Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ХАЛЫК САНЫН АЛУЧЫЛАР КИЛМӘДЕ

Миңа 80 яшь. Яңа Салмачыда яшим. Җанисәпнең соңгы атнасы (редакциябезнең шалтыратулар кабул итү көне 10нчы ноябрьгә туры килде. – Ф.М.), ә безнең якка халык санын алырга килүче юк. Безнең йортта 3-4 татар теркәлгән, күршеләребез дә татарлар. Өч татар булса да кимемәсен дигән идек инде...

Флера ХАННАНОВА,

Питрәч районы, Яңа Салмачы микрорайоны

РЕДАК­­ЦИЯДӘН: башта халык санын алуның Русия буенча кайнар элемтә номерына шалтыраттык. Анда Яңа Салмачының кайсы стационар участокка каравын табып әйтә алмадылар, төбәк буенча кайнар элемтәгә шалтыратып белешегез дип, номерын бирделәр. Башта ук шунысына шалтыратыр идек, Татарстан буенча кайнар элемтә номеры беркайда да хәбәр ителмәгән иде. Анда шалтыратып эләгү дә җиңел түгел икән, ярты көн узгач кына җавап бирделәр. Флера апаның төгәл адресын, телефонын язып алдылар, халык санын алучы җибәрербез, диделәр. Соңыннан республика буенча кайнар элемтә номерын Флера апага да хәбәр иттек.

Шушындый ук зар белән Бөгелмәнең Подстанция районында яшәүче бер укучыбыз да шалтыратты (исемен редакция өчен генә әйтте). Бер татар әбисе язылмый калды инде менә, дип уфтанды ул. Пенсиядәге бер укытучыдан сорашып, чаңгы шуу базасына барган булган. Бездә халык санын алучылар бер атна гына утырды шул, кеше булмагач киттеләр инде, дигән җавап ишеткән. Гәрчә җанисәп тәмамланырга 4 көн бар иде әле.

Чистай шәһәренең Маркин урамында яшәүче Әлфинур апаларга да халык санын алучы килмәгән. «Мин урамга ипигә генә чыгып керәм, ирем гел өйдә. Килгән булсалар күрер иде. Бакча артында бер ялгыз әби тора, аңа да килмәгәннәр. Икенче як күршегә дә. Башта хакимияткә, аннары алар биргән башка номерларга, аннары социаль яклау бүлекләренә шалтыратып белешә торгач: «Сездә әллә кайчан язып киттеләр инде», – дигән җавап алдык. Булмады бит килүче. Әллә безне үлде дип язып куйдылармы икән», – дип аптыратып шалтыратты ул.

Газетабызның даими укучысы, Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев тә Казанның Ямашев-Гаврилов урамына халык санын алучылар килмәде, дип шалтыратты. Дөрес, күрше йортка килгәннәр, ә боларга юк. Нуретдин абый татар конгрессына шалтыратып караган, көтегез, килерләр, дигәннәр. Русия буенча кайнар элемтәгә шалтыраткан, иң якын стационар участокның адресын табып әйтә алмаганнар. Аптырагач, Нуретдин абый редакциягә мөрәҗәгать итте. Казан шәһәре мэриясе стационар, ягъни халык санын алуда үзең барып катнашып була торган участокларның адресларын чыгарган иде. Әмма Гаврилов урамына иң якын күпфункцияле үзәк (Ямашев урамы, 82) 1нче ноябрьдән ябылган, Чистай урамы, 5нче йортка күчкән булып чыкты. Мэрия сайтына ышанып, мәгълүматны башка чыганактан тикшереп карамаган булсак, Нуретдин абыйны ялгыш адреска җибәрәсе булганбыз. Шалтыратып участокның адресын әйттек. Икенче көнне Нуретдин абый, барып катнашып кайттык, дип хәбәр итте.

Җанисәп темасының дәвамы – 6нчы биттә.

СУМ БИК ЗУР АКЧА ИКӘН...

«Безнең гәҗит»нең 3нче ноябрьдә чыккан 43нче санында «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсендә Мөслим районы, Метрәй авылыннан шалтыратучының «Юл акчасы бирмиләр» дигән язмасы чыкты. Идрис Солтанов 20784 сум пенсия ала дигән. Пенсионерның кереме 20 меңнән артса, юл акчасы бирелми, дип язганнар. Депутатлар, министрлар 784 сумны бик күп акча дип саныйлар икән. Бу акчага хәзер бернәрсә дә алып булмый. 20 мең сум пенсиянең 10-12 меңе газга, утка, суга, чүпкә китсә, 5 меңенә дару алса, нәрсә генә кала? 450 мең сум хезмәт хакы алып утырган депутатлар чагыштырып карасыннар иде. Аларның ничә фатир, ничә бакча, ничә дачасы бар, бурыч түләмиләр. Үзләре яхшы гына яшәп яткачтын, башкаларны да шулай дип беләләрдер. Авыл пенсионерларының яшәве бик авыр. Җитмәсә, печәннәр бик кыйбат, ә сөт бәяләре очсыз, тирене, йонны җыймыйлар, авылда яшәүченең әллә ни кереме дә юк инде...

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

КЕМНЕ САЙЛАГАНЫБЫЗНЫ БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Русия Федерациясендә субъектларның хакимият органнары югары вазифаи заты вазифасының атамасын унификацияли, шулай ук хөкүмәт органнары эшләрен формалаштыруга федераль хакимият катнашуын кертә торган закон проектын тикшерү бара. Анда беренче, икенче, өченче укылышлар булачак. Татарстаннан сайланган депутатлар ничек тавыш биргәнен «Безнең гәҗит»тә бастырып чыгарсагыз иде.

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Гади тел белән әйткәндә төбәк башлыкларын «президент» дип атауга каршы законны Дәүләт Думасы беренче укылышта кабул итте. 317 депутат аны яклады, 66сы каршы чыкты, 12се тавыш бирүдә катнашмыйча, битараф булуын күрсәтте. Татарстаннан Дәүләт Думасына сайланган депутатларның җидесе каршы тавыш бирде: Татьяна Ларионова, Илья Вольфсон, Айрат Фәррахов, Айдар Метшин, Марат Нуриев, Рөстәм Кәлимуллин (барысы да «Бердәм Русия» партиясеннән), Артем Прокофьев (КПРФ). Законны яклаучылар: Олег Морозов, Максим Топилин, Елена Ямпольская, Руслан Гаджиев (барысы да «Бердәм Русия» партиясеннән, әмма Морозов кына Татарстаннан, калганнары партиясе таләбе буенча башка төбәкләрдән «китерелгән» кешеләр). Тавыш бирүдә катнашмый калучылар: Илдар Гыйльметдинов, Әлфия Когогина, Азат Ягъфәров, Ирек Богуславский (барысы да «Бердәм Русия» партиясеннән). «Интертат» 2020нче елга кадәр Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе, ә хәзер комитет рәисенең беренче урынбасары булган Илдар Гыйльметдиновтан ни өчен битараф калуын сораган. «Катнашмадым, кирәк дип тапмадым. Минем бу закон проектын яклыйсым килмәде, тавыш бирәсем килмәде», – дигән аңлаешсыз җавап кына биргән.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер– тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239– 03– 53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927– 039– 03– 53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии