәч, анда сирәк бара башладык. Бу юлы 27нче майга көн алдык, шунда эшләүче Миләүшә Мусинага чыктык. Ахыргы вакытта тормышта да, иҗатта да дусларыбыз – «АйФаРа» төркеменең экс-солистлары Рамай һәм Назлыгөл белән бергә эшлибез. Барырга ике көн калгач, ничек икән анда хәлләр, үзгәрешләр юкмы диеп белешер өчен, шалтыратып карадык – телефонны алучы юк. Әгәр үзгәреш булса, тик торганнан барып кайта торган җир түгел, 300 чакрымга якын. Инде барасы көн килеп җитте, шулай ук телефонны алучы юк... Аптырагач, сату бүлегенә шалтыраттык, анда бәхеткә яхшы кешеләр туры килде: «Белдерүегез эленеп тора», – диделәр. Аллага тапшырып, чыгып киттек. Барып җиткәч капкадан кертмиләр, анысы тәртибе шул, безне каршы алырга тиешләр. Кабаттан Миләүшәгә шалтыраттык, шулай ук алмый трубкасын. Мәүлидә үзе китте мәдәният йортына. Ниһаять, ерактан кул болгаганы күренде – керттеләр. Минем: «Нигә трубкаңны алмыйсың?» – дигән сорауга, «Ул минем эш телефоны, аны үзең белән йөртергә ярамый, шуңа алмыйм!» – дигән җавап ишеттем. Монда бит нәкъ шул очрак, без аның эш урынына килдек, ул эштә булырга тиеш! Нигә алмаган икән? Баксаң, тагын бер сюрприз! Шифаханәдә ял итүче тамашачылар белсен дә, мөмкин кадәр күбрәк килсеннәр дип, махсус, дүртебезнең дә сурәте төшерелгән белдерү ясаткан идем. Аны махсус рәвештә популяр җырчы, дустым ИлСаф аркылы җибәрдем (ул бездән ун көн алда чыгыш ясады анда). Шул белдерүне элмәгәннәр, ә безнең Мәүлидә белән икәү генә төшкән, инде күптән калдырган плакатны элгәннәр! Димәк, тамашачы Рамай белән Назлыгөлнең киләсен белми! Алар киләсен дә белсәләр, тамашачы бермә-бер күбрәк булган булыр иде! «Нигә шул белдерүне элмәдегез?!» – дигәч, безне канәгатьләндерерлек җавап ишетмәдек, бары тик ниндидер ачык булмаган сылтаулар гына. «Ашханәгә барып, анда ашаучыларга, без килдек, дип әйтегез!» – диләр. Алар әйтүенчә, мин, хәер сорашкан кебек: «Без килдек, килегез инде безнең концертка?!» – дип, мескенләнергә тиеш булып чыгам. «Юк инде, ничек бар шулай хәзер!» – дидем. Үзебезнең дәгъваларны белдергәч, «Нигә миңа дәгъва белдерәсез, монда сезнең ишеләр күп килә, болай булсагыз, мин сезне монда башка бөтенләй кертмәячәкмен!» – дигән сүзләр яудырды Миләүшәбез! Әлеге шифаханә аның шәхси милкеме икән, ничек ул шундый кыю сүзләр әйтә ала? Нигә ул үзенең эшен җиренә җиткереп эшлисе урынга – мин әллә-кем булмасам да, азмы-күпме Татарстанның атказанган артисты белән шундый тонда сөйләшә?! Өстәвенә минем дәгъваларга: «Нигә тавыш чыгарасың!» – дип, каршы дәгъва белдереп маташа! Без бит арендасын тиешенчә түлибез, гадәттән тыш нәрсәләр таләп итмибез, аның эше – без теләгән игъланны элеп, каршы алырга һәм озатып җибәрү генә... Миләүшәбез киресенчә, каршы алмады, концертыбыз тәмамланганчы кайтып киткән иде инде. Шамил абзый эшләгән чорда, сәхнәгә менеп матур сүзләр әйтеп, хатын-кыз артистларга чәчәкләр биреп озатыр иде. Хәер, бик күп булмасалар да, килгән тамашачачылар бик канәгать калды. Соңыннан аяк-үрә басып, чыгып китмичә алкышлап тордылар.

Кызганычка каршы соңгы вакытта «Миләүшәләр» күбәя башлады! Ул эшен җайлаган, бара бит! Бәлки эшләргә теләгән кеше тилмереп йөри торгандыр?! Ә ул эшләргә теләмәгән килеш, кеше урынын алып тора! Менә шундый «Бәкер»дәге «эшчән» Миләүшә! Миләүшәбезнең эшенә кайчан тели шунда килүе, кайчан тели шунда кайтып киткәнлеге дә ачыкланды, безнең махсус бастырылган белдерүләребезне концерт барышында табып алдык, башка артистларның плакатлары астында, мин ничек целлофан файлга тыгып җибәргән булсам, шул килеш яталар.

Берүк зарлана дип уйламагыз, мондый «Миләүшәләр» артык күбәйгәнгә борчылып кына язуым. Бөтен нәрсәне йотып яшәп булмый бит инде, болай да күп нәрсә йотыла!

Илсур МОРТАЗА,

Татарстанның атказанган артисты

Комментарии