«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

БОЛЬНИЦАДАН КАЙНАР РЕПОРТАЖ

Ватаныбыз чикләренә гасырның яңа төрле афәте, фаҗигасе килеп җитте. Ишек тә шакып тормыйча, безнең өйләргә, урамнарга хуҗа булып, үзенең мәкерле эшен эшли башлады. Чөнки моңа халык байлыгын талап утыручы түрәләр рөхсәт бирде. Бу куркыныч чуманың киләсен көздән үк хәбәр иттеләр бит. Димәк, белгәннәр. Ә бернәрсә эшләмәделәр. Мин 29нчы апрельдән шушы көнгә хәтле күпме кешенең бу чирдән авырганын, үлгәнен, гарип калганнарын күреп торам. Вазгыять бик тә катлаулы, куркыныч төс алды. Больницаларда гадәти битлекләр, ИВЛлар, тестлар җитмәгәндә, Җиңү парады, сайлаулар үткәреп, халыкны упкынга китереп терәделәр. Беренчедән, миллиардлаган акчалар җилгә очты. Икенчедән, яңа контактлар булды. Эпидемиянең икенче этабы – иң куркынычы башланды. Үзем дә, ике яклы пневмония башланып, операция өстәленә килеп яттым. 2 ай эчендә сәламәтлек саклау өлкәсендәге тәртипсезлекне, наданлыкны, ачыктан-ачык саботажны күреп, бу Аллаһы Тәгалә каргаган илнең киләчәге булмавын аңладым мин. Ләкин, җәмәгать, шушы хәлләрнең килеп чыгуына без үзебез дә гаепле. Сакланмадык, тыңламадык. Халыкка мөрәҗәгатем: кирәкмәгән барлык контактларны бетерергә, җәмәгать урыннарында барлык кагыйдәләрне сакларга – бу бердәнбер һәм иң дөрес юл. Авыру билгеләре күренә башлауга, теләсә нинди юл белән, түләп булса да, тест һәм компьютер томографиясе узыгыз. Башка юлы юк аның. Гади рентген барысын да күреп бетерә алмый икән, үз башымнан үткәнне сөйлим. Сабыр булыгыз. Атамасы пандемияме аның, эпидемияме, ә нәтиҗәсе бик аяныч. Күп үлем, озак авыру, гарип калу.

Больницадагы хәлләрне аерым бер язачакмын әле. Мине башта пневмониядән дәваладылар, ә чынлыкта бронх белән үпкә арасында шеш барлыкка килгән булган. Коронавирус белән пневмонияне һәм онкологияне аера алмыйлар икән. Баштарак бу вируска үзем дә бик ышанып бетмәгән идем. Хәзер, үз күзләрем белән күргәч, ышандым инде.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

ХОДАЙ ТҮГЕЛ – АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ

Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча сайлау узды. 11нче бүлектәге 67нче маддәдә «вера в Бога» дигән сүз бар. Сайлау бюллетенендә шуны «Ходай» дип тәрҗемә иткәннәр. Ул җирле сүз генә бит, телдә генә шулай йөри. Чынлыкта Аллаһ, Аллаһы Тәгалә дибез. Алла да түгел – алай булса Алла Пугачева була. Дөрес итеп – Аллаһ дип язсыннар иде шуны.

Фаиз ГОМӘРОВ,

Зәй районы, Кәрәкәс авылы

ПУТИН АКЧАСЫ НИК ТҮЛӘНМИ?

Путин 7 яшькә кадәрге балаларга 5 мең сум түләргә дигән карар чыгарган иде. Безгә шул акчаны бирмиләр. Минем хатын эшләми, 80 яшьлек әбиләрне карый. Шуңа тиеш түгел, диләр. Законы ничек икән аның?

Марат ХАҖИЕВ,

Минзәлә районы, Яңа Айман авылы

Ни сәбәпледер Минзәлә районының социаль яклау бүлегенә шалтыратып булмады. Мамадыш районына шалтыратып белештек. «Дөрестән дә, 80 яшьлек әбине караучы кешегә ул акча түләнергә тиеш түгел. Безгә җибәрелгән документларда «ул акчаны алу өчен, баланың атасының да, анасының да рәсми кереме булырга тиеш» дип язылган. Ә әбине караудан кергән 1200 сум рәсми керем булып саналмый, ул акча караучыга түгел, әбигә күчерелә бит. Йә ата, йә ана кеше рәсми рәвештә эшләмәсә дә бу 5 мең сум түләнми. Пособие кемгә тиеш икәнен компьютер билгели, без түгел. Әгәр кешенең рәсми кереме юк икән, компьютер аны пособие түләнәсе кешеләр исемлегеннән автомат рәвештә сызып ташлый. Әле тагын бу акча түләнгәндә гаиләнең милке булу-булмавы да исәпкә алына. Бөтен кешегә дә түләнә дип аңларга кирәкми», – дип аңлатты Мамадыш районы социаль яклау бүлеге мөдире Гөлназ Тәһәвиева.

ТАТАРЧА БЕЛМӘГӘН ПРЕЗИДЕНТ КИРӘКМИ!

Менә әле «Безнең гәҗит»не укып утырам. Сурчилов Татарстан президенты булырга үз кандидатурасын куя икән. Бездә андый берәү бар инде – Илсур Метшин. Татар булып та бер татар сүзе әйткәне юк. Нәрсәгә кирәге бар безгә татарча белмәгән президентның? Безнең Татарстанда татар президенты булырга тиеш! Болай да татар телен кысалар, мыскыл итәләр бит инде.

Хәзерге президент Рөстәм Миңнехановка да әйтәсе сүзләрем күп. Элмә такталарда иң беренче татар теле барырга тиеш. Без Татарстанда яшибез! Аннары – урыс теле, аннары калганын карыйлар инде. Нүжәли шуны эшләп булмый икән? Һаман бөтен җирдә беренче булып урыс теле бара. Әле кайбер җирләрдә бөтенесе чит телдә, бернәрсә аңлашылмый. Нәрсәгә кирәк инде ул безгә?..

РЕЗЕДӘ,

Казан шәһәре

ЮБИЛЕЙГА «БҮЛӘК»

Быел Җиңүнең – 75, Татарстан Республикасының 100 еллыгы. Тагын бер куанычыбыз артты: Казаныбызга мактаулы исем бирелде. Шушы сөенечләр хөрмәтенәдер инде, газга, электр утына, суга бәяләр 4 процент артты. Ә пенсияләр артмады бит. 10 мең сум пенсиягә ничек яшәргә кирәк?! Нигә моны депутатлар карамый икән? Хәер, алар бит бу бурычларның берсен дә үзләре түләми. 300 мең сум хезмәт хакы алып яткан кешегә халык нигә кирәк булсын…

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакция кешеләрне кабул итми, бары тик телефон аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии