«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

СӘФӘРДӘ ҮЛГӘН КЕШЕ ИЗГЕ САНАЛАМЫ?

Дин әһелләренә соравым. Изге җаннар янәсе өйдә түгел, урамда йә сәфәрдә вафат булалар, дип ишеткәнем бар. Менә шуңа аңлатма бирсеннәр иде, дөресме-юкмы – беләсем килә.

Рузалия ШӘЙДУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Сорауга җавапны «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллиннан сорадык. «Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдис шәрифләрендә әйтә: «Сәфәр ул – газап», – ди. Ягъни сәфәргә, юлга чыгу үзе бер газап инде ул. Шуңа күрә кеше шушы авыр юлда вакытта вафат була икән, иншәАллаһ, ул шәһид дәрәҗәсендә, ягъни изгеләр рәтендә булыр дип өметләнәбез», – дип аңлатты ул.

МӘДӘНИЯТ ЙОРТЛАРЫ БУШ ТОРА

Матур итеп төзелгән мәдәният йортлары киләчәктә инфекция больницалары итеп үзгәртеп корылса гына инде. Яисә су басса, зилзилә купса, җыелышып качу урыннары булса гына. Мәдәният йортларында бернинди чара, очрашулар оештырылганы юк бит. Була да алмый. COVID-19 көчәеп кенә килә. Димәк, Мәдәният йортлары да бетә дигән сүз. Нигә клуб җитәкчеләренә акча түләп ятарга соң? 2нче июльдә Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча сайлау булды. Әллә культура-агарту өлкәсендә эшләүчеләр авыл буенча халык белән сөйләшү уздырдымы? Юк бит. Менә хәзер президент һәм авыл җирлекләренә депутатлар сайлау. Бер генә укытучы яисә әлеге дә баягы клуб хезмәткәренең халык арасына чыкканы юк, ә акчаны алалар бит. Минем аларның хезмәт хакында эшем юк, әмма әз булса да халык белән эшләсәләр дә күңел булыр иде. Федераль казна Конституциягә үзгәрешләр керткәндә дә, сайлауны оештыруга дип, күпме акча күчерде. Клубларны кеше керешенә роза чәчәкләре белән матурлап куяр идем ичмасам. Кешенең күңелен күрү юк. Уйлап эшләүчеләр юк. Юри генә елмайган булып көн үткәрәләр җитәкче иптәшләр дә…

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗамәт авылы

АНА КАПИТАЛЫН – БАЛАНЫ УКЫТУГА

Ана капиталын баланың укуы өчен түләргә дә тотарга ярый дип беләм. Аның тәртибе ничек икән?

РӘМЗИЯ,

Казан шәһәре

Сорауны Русия Пенсия фондының Казан шәһәре Идел буе районындагы бүлегенә юлладык. Белгечләрдән мондый җавап алдык: «Ана капиталын кайсы баланың укуы өчен түләүгә тотсаң да ярый. Бер шарты бар: икенче, өченче яки аннан соңгы балага (ягъни гаиләдәге иң кечкенә балага) 3 яшь тулган булырга тиеш – шуннан соң гына ана капиталын шушы максатта тота аласыз. Тик бу кагыйдә мәктәпкәчә белем бирүгә кагылмый. Анысы өчен иң кечкенә балагызга 3 яшь тулганын көтәсе юк, бала туып, сертификатны алуга куллана аласыз. Шунысы да бар: укуы өчен ана капиталы белән түләргә телисез икән, ул бала 25 яшьтән дә өлкәнрәк булмаска тиеш. Уку йортының белем бирү хезмәте күрсәтә алуы турында лицензиясе булуы һәм аның Русиядә урнашуы зарури.

Ана капиталын кулланырга теләү турында гаризаны Русия Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль бүлегендә, күпфункцияле үзәкләрдә (МФЦ) тутырырга, шулай ук Пенсия фонды сайтында гына да тутырып җибәрергә була.

Ана капиталын баланың тулай торакта яшәве һәм андагы коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә дә тотарга ярый.

Кирәкле документлар:

– ана капиталы сертификаты иясеннән язмача гариза. Тиешле бланкны Пенсия фондында бирәләр;

– сертификат иясенең шәхесен ачыклый торган документ.

Сертификатны баланың тулай торакта яшәве өчен түләүгә тотарга телисез икән:

– тулай торакта бүлмә өчен түләргә тиешле сумма һәм түләү вакыты күрсәтелгән найм килешүе;

– баланың тулай торакта яшәвен раслый торган белешмә дә кирәк булачак.

Тулырак мәгълүматны Пенсия фондында яки күпфункцияле үзәктә алырга мөмкин».

СӘДАКАНЫ МӘЧЕТ ТӨЗЕЛЕШЕНӘ БИРЕРГӘ МӨМКИН

«Безнең гәҗит»тә Саба районы, Шәмәрдән бистәсе хәзрәте Дамир Газизов ярдәме белән, Африкадагы бер авылда су коесы казылуы турында язган идегез. Шул хәзрәтнең номерын таба алмыйм, кабатлап бастырсагыз иде. Сәдаканы һаман җыялар микән?

Фәһимә апагыз,

Лениногорск районы, Урдалы авылы

Дамир хәзрәт Газизов белән элемтәгә кердек. «Әлегә Африкада кое казыту өчен сәдака җыюны туктатып тордык. Гадәттә, кое казытуга акча ашларда, мәҗлесләрдә җыела иде. Хәзер коронавирус пандемиясе сәбәпле андый ачык мәҗлесләр бик уздырылмый. Ә бер коены казытуга 1000 доллар тирәсе акча кирәк – әз сумма түгел. Кеше сәдаканы әз-әзләп бирә, бик зур суммалар чыгарып салмыйлар. Кирәкле сумма җыелып бетмәсә, ул минем өстә калачак. Алынсам һәм башкарып чыга алмасам, ул дөрес булмаячак. Кеше дә күңеле белән көтеп торачак. Шуңа күрә пандемия булганда алынмый торам әле. Бу пандемия айлар буена сузылырга мөмкин, кайчан бетәсен белеп булмый. Шулай да кое казытуга сәдака җыюны кабат башлап җибәрергә ният бар, сораучылар да җитәрлек.

Хәзер бик сәдака бирәсем килә дигәннәргә, сәдакасын мәчет төзелешенә бирергә мөмкин. Мәсәлән, Саба районы, Өтернәс авылында мәчет төзелә. Безнең Шәмәрдән бистәсендәге мәчеттә ремонт бара. Мәчет төзелешенә яки аны төзекләндерүгә үз өлешеңне кертү шулай ук изге гамәл санала, ул мәчеттә гыйбадәт кылган саен, сиңа савабы языла бара», – дип сөйләде ул.

Элемтәгә керергә теләгәннәр өчен Дамир хәзрәтнең номеры: 8-927-671 -31-84.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии